Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе XXI гасырның тормыш мәктәбе була аламы?

Рәмзия Хаккый кызы Зиннәтуллина,Менделеев районы Турай урта мәктәбе, югары категорияле физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. эш стажы - 24 ел. Туган як, туган җир, туган авыл... кадерл...

Рәмзия Хаккый кызы Зиннәтуллина,

Менделеев районы Турай урта мәктәбе, югары категорияле физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. эш стажы - 24 ел.


 Туган як, туган җир, туган авыл... кадерле мәктәбем! Алар безнең үткән тарихыбыз, якты киләчәгебездә чагыла. Мәктәп. Укытучы... Күпләребез өчен бу сүз изге булып санала... Күренекле галимнәр, танылган язучылар, шагыйрьләр, атаклы рәссамнар, синдә тәрбияләнгән авыл мәктәбе!


 Хәзерге заман авыл мәктәбе ул – социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге, яңа тормышка әзерләү мәктәбе. Яңа тормышка әзерлек нәрсәләрне үз эченә ала соң? Беренчедән, баланың интеллектуаль һәм рухи үсеше. Дөресен әйткәндә, шәһәр баласына яшь буынның сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Мәктәпләрдән тыш, күп кенә түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре эшли. Ә авылда мәктәп шушы барлык оешмаларнын вазифаларын үз өстенә ала. Шуңа күрә авыл укытучыларының осталыгы зур роль уйный. Ул замана белән бергә атлаучы, иҗади, һәрбер яңалыкка игътибарлы, кызыксынучан, балаларны үз көчләренә ышанырга, сәләтләрен үстерергә, алга омтылырга өйрәтүче абруйлы шәхес.


Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр хәзерге заман авыл укытучысына да яңа таләпләр куя. Чыннан да, авыл мәктәбен үзгәрешләр уратып узмады. Мәсәлән, мин үзем 20 елга якын башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем, өстәмә белем алып, физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытам. Ярый әле кечкенәдән спортка бирелеп, сәламәт булып үскәнбез, юкса, бетмәс-төкәнмәс ярышлар, бәйгеләрдә катнашырга көч җитәр идеме? Һәр дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәт яшәү, туган якка мәхәббәт, патриотик аң формалаштыруны бурыч итеп куям. Эшемнән ләззәт табам, бөтен белемемне, бар шатлыгымны, йөрәк җылымны балаларга бирәм. Яңа заман авыл укытучысы – һәркайда үрнәк кеше: язучы, рәссам, спортчы, биюче, хуҗалыгын заман таләпләренә туры китереп алып баручы да. Бер яктан карасаң, хәрби хезмәткә өйрәнү дәресләрен ир-атлар укытса, күпкә үтемлерәк булыр иде дә бит... Шулай булса да, районда уздырылган йөзү, кул көрәше, чаңгы, волейбол ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйм. «Ел тормыш иминлеге нигезләре укытучы - 2014» республика күләм бәйгесендә катнашып, III нче урын яуладым.


 Укучырыбыз төрле спорт түгәрәкләренә теләп йөриләр. Авыл укытучысына районда уздырылган ярышларда катнашу өчен балаларны алып бару мәсьәләсе бик зур проблема булып тора. Кызганычка каршы, ярышларга йөргән өчен өстәмә түләү дә бетерелде. Районда, республикада алган җиңүләребез яңа үрләргә менәргә көч бирә, барлык авырлыклар онытыла. Район үзәге Менделеев шәһәренә укучыларны атна саен бассейнга, боз сараена йөртәбез. Йөзү яшь организмның үсешенә уңай тәэсир итә, аны ныгыта, умыртка сөяге белән булган проблемаларны да чишәргә булыша.


Мәктәп дәрестән соң да шау-гөр килеп тора, мин - өстәмә белем бирү педагогы. Мәктәп музее житәкчесе буларак авылыбыз тарихы, гореф-гадәтләре, күренекле кешеләре турында тирәнтен эзләнү эшләре белән мәш киләбез, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә югары үрләр яулыйбыз. Республикада мәктәп музейлары арасында уздырылган бәйгедә этнография залы I урынга чыгуы безнең хезмәтебезне югары бәяләде. Уңышларыбыз белән бер рәттән безне хәзерге авыл мәктәпләрендә балалар саны елдан-ел кимүе борчый. Мәгърифәт учагын саклап калып булса иде!


“Авыл мәктәбе XXI гасырның тормыш мәктәбе була аламы?” - дигән сорауга жавап биреп: “Әйе, була ала,” – дип әйтер идем. Һөнәрем – яшәү рәвешем. Укытучы үз эшенә гашыйк, чын куңелдән бирелеп эшләсә, ул әллә нинди зур үрләр яуларга сәләтле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ