Логотип Магариф уку
Цитата:

Ак карлы Яңа ел (Гөлсинә АКБИТОВА)

Яңа ел, Яңа ел – Бәйрәмнәр патшасы. Ак карлы ак дөнья Гел шунда каласы...

Яңа ел, Яңа ел –

Бәйрәмнәр патшасы.

Ак карлы ак дөнья

Гел шунда каласы.

Кар яуса дөньяга,

Күңелләр аклана.

Якты уй күңелдә,

Хәтердә саклана.

Каеннар, чыршылар

Ак тунын кигәннәр.

«Бәхетле булсыннар

Кешеләр», – дигәннәр.

                          (Гөлсинә АКБИТОВА)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ