Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл – милләт нигезе

Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы Кара Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле тарих укытучысы, 7 нче сыйныф җитәкчесеАвыл – милләтнең нигезе, дип юкка гына әйтмиләр.Чөнки ул милләткә к...

Фәнис Шәфыйков,

Чирмешән районы Кара Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле тарих укытучысы, 7 нче сыйныф җитәкчесе


Авыл милләтнең нигезе, дип юкка гына әйтмиләр.Чөнки ул милләткә күренекле шәхесләр тәрбияләп бирүе белән данлыклы. Республикабыз элитасыннан алып гади икмәк үстерүчегә кадәр авыл тәрбиясе алган шәхесләр. Сала шул шәхесләре белән горурлы.


Авыл тәрбиясенең төп чарасы булып хезмәт тора. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр“ дигән матур әйтем бар. Шуннан чыгып, яшь үзенчәлеген исәпкә алып, хезмәт белән һәрбер баланың шөгыльләнүе кирәк. Чөнки, беренчедән, бала яшьтән үк өйрәнеп, һөнәр алуга юнәлеш ала, икенчедән, укучы баланың тайгак юлда йөрергә вакыты калмый. Монда кар көрәү, яшелчә бакчасында булышу, кош-корт, терлекләрне тәрбияләүдә катнашу һәм башка физик эшләрне кертергә була. Әмма бу шөгыль баланың билгеле бер вакытын гына алуы кирәк, чөнки без аларның мәктәптә укуларына һәм сәламәтлекләренә зыян китермәүләрен истә тотарга тиешбез.


Авыл шартларында шәхес тәрбияләүдә хезмәт тәрбиясе белән беррәттән эстетик тәрбия дә алгы планда тора. Авыл җирлегендә яшәү чорында бала һәрвакыт табигать белән мөгамәләдә тора. Үсемлек һәм хайваннар дөньясы, тере булмаган табигать һәм аны саклау, аның кешелек өчен әһәмияте турында бала белән һәрвакыт әңгәмә үткәрүне онытмасак иде.


Моны эш вакытында үткәрсәк тә авыр булмас. Чөнки авылда моны эшләүгә барлык шартлар тудырылган. Гамәли шартлар белән ныгыта барганда бала күңеленә үтемле булып кереп калачак.


 Гаилә белән кыш көннәрендә чаңгыда шуу, җәен велосипедта йөрү  балага физик тәрбия бирүнең бер алымы.


Йорт хайваннарын тәрбияләүдә баланың булышуы аңарда гуманистик хисләр тәрбияләүдә дә зур ярдәмче. Бала алар белән аралашканда әлеге хисләр туу күзәтелә.


Авыл баласының читтәге иптәшләре белән һәрчак элемтәдә һәм аралашып яшәве дә бик кирәк. Бүгенге заман шуны таләп итә. Баланың Интернет чараларыннан да файдалана белүе кирәк. Ләкин монда да өлкәннәр тарафыннан контроль булу зарур.


Статистикага күз салсак, авыл балалары арасында шәһәрнеке белән чагыштырганда, җинаятьчелек түбән, чөнки авыл баласының тайгак юлда йөрергә вакыты калмый.


Югарыда телгә алынганннарны ата-аналар яки аларны тәрбияләүчеләр тарафыннан бала тәрбияләүдә куллансалар, һичшиксез, уңышка ирешә алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ