Балаларны гаилә һәм мәктәп шартларында тәрбияләү
Әхтәмова Зөлфия Мәгъфүр кызы, Болгар шәһәрендәге 1 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы«Хәзерге мәктәп кысаларында тәрбияле, белемле, әхлаклы шәхес үстереп олы юлга чыгарып буламы? У...
Болгар шәһәрендәге 1 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
«Хәзерге мәктәп кысаларында тәрбияле, белемле, әхлаклы шәхес үстереп олы юлга чыгарып буламы? Укучы баланы тәрбияләүдә һәм белем бирүдә ата-аналарның роле нинди? Укучы үзенең тәрбиясенә һәм белем алуына үзе контрольлек итә аламы?» дигән сорауларга җавап табуны бүгенге ата-аналар җыелышында бурычыбыз итеп куярбыз. Ә максатыбыз исә гаилә һәм мәктәп шартларында бала шәхесен тәрбияләү юлларын ачыклау булыр.
Әйдәгез, күңелдән генә булса да, бала чагыбызга кайтып килик: ул чорда тәрбия һәм белем алуның нинди уңай һәм тискәре яклары бар иде, хәзерге вакытта нәрсәләрне үзгәртергә мөмкин, нәрсәләрне элеккечә калдырып була?!
Әйе, иң элек балаларда әхлакый тәрбия аксый сыман. Алар ата-аналар сүзен тыңлап бетерми кебек. Ә ни өчен алар сезгә каршы киләләр соң, нәрсәдән риза түгел дә, нәрсә белән канәгать түгел алар, нилектән шулай килеп чыгуын уйлап караганыгыз бармы? Бәлки гаеп сезнең үзегездәдер, ә бәлки җәмгыятьтәге үзгәрешләрдәдер?! Элек, без башлангыч мәктәптә укыганда, «Әхлак» дәресләре керә башлаган иде. Анда безгә Ризаэддин Фәхреддиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» дигән китабыннан әдәплелек дәресләре бирәләр иде (әдәпле итеп өстәл янында утырырга, кеше белән аралашу әдәпләре, сабак алу әдәпләре һ.б.). Мәктәптә алган әдәп-әхлак дәресләрен әкренләп тормышта да куллана башладык без. Моңа кадәр «Әхлак» дәресләре кергәнче үк, безнең әти-әниләр, өстәл яныннан торып киткәндә: «Әти-әни рәхмәт, тәмле булды!», – дип «Амин» тотарга кушалар иде. Әни исә, безнең сүзгә каршы: «Бәхетле-тәүфыйклы булыгыз!» диеп әйтә торган иде. Тик алай да әлеге мәктәптә алган әдәплелек дәресләре өйдә ныгытылды. Без, өйгә кайткач, сабакны әниләргә дә сөйли идек, ул алар өчен кайбер чакта яңалык та булып тора иде.
Шулай итеп, баланы үзеңә каршы итәсең килмәсә, аңа дәвамлы тәрбия һәм белем бирергә кирәк! Тәрбия һәм белемнең ныклы булуын теләсәң, аңа һәрьяклап теләктәшлек белдереп, ярдәм итү зарур!
Баланың белем алуын үзенең өстенә генә өеп калдырырга ярыймы? Юк. Ни өчен? Чөнки ул күп нәрсәләрне төшенеп, аңлап җиткермәскә мөмкин.
Шулай, башлангыч сыйныфта укыганда букчамны асып мәктәптән кайтып киләм. Авыл агайлары: «Букчаң бигрәк авыр икән, «2»леләрең күптер!» – дип арттан көлеп калалар иде. Өйгә кайткач, сер бирәсе килми бит инде, үҗәтләнеп, бабайга матур, төсле китапларны күрсәтәм, математикадан биремнәрне аңлатырга кушам, ул миңа мисаллар язып бирә, мин шуларны чишәм. Әлифбаны да миңа бабам укырга өйрәткән иде. Әти-әнинең вакыты булмавы сәбәпле, нәкъ менә бабай безнең белем алуга ярдәмгә килә иде. Тора-бара әти-әниләрнең «теше үтми» торган темаларны да колачладык, тик алай да алар башта: «Дәресеңне әзерләп бетердеңме, күрсәт әле!» – дип үзләренчә безне тикшереп торалар иде. Күп вакыт әни миңа матур әдәбият әсәрләрен укырга куша иде, тормыш гыйбрәтләре алырсың дип, эчтәлеген әз генә әйтә дә, калганын үзең укып бетер, дип, я газета-журналдагы әсәрнең исемен атый, яки язучының исемен әйтеп, китапханәдән китапны алып укырга куша иде. Тора-бара шигырьләр язуымда да әнием зур теләктәшлек күрсәтте, йомшаграк килеп чыкканда да: «Матур булган, тагын яз!» – дип канатландырып тора иде. Димәк, укучы балага тәрбия белән бергә белем дә бирергә кирәк. Аның белемле булуына нинди юллар салып була? Сез балагызның нәрсә белән кызыксынуын беләсезме? Мәхәббәт җимешегезнең бәхете сезнең кулда икән бит, кадерле әти-әниләребез!
Кайбер әти-әниләр балаларын мәктәпкә, укытучыларга ышанып тапшыралар да, үзләре читтәрәк калырга яраталар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Үз балагызны үзегез күбрәк тәрбияләргә тиеш икәнлекне онытмасагыз иде! Сезнең балагыз, ул иң элек сезнеке генә, мәктәпнеке дә, укытучыныкы да, күршенеке дә түгел! Аңа үзегез тарафыннан күпме тәрбия һәм белем бирелә, шуның кадәрле үк изгелек кире үзегезгә кайтарылачак! Онытмагыз, бүгенге җәмгыть шартларында балагызны үзегезгә ярдәмче итәргә дә яки, киресенчә, аны югалтырга да бик мөмкин! Мәктәп, гаилә кебек үк, укучы баланың бер яшәү стадиясе генә ул, анда да ныклы терәк булып ата-ананың төпле киңәше белән акыллы ярдәме тора. Әгәр дә сез тәрбия белән белем бирүне мәктәпкә генә аударып калдырасыз икән, бер минутка гына булса да, балалар йортында тәрбияләнүче, әти-әнисез калган ятим балаларны күз алдына китереп карагыз. Алар бит чын гаилә җылысының да ни икәнен белмичә үсәләр, шулай ук, сезнең газиз балаларыгыз кебек, алар да мәктәптә белем алалар. Ә бит сез үзегезнең балаларыгызга үрнәк әти-әни булып, чын гаиләнең нинди булуын күрсәтеп, аларга җылы гаилә тәрбиясе бирү белән бергә мәктәптә ирешәчәк уңышларында ярдәм итәргә мөмкинсез! Әлеге сүзләрдә хаклык бардыр бит, кадерле әти-әниләр?! Димәк, хәзер өегезгә кайткач, газиз балаларыгызны кочагыгызга алып, назлап үбегез дә аларга бәхетле һәм гүзәл гомерләр теләгез. Балагызның бәхете сезнең кулда, ә без, укытучылар, һәрвакыт сезгә ярдәмгә килербез!
Комментарийлар