Авыл мәктәбенең өстенлекле ягы – ул хезмәт тәрбиясе
ХИСАМИЕВА Гүзәл Даян кызы, Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, IX сыйныф җитәкчесеХөрмәтле ата-аналар, исәнмесез!Сәгыйть Рәмиевнең: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең ка...
Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, IX сыйныф җитәкчесе
Хөрмәтле ата-аналар, исәнмесез!
Сәгыйть Рәмиевнең: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш», - дип язуы белән бик хаклы. Менә шул «Мең шәһәрдән ямьле вә хуш» дәрәҗәсенә җиткерү өчен, авылым диеп янып йөрүче, аның киләчәге өчен җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләрнең булуы кирәк.
Нәкъ менә авыл мәктәбенә ата-аналар белән берлектә шул шәхесләрне тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Бер караганда, авыл баласы бик бәхетле, чөнки ул табигать кочагында туа һәм һәркөнне табигать белән аралашып яши. Һәр ел фасылының матурлыгын, сабый балага эстетик тәэсирен тәрбияләүдә гаиләнең һәм мәктәпнең роле бик зур. Әти белән бергә болында печән чабу, инештә су коену, кыш көннәрендә бергәләп урманда чаңгыда йөрү бала күңелендә мәңгелек хәтирә булып уелып кала.
Мәктәпкә укырга кергәч, табигать фәннәре аша бала дөньяны тирәнрәк танып-белүгә ирешә. Сыйныфтан тыш чараларда бу белемнәрне төрле формаларда (рәсем, поэзия, театр, музыка) куллана. Нәтиҗәдә балада туган якка мәхәббәт белән беррәттән матурлык хисе дә тәрбияләнә.
Авыл мәктәбенең икенче өстенлекле ягы – ул хезмәт тәрбиясе. Һәр авыл мәктәбенең саллы гына мәйданда җир биләмәсе бар. Мәктәп яны участогында укучы балалар иртә яздан алып кара көзгә кадәр хезмәт куялар. Кыш көннәрендә биология укытучысы белән берлектә помидор үсентеләре үстерәләр. Мәктәп ашханәсендә туклану өчен, төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләрдән кайнатмалар әзерлиләр. Производство бригадасы 2 гектар мәйданда шикәр чөгендере һәм 50 сутый җирдә бәрәңге үстерә. Әти-әниләр! Сезнең ярдәм белән, үзләреннән арткан уңышның бер өлешен сатып, мәктәп өчен кирәк-ярак, экскурсияләргә йөрү һәм төрле чаралар үткәрү өчен, акча эшлиләр. Без сезгә чиксез рәхмәтле!
Дәресләр вакытында һәм төрле түгәрәкләрдә мәктәпнең технология кабинетында токарь (кыру), фрезерлау, столяр (агач эшкәртү) станокларында эшләргә өйрәнеп, эшче һөнәрләре үзләштерәләр.
Элегрәк мәктәбебезне тәмамлаган егетләр һәм кызлар, тракторист-машинист һөнәрен үзләштереп, таныклык алып чыгалар иде. Хөрмәтле әти-әниләр! Шушы эшне җайга салуда безгә булышлык итсәгез иде! Мәктәбебезне тәмамлаган һәр укучы үзенә өстәмә бер профессия алып чыгуы турындагы уртак фикерне район җитәкчеләре алдында күтәреп чыксагыз иде.
Күпме генә сөйләсәң дә, ни генә дисәң дә, төп тәрбияне гаилә бирә. Мәктәп, җәмәгатьчелек аны тулыландыра гына. Замана шаукымы гаиләдә бала тәрбияләү өлкәсендә дә көннән-көн зур проблемалар тудыра. Без – мәктәп, җәмәгатьчелек, ата-аналар – алай уйлыйбыз, болай уйлыйбыз, төрле тәрбия чараларына мөрәҗәгать итеп карыйбыз. Шундый чараларның берсе – халык педагогикасы. Халык педагогикасына кечкенә булса да төш кенә булган мәкаль-әйтем, сынамышлардан алып, барлык халык авыз иҗаты әсәрләре, барлык йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, аулак өй, кичке уен, балалар уеннары, хәтта матчага кыстырылган чыбык та кергән. Халык педагогикасының иң әһәмиятле ягы шунда: әхлаклы, әдәпле, хезмәт сөючән, телен һәм милләтен ихтирам итүче кешеләр тәрбияләнә.
Ашап туйгач, «амин» ит – йөзең нурлы булыр, Ашап туйгач, әти-әни, әби-бабайга, ризыкландыручыларга аерып рәхмәт әйт. Зурларга сәлам бир – бәхетең, тәүфигың артыр.
Агач сындырма, юкка үлән йолкыма, чәчәк өзмә - аларның да җаны бар, сиңа рәнҗерләр. Ә рәнҗеш бәхетсезлек китерә. Кош оясын туздырма – гомерең оясын туздырган кош хәлендә узар. Бер ноктага төбәлеп утырма – дивана калырсың. Моның белән халык хәрәкәттә булырга куша. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди
Безнең күбебез «Алла да юк, мулла да юк» дигән заманда үсте, тәрбияләнде. Ә менә дин кешене гөнаһ эшләүдән тыя. Әби-бабаларыбыз балаларны дини-милли рухта тәрбияләүгә дә зур әһәмият биргән. Ислам дине халык педагогикасында төп тәрбия чарасы булган. Әйе, менә шушы динебез, халкыбызның гореф-гадәтләре, үзенчәлекле тәрбия чаралары халкыбызны саклап калган.
Мәктәбебез укучылары төрле дини чараларда, бәйгеләрдә катнашалар. Аллага шөкер, ата-аналар һәм мәктәп кулга-кул тотынып, киңәшеп эшләүнең нәтиҗәсе эшебездә чагыла. Мәктәбебез укучылары шәхес булып формалаша, тормышта үз юлларын табалар. Авылыбыз һәм мәктәбебез өчен янып йөрүче шәхесләребез үзебездә тәрбияләнә. Мәктәбе булган авылның гына киләчәге бар.
Комментарийлар