Авыл гаиләсендә бала шәхесен тәрбияләү
Мөнәвирова Ясирә Мөдәрис кызы,Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбе Мерәс аерымланган бүлекчәсенең башлангыч сыйныфлар укытучысыХәзерге заманда гаиләнеӊ җәмгыять тормышында тоткан урынына мөнәсәбәт кис...
Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбе Мерәс аерымланган бүлекчәсенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хәзерге заманда гаиләнеӊ җәмгыять тормышында тоткан урынына мөнәсәбәт кискен үзгәрде. Җәмгыятьнеӊ бер күзәнәге буларак та гаилә үз көчен югалта бара. Бу нәрсәдә күренә соӊ?
1. Өлкәннәр белән яшьләр арасында кискен каршылыклар, аӊлаша алмаучанлык артты. Әби-бабайлар белән оныклар арасында элемтәләр, элеккеге белән чагыштырганда, сүлпәнләнде. Әби-бабайларныӊ бай тормыш тәҗрибәсе яшьләр өчен кирәксез күренеп, тиешенчә файдаланылмый башлады. Яшь гаиләләр аерым яшәүне отышлырак дип тапканга, оныклар белән көндәлек аралашу мөмкинлеге кимегәнгә, әби-бабайларныӊ бала тәрбияләүдә тоткан урыны югала бара дип әйтергә мөмкин.
2. Хәзер күпчелек гаиләдә бер яки ике бала, шунлыктан, бергә уйнап, шатлык-кайгыны бергә бүлешеп, ярдәмләшеп яшәү кебек мөнәсәбәтләргә анда урын аз. Фәкать гаиләдә генә булырга мөмкин «абый», «апа», «энем», «сеӊлем» төшенчәләре күп балаларга хәзер таныш та түгел.
3. Яӊа оешкан һәр ике гаиләнеӊ берсенә биш ел эчендә таркалу куркынычы яный. Бу хәл баланы күпчелек очракта ата тәрбиясеннән дә мәхрүм итә. Ир бала өчен бу бигрәк тә аянычлы хәл.
4. Ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр бик киеренке. Статистика мәгълүматларына караганда, ата-ананыӊ балага булган «тәрбиясе» көнгә 15–20 минуттан артмый. Бу вакыт эзлекле рәвештә, максатка ярашлы итеп ата-ананыӊ нинди дә булса тәрбия чарасын уздырырга түгел, хәтта баланыӊ хәлен сорашырга да җитми. Димәк, күпчелек ата-ана үз баласыныӊ тәрбиясе белән бөтенләй дә шөгыльләнми дигән сүз. Күрәсез, ата-ана игътибарыннан читтә калган балада төрле тискәре йогынтылар, урам тәэсире үзен бик тиз сиздерә башлый. Эш сөйми торган, миһербансыз, тәүфыйксыз балалар көннән-көн арта бара.
Гаилә тәрбиясен оештыруда мин түбәндәге тәрбия чараларын тәкъдим итәр идем.
1. Гаилә шәҗәрәсен өйрәнүне оештыру. Ул – озакка сузылган, максатка ярашлы нәтиҗәле эш. Балага җиде буын бабаларыныӊ тарихын ачыкларга кирәк: бабалары кемнәр булган, нинди эш, гамәлләр башкарганнар, җирдә нинди эз калдарганнар. Бала өчен бу сорауларга җавап эзләү бик әһәмиятле. Ул үзенеӊ тормыштагы максат һәм бурычларын билгели ала. Гаилә тарихы балага көчле этәргеч булып хезмәт итә. Дәрестән тыш чараларда без балалар белән гаилә шәжәрәләрен төзедек. Һәрбер бала үз гаиләсе турында горурланып сөйләде. Бу эштә, хөрмәтле ата-аналар, сезнеӊ дә ярдәм зур булды. Нәсел чылбырын төзү эше үзегезгә дә бик кызыклы булгандыр.
2. Тәрбия җирлеге әзерләүдә гаиләдә чын милли мохит булдыру. Бала гаилә шартларында, туганнары, әти-әнисе, әби-бабасы белән татарча аӊлашырга тиеш. Татарча радио һәм телевидение тапшыруларын карарга, татарча спектакль, концертларда булырга, татар әдәбияты әсәрләрен укырга, газета-журналларга язылырга кирәк. Бу чараларга бергәләп йөрү һәм күргәннәр буенча соӊыннан бергәләп сөйләшү аеруча әһәмиятле.
3. Халкыбызныӊ бәйрәмнәрен торгызу яки дәвам иттерү. Халкыбызныӊ бәйрәм-йолалары, күркәм гадәтләре яшь буында сакланып калсын өчен, аларны әби-бабайлар белән бергә ешрак очраштырырга кирәк. Үзебезнеӊ авылыбызда уздырыла торган Балага исем кушу, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә балалар белән бергәләп катнашу тиешле нәтиҗә бирер дип ышанам.
4. Баланы халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру. Ул бишек җырлары белән башланып, әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр белән дәвам итә. Буш вакытларда яки берәр күмәк эш башкарганда халык җырлары җырлау, табышмаклар, мәкальләр әйтешү, әкиятләр сөйләү бала күӊеленә сеӊеп кала, алар беркайчан да онытылмый. Мин моны үз гаиләм мисалында дәлилли алам.
Бала әхлак тәрбиясен, иӊ беренче чиратта, гаиләдә ала. Укучыдагы әхлак нормалары – әти-әнидәге сыйфатларныӊ күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеӊдереп кенә ала, уӊай сыйфатларны да, тискәреләрне дә. Шуныӊ өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана. Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк. Гомерендә бер генә әдәби китап, газета-журнал укымаган, театрда булмаган кешенеӊ рухи яктан нинди ярлы булуын аӊлавы кыен түгел. Тормышта акча, байлык артыннан куу күбәеп китте, ә аныӊ нәтиҗәсе – тәртипсез, әхлаксыз, миһербансыз балалар. Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми, ата-ана, гаилә әгъзалары үрнәгендә еллар дәвамында тәрбияләнә.
Бала шәхесен тәрбияләүдә хезмәт тәрбиясе бирү бик отышлы, дип саныйм мин. Авыл хуҗалыгы буенча бала башкара алырлык эшләр бик күп. Ул йорт тирәсендәге яшелчә бакчасында, җимеш бакчасында, йорт хайваннары асрауда гаиләгә ярдәм итә ала. Моныӊ өчен баланыӊ сәләтенә карап, аныӊ көче җитәрлек эшләрне дөрес оештыра белергә генә кирәк. Авыл хуҗалыгы эшләрен балалар бик сөенеп эшлиләр. Бигрәк тә бергәләп, гаилә белән, күмәкләшеп эшләгәндә бу эшләр тиешле нәтиҗә бирә. Җыйнаклык, пөхтәлек, төгәллек – болар барысы да хезмәт тәрбиясенеӊ нигезендә булырга тиешле шартлар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Без бик катлаулы, тынгысыз, бөтен әйбер дә бар һәм ул җиӊел юл белән генә килә торган заманда яшибез. Газиз балаларыбызны гади, әмма үтемле тәрбия алымнары аша чын милли рухта, сәламәтлектә, наркомания һәм башка шундый афәтләрдән саклап, үзебезнеӊ таянычларыбыз булырдай итеп тәрбиялик. Балаларыбыз тигез гаиләдә үссеннәр, ә безгә картайган көнебездә алар янәшәсендә булырга язсын.
Комментарийлар