Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Вәлиева: Мәктәп – эш кенә түгел

Әле кичә генә мин чәчне зәңгәр тасма белән икегә аерып үргән нәни кызчык идем. Кыңгырау шалтырау белән, үз урыныма утырып, китап- дәфтәрләремне ачып, укытучы апамның дәрес башлавын көтәм. Аның һәрбер хәрәкәтен, әйткән сүзен йотылып тыңлыйм.

Дәресләр беткәч, барыбыз да өйгә таралышабыз. Өйдә мине “укучыларым” – курчакларым көтә. Мин – аларның “укытучысы”. Шкаф тактасына мәктәптән алып кайткан акбур белән яза-яза, укытучы апаның сүзләрен кабатлыйм, чәчләремне апа кебек төзәткәләп куям...

Шушы хыялларымны тормышка ашырыр өчен, мин Яр Чаллы педагогия көллиятенә укырга кердем. Безнең куратор татар теле укытучысы булды. Гөлсинә апаның мишәр татары икәнен үзе әйткәч кенә белдек, чөнки матур, әдәби татар телендә сөйләшә иде. “Кызлар, сез булачак татар теле укытучылары, кайсы төбәктән булуыгызга карамастан, сөйләм телегез камил булырга тиеш”, - дип башлый иде Гөлсинә апа дәресләрен.

Безне көллияттә укыткан укытучыларга мин чын күңелемнән рәхмәтлемен. Татар телен яратырга, татарлыгыбыз белән горурланырга өйрәттеләр. Укытучы булу теләгем көннән-көн арта барды. Мин үземне татар мәктәбендә татар балалары белән эшләвемне күз алдыма китерә идем. Укучыларым белән саф татарча сөйләшәсем, кирәкле фән укытасым, кирәкле укытучы буласым килә иде.

Ләкин тормыш мине рус мәктәбенә алып килде һәм мин куркуга калдым. Ничек өйрәтермен рус балаларын, өйрәнәселәре килерме минем фәнне? Шундый каршылыклы уйлар белән башладым мин үз һөнәремне.

Хәзер инде мин курчакларга түгел, ә чып-чын балаларга дәрес бирәм. Күпме сабый күзләре минем күзгә карап тора! Һәр сүземне аларга барып җитәрлек, аларны кызыксындырырлык итеп сөйләргә тырышам.

Эшли башлагач, мөһим бер әйберне аңладым: балада укуга теләк уяту, фәнгә карата кызыксыну булдыру, яисә киресенчә, укуга, фәнеңә карата нәфрәт уяту – болар барысы да укытучы кулында! Мин бәхетлемен! Миңа балалардан: “Иң яраткан дәресебез математика һәм татар теле дәресе” кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә. Балалар авызыннан чыккан мондый сүзләр ниндидер тылсымга иядер, мөгаен. Ул сүзләр канатландыра, үз көчеңә ышаныч тудыра. Дәресләремне тагын да кызыклырак, эчтәлекле итеп оештырасым килә.

Бер дә үкенмим шәһәрдән авылга күчеп, авыл мәктәбендә эшләвемә. Укучыларым тәрбияле, ихтирамлы. Укучылардан, ата-аналардан тупас сүзләр ишеткәнем юк.

Сүз дә юк, эшебез, башка һөнәр ияләренә бик җиңел булып күренсә дә, катлаулы. Укытучы кулында – киләчәк язмышы. Үзебезнең киләчәгебезне якты, ышанычлы итеп күрәсебез килсә, безгә - укытучы халкына, бик күп көч кирәк. Заманалар үзгәргән саен, яшәү рәвеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрдә булган кыйммәтләр үзгәрә. Без, укытучылар, заман агымын иң беренчеләрдән отып, аңа иярергә мәҗбүрбез. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми.

Укыту системасында гына нинди зур үзгәрешләр булды. Укытучы эшен җиңеләйтеп, кызыклы итеп укытырга мөмкинлекләр артты.

XXI гасыр укытучысыннан күп әйбер таләп ителә. Замана таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә ихтыяҗ туа. Бүгенге көндә дәреслек белән генә куйган нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларны эшләргә, уйларга, фикерләрен әйтә белергә өйрәтә торган методлар, алымнар эзләргә, иҗади якын килергә, бертөрлелектән качарга кирәк. Шул вакытта гына без сәләтле,һәрберсе индивидуаль булган шәхесләр тәрбияли алырбыз.

 Мәктәп – эш кенә түгел, ул безнең тормышыбыз. Без генә түгел, безнең гаиләләребез дә мәктәп тормышында кайныйлар. Шундый һөнәр сайлаганбыз икән, без аны якты йөз, тугрылык белән күтәрергә тиеш!

Айгөл Миңнефирдәвис кызы ВӘЛИЕВА, Тукай районы Кнәз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ