Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала – гаилә көзгесе

Вәҗетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы,Актаныш районы Богады төп мәктәбенең инглиз теле укытучысыБалачак… Кем генә булмасын: президентмы, укытучымы, әллә гади эшчеме – һәркемнең балачагы туган йортына, җыл...

Вәҗетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы,
Актаныш районы Богады төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Балачак… Кем генә булмасын: президентмы, укытучымы, әллә гади эшчеме – һәркемнең балачагы туган йортына, җылы гаилә учагына килеп тоташа. Балачак диюгә, мин дә үземнең әти-әниемне, апа-абыйларымны күз алдыма китерәм. Без гаиләдә 7 бала тәгәрәшеп үстек. Күп балалы гаилә хакында сүз чыкканда, әлбәттә, мин үзебезнең гаиләне мисалга китерәм. Укытучы һөнәрен сайлавымны да күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсүемдә күрәм. Шундый гаиләдә үсмәсәң, балаларның шау-шулы дөньясын яратып булыр иде микән?


Без үскәндә авылыбызда һәр гаилә күп балалы иде. Безнен әти-әниләр уралышып, ярдәмләшеп яшәсә, без, балалар, бер гаилә балалары кебек бердәм, тату булып үстек. Кайсын алсак та, гаиләләрнең яшәеш үрнәгендә һәр балада уңай холык, кешелеклелек, иҗади акыл тәрбияләнгән. Авыл җирендә һәр хәрәкәт күз алдында. Берәүнең дә авылдашлары алдында сынатасы килми. Шулай итеп, һәр әти-әни үз баласына беренче хезмәт күнегүләре биргән, әхлакый сыйфатлар булдырган, үзләре дә белмичә, бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин фикерен җиткергәннәр, туганнарга хөрмәт тәрбияләгәннәр. Р.Фәхреддин: «Ата-ана илә бертуганнар, вә аларның башка кардәшләрен хөрмәт итегез, якын күрегез!», – дип язган. Әлбәттә, мин бу мисалны үз гаиләмдә генә түгел, авылыбыздагы бик күп гаиләләр мисалында күрәм. Бүгенге көн белән чагыштырсак, ни кызганыч, күп укучылар үзләренең якын туганнарын да белми, туганнар белән аралашу аз, кунакка йөрешү гадәте бетеп бара. Хәтта кайбер ата-аналар баласының проблемалары белән уртаклашырга да вакыт тапмый! Без, авыл кешеләре, һәр минутның кадерен беләбез. Ата-ана үзе вакытын дөрес бүлеп үрнәк күрсәтә икән, бала үзе дә шуңа өйрәнәчәк.


Ата-ана! Балаларыгыз өчен сездән дә якын, кадерле тагын кем бар? Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле истәлеклар гаиләсе белән бәйле була. Бөек француз язучысы Виктор Гюго: «Гаилә – ул җәмгыятьнең кристаллы», – дип язган. Чыннан да, кеше шәхесенә гаиләдә нигез салына. Гаиләне чәчәкле болынга тиңләргә мөмкин. Һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үсә, һәр гаилә үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп китә...


Минем чыгышым «Бала – гаилә көзгесе» дип атала. Бу сүзләр белән килешәсезме сез? (Фикерләр тыңлана.) Чыннан да, көзгегә карап, без үзебезнең чагылышны күрәбез. Ә менә балаларга карап, һәр гаиләне күз алдына китереп була. Әгәр сез урамда чит бала күрәсез икән, һичшиксез: «Син кем кызы (улы)?», – дип сораячаксыз. Шуннан сез, баланың әти-әнисен искә төшереп, «Бу бала акыллы, яки бу бала эшчән, тырыш, спортчы һ.б.» – дип нәтиҗә ясап куясыз. Димәк, балада әти-әнисенең, әби-бабасының холкы чагыла.


Мин укучыларымнан анкета тутырткан идем. Анда «Сездә әти-әниегезнең, әби-бабагызның нинди чалымнары бар?» дигән сорау бар иде. Һәр бала, горурланып, үзендә сездән нинди дә булса охшашлыкны табып язган. Мисал өчен, Гүзәл: «Мин әнием кебек озын чәчле, кара күзле кыз. Әнием кебек тәмле ашлар пешерергә яратам. Ә әтиемә охшап, мин биергә яратам», – дип язган. Илназның җавабына күз салсак, ул: «Тышкы кыяфәтем әниемнеке булса, холкым буенча әтигә охшаганмын. Әтием кебек шаян сүзле, гармунда уйныйм. Бабам мине кул эшләренә өйрәтә», – дип язган. (Һәр ата-ана балаларының җаваплары белән таныша.)


Хөрмәтле әтиләр, әниләр! Сез үзегез дә мин тәкъдим иткән анкетаны тутырган идегез. Анда «Сезнең балагызда нәселегезнең нинди чалымнары бар?» дигән сорау да бар иде. Әйдәгез хәзер сезнең фикерләрегез белән уртаклашыйк әле. (Әти-әниләрнең фикерләре тыңлана.)


Рәхмәт! Күрәсезме, һәркайсыгыз балагызда үз нәселегез җепләрен күрә. Бу үзе үк балаларның нәсел көзгесе икәнен исбатлый.


Академик Мәхмүт Әхмәтжанов фикерләренә күз салыйк: «Кешене шәхес итеп ике нәрсә – геннар һәм тәрбия формалаштыра». Һәм ул моны барыбызга да яхшы таныш булган Фәрит Мөхәммәтшин үскән күп балалы гаилә мисалында раслый. Аның фикеренчә, Мөхәммәтшиннар гаиләсендә балаларны татар халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләгәннәр. Балаларга уртак таләп кую, аларны чын күңелдән ярату, аерым үзенчәлекләрен белү, өлкәннәргә ихтирам белән карау, кечкенәдән хезмәт күнекмәләре бирү, әти-әниләрнең шәхси үрнәге – болар барысы да бу нәселнең асыл сыйфатлары. Хәйрулла абыйнын оештыру сәләтен без аның улы Ф.Мөхәммәтшинда күрәбез. Ул күп еллардан бирле Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарып килә.


Якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев мисалына да тукталасым килә. Аның нәселенә дә оештыручанлык, игелеклелек, гадилек, кеше хәлен аңлау кебек күркәм сыйфатлар хас. М.Шәймиевнен дә әтисе колхоз рәисе булган, улы Миңтимер дә гомере буе җитәкче постларда эшләп, президент постына күтәрелгән шәхес. Халкыбыз да бит: «Алма агачыннан ерак төшми», «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – дип әйткән…


Ә хәзер, иптәшләр, төркемнәрдә тормышта еш очрый торган проблемалы ситуацияләрне чишик әле.


1 нче төркем. Балагыз мәктәптә яхшы укый. Ләкин бүген ул контроль эштән «2» ле билгесе алып кайткан…


2 нче төркем. Сез эштән кайттыгыз. Кызыгыз компьютерда уйнап утыра. Өстәлдә савыт-саба юылмаган, идән себерелмәгән. Сез нишләрсез? (Фикер алышу.)


Хөрмәтле әти-әниләр, замана үзгәрә, аңа бәйле рәвештә, авылда яшибезме без, шәһәрдәме, гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Гаилә тату икән, димәк, жәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни – гаиләнең тоткасы булса, балалар – аның көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яшик!


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ