Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы - күпкырлы шәхес

Лилия Мөнир кызы НӘКЫЙПОВА,Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Стаж - 22 ел.Яңа заман авыл укытучысы кем ул? Нинди сыйфатларга ия? Авыл мөгаллиме ул - үзендә бик кү...

Лилия Мөнир кызы НӘКЫЙПОВА,


Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Стаж - 22 ел.

Яңа заман авыл укытучысы кем ул? Нинди сыйфатларга ия? Авыл мөгаллиме ул - үзендә бик күп һөнәр ияләренә хас булган сыйфатларны берләштерүче асыл зат. Авыл укытучысы –табиб, артист, төзүче, хорегораф, җырчы, психолог, тегүче, программист һәм тагын башка һөнәр ияләрендә булган сыйфатларны туплаган шәхес ул. Минем белән авыл җирендә эшләүче коллегаларымның күбесе килешер. Авыл мәктәпләренең бик сирәгендә табиб штаты бар. Укытучы укучысы авырып китсә, медицина өлкәсендә булган белемнәрен эшкә җигә:беренче ярдәмне үзе күрсәтә. Авыл мөгаллиме ул - артист. Бәйрәмнәрдә авыл халкы алдында клуб сәхнәсендә чыгышлар ясый, авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтә, агарту эшләре алып бара: бии, җырлый, нәфис сүз сөйли, спектакль уйный. Авыл мөгаллимендә төзүчегә хас сыйфатлар да җитәрлек. Мәктәбен ремонтлауда катнаша: агарта, буйый, идән җәя. Авыл мәктәпләренең бик азында хоерограф яки музыкант штаты бар. Үз укучыларын төрле чараларда катнаштыру өчен авыл мәктәбенең сыйныф җитәкчесенә биюче дә, җырчы да булырга туры килә. Авыл мөгаллиме-психолог. Авыл мәктәпләренең бик сирәгендә психологлар эшли. Укытучы балалар белән дә, әти-әниләр белән дә уртак телне үзе таба. Психология буенча булган белемнәрен оста гына итеп куллана белә. Замана технологияләреннән калышу яңа заман авыл укытучысын бер дә бизәми. Авылларда ноутбук-компьютерлар төзәтүче үзәкләр юк. Укытучы программист, компьютерлар төзәтүче һөнәрен үзләштергәнен үзе дә сизми кала.


Авыл укытучысы - үтә күренмәле нәфис зат. Аның гаиләсе, тормышы укыткан укучылары, авылдашлары күз алдында.Авылда синең баскан һәр адымың күз алдында, әйткән һәр сүзең исәптә. Сала мөгаллиме тормышын авылдашларына үрнәк итеп алып барырга тырыша. Кылган гамәлләре белән дә укучыларын тәрбияләргә омтыла.


Яңа заман авыл укытучысы диюгә, минем күз алдыма башлангыч сыйныфлар укытучысы килеп баса. Оптимизация җилләре мәктәпләрне кыскартып бара. Авылларыбыз арасында мәктәпләре башлангычка калганнары да байтак. Ә мәктәп, нинди булса да, авылның белем чыганагы, нур учагы ул. Вакытлар үткәч, күпләр укытучыларын искә алганда, нәкъ менә башлангыч сыйныфларда белем биргән- хәреф танырга, авазларны дөрес әйтергә өйрәткән тәүге мөгаллимнәрен сагынып һәм тирән хөрмәт белән искә алалар. Минем дә күңелемдә беренче укытучыма карата җылы хисләр саклана. Укытучы һөнәрен сайлавымда нәкъ менә аның өлеше дә зур.


Авыл укытучысы дигәч, минем уйларым, икенче чиратта ана теле укытучысына барып тоташа. Миллилекне, гореф-гадәтләребезне, телебезне, татар рухын авылларыбыз яшәтә. Ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган шәхестер ул. Чөнки укучылар шундый укытучылар янәшәсендә генә үзләрендә туган телләре белән горурлану һәм киләсе көнгә ышаныч хисләре булдыра алалар.


Мин – ана теле мөгаллимәсе. Күңелемдә түбәндәге сораулар кайный: үзебезнең татар теле һәм милләтебез өчен мин нинди өлеш кертә алам? Телебезгә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт хисләре тәрбиялимме? Укучыларым минем юлымны дәвам итәрләрме? Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм. Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.Укучыларыма үз халкын, телен, үз мәдәниятен яратучы, аны үстерүче кеше генә башка халыкларны ярата, аларның телен, мәдәниятен хөрмәт итүен төшендерергә тырышам. Мин укучыларымның сөйләм телен һәм культурасын үстерүгә игътибар итәм, чөнки моңа игътибар итмәү – кешене хурлый, кимсетә, аны зәвыксыз, ана телен санга сукмаучы итеп күрсәтә, дип саныйм.


Куйган хезмәтләремнең бушка китмәвенә сөенәм. Укучыларым арасында минем һөнәрене сайлап, авыл җирендә- авыл мәктәпләрендә белем бирүче, үз һөнәрләрен сөеп башкаручы укучыларым байтак. Бүгенге көндә-алар минем куанычым һәм олы байлыгым.Мин әлеге шәкертләрем белән горурланам. Гади авыл укытучысы өчен анысы да олы бәхет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ