Җир буйлап Яңа ел атлый (Серафимия САФИНА)
Яңа еллар тәрәз кага, Йомшак карлар сылый-сылый. Киңрәк ачыйк ишекләрне – Җир буйлап Яңа ел атлый...
Яңа еллар тәрәз кага,
Йомшак карлар сылый-сылый.
Киңрәк ачыйк ишекләрне –
Җир буйлап Яңа ел атлый.
Узган мизгел узган инде,
Үзгәртеп булмый аларны.
Бәрәкәтлерәк булыр, дип,
Каршылыйк Яңа елларны.
Бу ел шундый булсын –
Чынга ашсын теләкләр,
Таралсын шомлы болытлар,
Калсын тик шатлык, бәхетләр!
(Серафимия САФИНА)
Комментарийлар