Авыл мәктәбе – иҗат итү өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы
Ленар Әсгат улы ХӘБИБУЛЛИН,Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Авыл мәктәбенең байтак кына өстенлекләре бар. Шәһәр мәктәпләре үзләренең зур мөмкинлекләре белән аерылы...
Ленар Әсгат улы ХӘБИБУЛЛИН,
Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы
Авыл мәктәбенең байтак кына өстенлекләре бар. Шәһәр мәктәпләре үзләренең зур мөмкинлекләре белән аерылып тора. Кайчак кыенлыкларны сәбәп итеп, җитешсезлекләребезне акларга тырышыбыз. Авыл мәктәбенең өстенлекле якларын тиешле дәрәҗәдә файдаланабызмы?
Авыл мәктәбенең төп кыенлыкларның берсе: укытучыга берничә предмет укытырга, һәр сыйныфка көнгә берничә сәгать белем бирергә туры килә. Ләкин биредә болай укытуның өстенлекле яклары да бар. Дәрескә керешеп китү вакыты кыскара, укучылар белән шәхси якын килеп эшләү мөмкинлеге арта.
Укучыларны туйдырып бетерү дигәннән, һәр дәрескә яңалык алып керү – эшләү алымындамы ул, әллә тормыштан алынган хәбәрме – барысы да яхшы, алар барысы да бертөрлелектән коткара. Ничек инде һәр дәрескә яңалык, аны кайдан табып бетермәк кирәк диярсез? Монда барлык материалны әзерләп, дәрескә алып керү турында гына сүз бармый, кайчак дәреснең төзелешен уйлап кую да җитә.
Мәсәлән, кабатлау дәресен шулай үткәрергә мөмкин. “Әйдәгез, укучылар, 10–15 ел элек укучылар мәктәптә имтиханны ничек бирәләр иде икән, карыйк әле”. Проблема! Безнең имтихан билетларыбыз юк икән. Нишлибез? Әйдәгез төзибез! Менә биш билет өчен тиз генә кәгазь кисәбез.
Билет №1. “Беренче билетта гадәттә нинди сорау була?” – дип укучыларга мөрәҗәгать итәбез. Гадәттә, билетларга сорауларны төзеп, язып кую бик озакка сузылмый. Менә тиз генә билетлар да әзерләнеп бетә. Әйдәгез, хәзер иң җаваплы момент, билет алабыз һәм җавап бирәбез! Укучылар, бер-бер артлы чыгып, билет алганнан соң җавап бирәләр, биредә әзерләнеп торырга кирәкми, укучылар кабатлауны сорауларны язганда башкарырга өлгерәләр. Әлеге алым белән эшләгәндә, дәрескә минималь әзерлек җитә. Миңа калса, билетларны дәрес барышында әзерләү аны күпкә кызыклырак итә. Шулай ук кабатлау темасын үткәндә, укучылар тестлар төзергә һәм аларга җавап бирергә яраталар. Соңрак эшне тагын да катлауландырырга мөмкин: төрле дәрәҗәдәге тест сорауларын төзүне дә укучылар бик теләп башкара. Аз комплектлы авыл мәктәбендә бу эшләрне күзәтергә һәм бәяләүне дәрес барышында башкарырга да мөмкин. Шулай итеп, вакыт җитми дигән төп проблема да бик әйбәт кенә чишелеш таба.
Ә яңа теманы өйрәнгәндә нишләргә? Дәреснең төрле өлешләрен алып баруга укучыларны актив җәлеп итү бик отышлы. Укучыларның, гаҗәпләнеп: “Абый, тагын нәрсә уйлап чыгардыгыз инде?” дигән сүзләре, безнең дөрес юнәлештә булуыбызны раслый. Тема буенча шигырь язарга, башваткыч, тизәйткеч төзергә дигән биремнәр – бездә гадәти күренеш. “Мөслим авылы географиясе” дигән үзебез төзегән китапны дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда актив кулланабыз.
Шулай итеп, мәктәбебезнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуы анда эшләүче педагогларга бәйле. Авыл мәктәбендә һәр укытучы алтын бәясендә, ул аны күкләргә чөярлек уңышларга да җиткерергә мөмкин. Табиблар кебек, күп кешеләрнең язмышы мөгаллимнәр кулында, киләчәкнең ямьлерәк булуы өчен мөмкин булганча өлешебезне кертик.
Комментарийлар