Бала тәрбияләүдә әти-әни һәм тәрбияченең үрнәге
Фәхразиева Силүзә Котдус кызы,Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесеБалалар – безнең киләчәгебез. Ә аларга дөрес тәрбия бирү – бәхетле киләчә...
Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Балалар – безнең киләчәгебез. Ә аларга дөрес тәрбия бирү – бәхетле киләчәк. Җирдә иң олы байлык – балаларыбыз. Алар – безнең җирдә яшәү максатыбыз, дәвамыбыз.
А.М.Горький баланы «Кечкенә кеше» дип атаган. Баланы сабый чактан ук тәрбияли башларга кирәк, чөнки бала чакта формалашкан күзаллау һәм гадәтләр системасы нык була. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, баланың сабый чакта ярдәмгә мохтаҗ икәнен беләбез.
Баланы тәрбияләү аны чолгап алган тирәлек белән дә бәйле. Бала өлкәннәрне күрә, предметлар һәм күренешләр арасындагы иң гади бәйләнешләрне аңлый, үз хисләре белән идарә итә башлый.
Без, тәрбиячеләр, саф күңелле, бер гөнаһсыз, тирә-юньнән бары яхшылык кына алган сабыйлар белән эшлибез. Бу бәхет түгел мени? Белем биреп, тәрбияләп, аның шәхесен сындырмаска, кабатланмас гамьсез балачагын бәхетле итәргә кирәк.
Баланы тәрбияләүдә алтын урталыкны да табу зарур. Яратып, кадерләп, уйнатып эш иткәндә генә, балага тәрбия биреп була. Һәр балага аерым караш, аерым фикер, аңа гына аталган сүз, аның күңеленә генә илтә торган юл бар. Шул юлны табарга гына тырышырга кирәк.
Балаларны уен аша тәрбияләү зур роль уйный. Уйнасыннар, әйдә рәхәтләнеп уйнасыннар. Төп шөгыльләре уен бит аларның. Менә шул уен аша дөньяны танып белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, уенда хыялларын чынга ашырсыннар. Бала уен аша милли гореф-гадәтләр белән таныша. Уен аша аның сөйләме камилләшә, матур гадәтләре, белеме арта.
Балаларны әкият аша тәрбияләп була. Төрле әкиятләр уку, сәхнәләштерү бала күңеленә тиз керә.
Балаларны төрле яктан ачарга, үстерергә, аларга күпкырлы белем бирергә кирәк. Бала табигатнең матурлыгын да күреп үсәргә тиеш.
Тәрбияче, һәр балага якын килеп, һәркайсының көен белеп, төрлесе белән төрлечә аралашып, тиешенчә дөрес тәрбия бирергә бурычлы. Аны белемле булырга, алган белемнәрен авырлыкларны җиңүдә куллана белергә өйрәтергә кирәк.
Мөһим шартларның тагын берсе: тәрбияче һәм әти-әни берлектә баланы никадәр иртәрәк тәрбияли башласа, аның нәтиҗәсе шулкадәр яхшы була.
Баланы тәрбияләгәндә, тәрбияче һәм әти-әнигә киңәшче дә, психолог та, остаз да була белергә кирәк.
Комментарийлар