Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл язмышы укытучылар кулында

Гөлгенә Ралиф кызы САФИУЛЛИНА,Чистай районы Кубас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать...

Гөлгенә Ралиф кызы САФИУЛЛИНА,

Чистай районы Кубас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.


Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән илаһи зур көч, зирәклек, сабырлык һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул  сабый  күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.


Безнең Кубас рус мәктәбе, авыл уртасына урнашкан. Мин шул   мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Кабинетымны заманча җиһазларга, күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар, дидактик материаллар, фәнни-методик әдәбият, дәрес эшкәртмәләре белән баетырга тырышам.


Хәзерге заман авыл мәктәбе - ул мәдәни һәм белем бирү үзәге. Мәктәп тормышы авыл тормышы белән тыгыз бәйләнештә бара. Чөнки авыл мәктәбендә балалар саны аз булуга карамастан, төрле мәдәни чаралар еш үткәрәбез.


Соңгы елларда авыл мәктәпләрендәге классларда балалар саныны нык кимеде Авыл мәктәбендәге сыйныфта балалар кечкенә генә гаиләне хәтерләтә. Монда укытучы һәм укучылар арасында мөнәсәбәтләр зур коллективка караганда җылырак һәм якынрак. Һәр баланы һәм аларның гаиләләре турында биш бармагыбыз кебек беләбез. Авыл мәктәбенең рәхәт яклары да, михнәтле яклары да бар. Сыйныфтагы һәр баланың сулышын тоеп үзеңнең йөрәгең аша үткәрәсең, һәркайсының күнеленә кереп өйрәтәсең. Әгәр дә берәр уңышсызлык килеп чыкса, нәкъ гаиләдәге кебек бик нык кайгырасың.


Әйе, егермедән артык бала белән эшләгән укытучы 4-5 укучылы сыйныфта белем бирүчегә карашы төрлечә була. Алар шул 4-5 баланы ничек  белдерә алмыйлар икән?- дип шаккаталар. Замана үзгәрә, балалар китап уку түгел, күбрәк интернет челтәре аша аралашуны хуп күрүләр. Минемчә, авыл баласының аңын үстерү юллары бик аз. Шәһәр мәктәпләрендәге кебек төрле- төрле төгәрәкләргә йөри алмый. Чөнки түгәрәкләр бик аз.Аларга гаиләдә дә белем алуга аз игътибар бирелә. Хэзерге программаларның авыр булуы сәбәпле аларның ата- аналары да ярдәм итү мөмкинлекләре дә чикләнгән. Шәһәр баласыныкы кебек репетиторлар белән шөгыльләнмиләр. Авыл баласы мәктәптән кайту белән дәрес әзерләү түгел, ә иң элек хуҗалык эшләрендә әти-әнисенә ярдәм итәргә ашыга. Шуңа күрә укытучының, бигрәк тә авыл укытучысының тырышлыгы бик кирәк. Авыл укытучысының да бит үз гаиләсе, үз хуҗалыгы бар. Әмма ул, бернәрсәгә дә карамый  бөтен тырышлыгын, белемен шул балаларга багышлый.Безнең изге бурычыбыз сыйныфта ике  баламы, ун баламы,  укучыларга сыйфатлы белем бирү, дәресләрдән соң үзләренә ошаган өлкә буенча сәләтләрен ачарга, мөмкинлекләрен үстерергә, һәм һөнәр сайларга булышырга тиешбез.Чөнки авыл язмышы укытучылар кулына нык бәйләнгән. Ник дигәндә, әгәр мәктәп ябыла икән, авыл да бетә дигән сүз.


Безнең алда зур һәм җитди эшләр тора, ләкин аларның барысы да балалар өчен эшләнә. Чөнки безнең максат – яшь буынның тормышын тагын да яхшырак, белемлерәк һәм күңеллерәк итү. Яшәсен авыллар! Һәм беркайчанда  авылларда мәктәпләр ябылмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ