Логотип Магариф уку
Цитата:

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе старт ала

Казанда 1 апрельдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе старт ала. Киләсе уку елында беренче тапкыр мәктәп парталары артына 17 меңнән артык бала утырачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, мәктәпкә укырга кергәндә бала алты яшь һәм алты айдан да кечерәк булмаска тиеш, әмма сигез яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Мәгариф идарәсенең педагог-психологларны, логопедларны һәм башка белгечләрне үз эченә алган махсус комиссиясе бәяләмәсе нигезендә башка яшьтәге балалар өчен искәрмәләр булырга мөмкин.

Гадәттәгечә, кабул итү өчен документларны ата-аналар дүрт ысул белән тапшыра ала: Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталлары, «Россия Почтасы» аша һәм белем бирү оешмасында. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризалар кабул ителмәячәк.

Беренче сыйныфка керү ике этапта башкарыла. Беренчесе 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт аралыгы беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керүгә өстенлекле хокукы булган балалар өчен каралган. Яшәү урыны буенча кергәндә полиция һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, шулай ук мәктәп микрорайонында яшәүче хәрбиләрнең балаларына аерым өстенлекләр бирелә.

Балалары беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар икенче этапта кабул ителә. Ул 6 июльдә башлана һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык сораулар буенча ата-аналар балаларын шәһәр мәктәпләренә кабул итү буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Телефон номерлары:

Мәгариф идарәсе: +7(843)223-23-80 (өстәмә.66206, 66208);

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843) 520-72-33;

Совет районы: +7(843)223-23-76 (доб.66384);

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-23-75 (доб.66372);

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843) 223-23-73 (доб.66336).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ