Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел килә (Рәфилә ФӘТТАХОВА)

Аклыкка, сафлыкка төренеп, Кыш килә илебез түренә. Кар ява тын гына, бөртекләр Энҗедәй ялтырап күренә...

Аклыкка, сафлыкка төренеп,

Кыш килә илебез түренә.

Кар ява тын гына, бөртекләр

Энҗедәй ялтырап күренә.

Яңа ел, әйдә, син рәхим ит!

Шатлансын олылар, сабыйлар.

Тынычлык һәм инде муллыкка

Бик күпләр зур өмет баглыйлар.

Яңа ел шатлыклар өстәсен,

Елмаеп көлсеннәр нәниләр.

Шушы шат, сөенче аваздан

Бәхеткә төренсен әниләр.

Яңа ел кичендә телик без

Саф хисләр, теләкнең изгесен.

Кыш бабай, капчыкка тутырып,

Иң матур бүләкләр китерсен.

Мул табын янына утырып,

Каршылыйк Яңа ел иртәсен.

Шатлыкка төренгән йөзләрдән

Мәңгегә елмаю китмәсен!

                                    (Рәфилә ФӘТТАХОВА)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ