Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы

Рәмзия Тәлгат кызы ИСХАКОВА,Тукай районы Шилнәбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.Укытучы, педагог, мөгаллимә, авыл укытучысы... Нинди матур hәм зур әһәмияткә ия бу...

Рәмзия Тәлгат кызы ИСХАКОВА,

Тукай районы Шилнәбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.


Укытучы, педагог, мөгаллимә, авыл укытучысы... Нинди матур hәм зур әһәмияткә ия булган кадерле һәм изге сүзләр!? Нинди генә хисләр тудырмый алар кеше күңелендә: моңсулык, якты киләчәк, гүзәллек. Мәхәббәт, шау-шулы балачак, әле яңа гына өйрәнелгән хәрефләр, теорема һәм кагыйдәләр, чишелмәгән мәсьәләләр, ягымлы күз карашлары. Һәркемгә дә туган ягы, авылы, әти-әнисе, туган җире кадерле булган кебек укытучысы да кадерле. Минем әнием Корбангалиева Шәфига Гаффар кызы 38 ел гомерен мәктәпкә, укытучы хезмәтенә багышлаган. Үземнең дә балачактан укытучы буласым килде. Укытучы бик зур ихтирамга ия булганын, аны мөхтәрәм кеше итеп саналганын көн саен күреп, тоеп яшәдем. Чөнки әнием укучылары өчен киләчәккә ак юл сузучы да, ышанычлы дус та, ә күп очракта әти дә, әни дә иде. Әйе, нәкъ шулай, авыл укытучысы - ул, авыр вакытларда булышучы, укучыларын үз баласыдай яратып, сабырлыгын кызганмыйча олы тормыш юлына әзерләүче. Мин әнием белән горурланам, аңа рәхмәтлемен. Бүгенге көндә мин дә укытучы - авыл укытучысы. Әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә, аның ышанычын акларга тырыштым. Үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки яраткан эшем, янымда иң оста киңәшчем, әнием, бар! Бу шигъри юллар барлык укытучыларга:


Укытучы метеор шикелле ул
Уттай янып үтә гомере.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр
Укытучы эше үлемсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ