Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала язмышына битараф булмыйк

(Ата-аналар җыелышында бала шәхесен тәрбияләү темасына ясаган чыгыштан өзек)Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы,Саба районы Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хөрмәтле әти-...

(Ата-аналар җыелышында бала шәхесен тәрбияләү темасына ясаган чыгыштан өзек)


Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы,


Саба районы Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары


Хөрмәтле әти-әниләр!


Безнең Тимершык урта мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Начар гадәтләргә каршы көрәшү максатыннан мәктәптә күптөрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Аларны оештыруда үзегез дә катнашасыз һәм һәрвакыт ярдәм итеп торасыз. “Спорт – начар гадәтләргә каршы көрәшү чарасы”, “Наркотикларсыз тормыш”, “Мин тормышны сайлыйм”, “Язның яхшылык эшләү атнасы”, “Өлкәннәрне онытмыйбыз” кебек акцияләр даими үткәрелә. Иң яхшы иншага, рәсемгә конкурсларда да укучыларыбыз бик актив катнаша, призлы урыннар да яулый. Тәрбиягә караган тематик очрашулар даими үткәрелә. Күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган “Ветераннарыбызга дан!” дип исемләнгән очрашу-кичәнең тәрбияви әһәмияте искиткеч зур дип саныйм. Гомумән, сугыш һәм тыл ветераннарына, өлкәннәребезгә шефлык эшен тимурчылар һәм волонтерлар яратып башкара, чишмәләрне карап, чистартып торабыз. Моның өчен укучыларга, укытучыларыбызга, әти-әниләр сезгә зур рәхмәт.


Әмма тормышта көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызны начар гадәтләр үзләштерүдән: наркомания, эчкечелек афәтеннән, хокук бозу очракларыннан бергәләп саклап каласы иде. Ялгышып, яман гадәтләр корбаны булып, газиз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар дип, уртак тәрбия эшебездә кулга-кул тотынышып эшлик!


Җәйге чорда да балаларны күзәтүсез калдырмыйк. Мәктәптә җәйге каникуллар башлану белән, 1 – 5 нче сыйныфлар өчен мәктәп яны “Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Лагерьда, барлыгы 50 бала 21 көн дәвамында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. Шулай ук Икшермә кадет мәктәбендә “Кояшкай” лагереның беренче сменасының икенче атнасында (8 нче июньнән 14 нче июньгә кадәр) һәм 25 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр безнең мәктәп укучылары да ял итәчәк. Лагерьда ял итү чорында алар Биләр шәһәренә дә барачаклар, сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар, төрле чараларда катнашачаклар. Теләгән укучыларның Артекка бару мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу турыда балаларга төгәл мәгълүмат бирербез, сезгә дә җиткерербез.


Бу җәйдә гадәттәгечә мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Ул шулай ук 1 нче июньдә ачыла, монда эш 18 көн буена дәвам итә. 14 яше тулган 45 укучыбыз районыбызның бюджет оешмаларында төрле хезмәттә катнашачак. Тимершык авылының “Кояшкай” балалар бакчасында  –  2, Көек авылының “Зәңгәр чишмә” балалар бакчасында  – 1, Кызыл-Мишә авылының “Акчәчәк” балалар бакчасында  – 1, Миңгәр авылының “Сәйлән” балалар бакчасында  –  1, Тимершык урта мәктәбендә  – 5, Кызыл-Мишә мәктәбендә  –  4, Көек хуҗалыгында  – 4, Тимершык авылы мәдәният йортында  – 1, Кызыл-Мишә клубында  – 1, Көек клубында  – 1, Тимершык райпосында  – 3, Мичән җәмгыятенең Тимершык бригадасында 21 укучы эшләячәк. Аларның һәрберсенә районның эш белән тәэмин итү үзәгеннән өстәмә 1275 сум акча күчәчәк.


Балалар язмышына битараф булмыйк! Балаларыбыз начар гадәтләр колына әйләнмәсеннәр иде! Уртак тәрбия чараларын үзара аңлашып, ярдәмләшеп алып барыйк.


(Ата-аналар җыелышының икенче өлешендә “Наркотиклар аяныч хәлгә китерә” дип исемләнгән видеофильм күрсәтелә.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ