Атына күрә – чанасы, максатына күрә – чарасы
Ләрия Нуретдин кызы САФИНА,Лаештагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стажы – 20 ел«Компетентлык» төшенчәсе бүгенге көн яңалыгы түгел. Ә бөтен цивилизация өчен хас булыр...
Ләрия Нуретдин кызы САФИНА,
Лаештагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 20 ел
«Компетентлык» төшенчәсе бүгенге көн яңалыгы түгел. Ә бөтен цивилизация өчен хас булырга тиешле таләп.
«Компетентлык» төшенчәсенең эчтәлеген укытучылар мисалында мин ничек күрәм? Минемчә, ул берничә мөһим өлештән тора:
- Һәрбер укытучының үз предметы өлкәсендә югары дәрәҗәдәге белемгә ия булуы, ягъни һөнәри стандарт таләпләренә җавап бирүе.
- Укучыларда укуга, иҗади һәм мөстәкыйль эшчәнлеккә кызыксындыру тудыра алу. Һәрбер укытучы укучыларында үз предметы өлкәсендә телдән һәм язма күнекмәләр, тәҗрибә булдырырга тиеш. Укучылар алган белемнәрен җәмгыятьтәге аралашу мохитендә урынлы куллана алырга тиеш.
- Гомумпедагогик компетентлык. Укытучы һәрбер укучысының холкын, үзләштерү дәрәҗәсен, кызыксынуларын, сәләтен белергә, үз предметын тормышның барлык өлкәләре белән бәйләп алып барырга тиеш.
Теоретик мәгълүматлардан тайпылып, бүгенге көн укытучысының хәлен бәян итәсем килә. «Укытучы компетентлы шәхес булырга тиеш» дигән сүзләр лозунг дәрәҗәсендә. Ә чынлыкта укытучы ничек яши?
Укытучының тормышы тулысынча педагогик хезмәттән тора. «Компетентлык» төшенчәсенең мәгънәсе укытучы өчен инде тараеп бара. Мин аны «универсаль» шәхес дияр идем. Бәхәсләшеп карыйк. Районда яңа балалар бакчасы ачыла, ди. Ачылуга кунаклар килгәнче, кем юу-җыештыру эшләрен башкара? Әлбәттә, укытучылар! «Шәһәр көне», «Парклар һәм скверлар көне», «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» һ. б. бик күп районкүләм спорт, мәдәни, хәрби-патриотик чаралар көнаралаш үткәрелеп торыла. Әйләнә-тирә территорияләрне кем тәртипкә китерә? Урамдамы, мәдәният йортындамы – буш урыннарны кемнәр тутыра? Әлбәттә, укытучылар! Районыбызда Россиякүләм дәрәҗәдә үтә торган «Каравон» бәйрәме дә укытучыларсыз ятим булыр иде. Ходайга шөкер, юу-җыештыру эшләреннән читтә калмыйбыз. Сабантуй мәйданын тәртипкә китерү дә мәгариф хезмәткәрләре ярдәме белән башкарыла.
Мондый универсальлек кая алып барып җиткерер? Соңгы вакытларда үткәрелә торган чараларның саны артыкка китә башлады кебек. «Көн дә бәйрәм, көн дә туй» әйтеме бүгенге мәдәни тормышка бик тә туры килә. Күңел ачу чараларының барысында да төп рольне мәктәп укучылары үти. Алар дәресләр калдырырга мәҗбүр. Укытудагы системалылык өзелә. Имтиханнарның, мониторингларның нәтиҗәсе өчен укытучы җавап бирә. Бу санап бетергесез чараларның үткәрелүенә җирле администрация җитәкчеләренең катнашы юклыгын аңлыйбыз. Нигезләмәләр өстән килеп тора. Болары – гомуми чаралар. Ә укытучының һөнәри эшчәнлегенә кагылышлыларын исәпкә алсак... Электрон почтага килеп торган хатларның чиге юк. Алар белән танышып бару өчен генә дә күп вакыт кирәк. Укучылар, укытучылар өчен конкурслар, конференцияләр күп үткәрелә. Бер яктан, сайлап алу мөмкинлеге булу уңайлы. Һәрбер укучы үз сәләте юнәлешендә катнаша ала. Бу чаралар иҗади эшләүче укытучыларны да бер адымга алга чыгарды. Белемле, тырыш укытучы мәктәп, мәгариф җитәкчеләре катнашыннан башка да үз хезмәтләрен дөньяга чыгару, башкалар белән уртаклашу иреге алды. Шәхси сайтлар, блогларда эш алып бару нәтиҗәле. Четереклерәк темаларны карыйк. Укытучы өчен таләпләр көннән-көн арта. Белем бирүдәге федераль дәүләт стандартлары, ОГЭ, ЕГЭ кебек төшенчәләр укытучыларның бүгенге көн мәгариф системасы өчен яраклымы, түгелме икәнен раслый торган төп критерийларга әйләнде. Үзләштерү дәрәҗәсе төрле булган укучылардан бертөрле нәтиҗә таләп итү дөресме? Имтихан биремнәре киләчәктә авырлык дәрәҗәсе буенча берничә вариантта булып, югары уку йортлары белән дә аңлашылмаучылыклар булмас, дигән өмет бар.
Миңа инклюзия буенча курсларда укырга туры килде. Мәктәпкә дә исәнлеге чикле балалар килә башлады. Хөкүмәтебез алып барган чаралар бу гаиләләрнең тормышка мөнәсәбәтен үзгәртә. Курслар кысасында Казандагы «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә практикада булдым. Анда сәламәтлеге чикле балаларны укыту, тәрбия кылу, тормышка яраклаштыру мәсьәләләре нык өйрәнелгән. Бу балалар белән зур эш алып барыла. Инклюзия буенча тәрбия мәсьәләләрен Англиядә өйрәнеп кайткан әлеге үзәк директорының сүзләре аеруча да истә калды. «Бу алга киткән илдә исәнлеге чикле кешеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Коляскага утырган кешеләрнең урамда да, транспортта да кеше ярдәменнән башка да хәрәкәт итә алулары шаккатырды», – ди Н.Н.Трифонова. «Исәнлеге чикле балаларны өйләрендә генә тотсак, калган укучыларга без ничек итеп әхлак тәрбиясе бирик», – диләр икән Англия укытучылары. Дөрестән дә, исәнлекнең кадерен белү, саклыкка, ярдәмләшү һ.б. сыйфатларга өйрәтүдә бу – кыю адым, дип саныйм.
Соңгы елларда укучыларның игътибарын тоту бик кыенлаша. Статистика күрсәткәнчә, балаларның 30 проценттан артыгы «гиперактив» холык белән туа икән. Бу саннар шулай ук галимнәр тарафыннан да расланган. Аңлавыбызча, укытучыга мондый укучыларга белем бирү белән бергә, аларны кызыксындырып, игътибарларын җәлеп итү өчен артист та, иллюзионист та, фокусчы да һәм башка бик күп һөнәр иясенә әйләнергә туры килә. Шуңа күрә укытучы үз эше белән генә шөгыльләнсен. Һәркөн белемен арттыру өчен мөмкинлекләре булсын. Нәтиҗәсе дә көттермәс.
Комментарийлар