Бар яктан да камил шәхесләр авылда тәрбияләнә
Гатиятова Алинә Әхмәт кызы,Балык Бистәсе районы 1 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбият укытучысыБез, укытучылар һәм әти-әниләр, мәгариф системасында бара торган үзгәрешләргә барыбыз да шаһит.Шушы...
Балык Бистәсе районы 1 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбият укытучысы
Без, укытучылар һәм әти-әниләр, мәгариф системасында бара торган үзгәрешләргә барыбыз да шаһит.
Шушы болгавыр, явызлык чәчәк аткан заманда илгә-көнгә яраклы шәхесләр тәрбияләү – мәктәп һәм гаиләнең төп бурычы булып тора.
“Балам бәхетле булып үссен иде!” Кайсы гына ата-ана шулай дип өзгәләнми икән! Һәр ата-ананың баласын бар яктан да камил итеп үстерергә омтылуы табигыйдыр ул. Тик моның өчен ничек тәрбияләргә соң баланы, нинди серләре бар? Шәхес тәрбиялүне нәрсәдән башларга? Нәрсәгә күбрәк өстенлек бирергә? Бу катлаулы заманда аны ничек үзен “табарга” өйрәтергә? Алдыбызда иксез-чиксез сораулар.
Яшүсмерләр организмында бик көчле гармональ тирбәлешләр бара. Ә бу исә кичерешләрнең көченә, киеренкелегенә тәэсир итми калмый. Тышкы яктан агрессив күренсә дә, чынлыкта, яшүсмернең күңеле бик нечкә, ул яклауга мохтаҗ. Бу чорда ата-ананың төп бурычы – аның инде зур кеше булуын, мөстәкыйль карарлар кабул итергә сәләтле икәнен исбатлау. Балагызның инде үсүе, аның җаваплылык хисе тоярга, кайчак ялгыш булса да, үз карарларын кабул итәргә өйрәнүе белән килешергә кирәк. Кирәк икән, ярдәм кулы сузыгыз, аның яклы булыгыз, әмма тормыштан сабаклар алырга комачау итмәгез. Яшүсмер өчен үзен аңлаулары, ничек бар шулай кабул итүләре күпкә мөһимрәк.
Бала өчен беренче урында – аралашу тора. Шуның өчен дә алар гел яңа дуслар, үзләрен аңлаган, кабул иткән, хөрмәт иткән фикердәшләр эзлиләр. Балаңның нинди дуслар сайлавына бик игътибарлы булырга, аның кайда, нәрсә эшләп йөрүе белән даими кызыксынып торырга кирәк.
Авыл җирендә баланың шәхес буларак формалашуында хезмәт тәрбиясе зур урын алып тора. Мин әби-бабайлы гаиләдә үстем. Аларның безгә биргән киңәшләре: “Һәр көн алга барыгыз, эштән курыкмагыз! Хезмәт – кешене бизи!” кебек сүзләр булды. Җәйге каникул көннәрендә мәктәп бакчасында эшләүләр, әти-әнигә булышу...
Бала кечкенәдән кул астына кереп, хезмәттән башка яшәү юклыгын өйрәнеп үсәргә тиеш. Белүебезчә, бала тәрбияләүдә гаилә төп рольне уйный. Бу урында Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. “Тәрбия – бетмәс-төкәлмәс хәзинәдер. Үз кулыннан килә торган эшне бала үз кулы белән эшли торган булсын”.
Балалар батырлыклар кылырга ярата. Аларны спорт белән шөгыльләнергә күндерегез, төрле уеннарда, ярышларда катнашсыннар: тәвәкәллек итүнең нәрсә икәнен тоеп карасыннар.
Балаларыбыз киләчәктә хөр фикерле, белемле, кыю, конкурентлыкка сәләтле, креатив, өлкәннәр белән диалогка кереп, үз позициясен якларга әзер булсыннар иде. Ә моңа ирешү өчен мәктәп белән гаиләнең тыгыз элемтәдә булуы сорала.
Хөрмәтле әти - әниләр!
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Балаларның буш вакыты күбәя дигән сүз. Мәктәпкә барасы юк, дәрес әзерлисе юк. Бу чорда әти-әниләрдән аеруча зур җаваплылык сорала.
Кич балагыз вакытында өйгә кайтамы, аннан тәмәке исе килмиме, спиртлы эчемлек кулланмыймы? Кичне кемнәр белән үткәргән? Кайда булган? Бу сораулар һәр әти-әнине кызыксындырырга тиеш. Каникуллар булуына карамастан, әлбәттә, без, укытучылар, читтә калмыйбыз, төрле рейдлар оештырып, сезнең белән тыгыз элемтәдә торырбыз. Чөнки илдә бара торган вәзгыять шулай таләп итә. Бергә булсак, бердәм булсак кына проблемаларга чишелеш табарбыз!
Шушы максаттан җәйге чорда түбәндәге профилактик чаралар үткәрергә планлаштырабыз.
1. График нигезендә кичке дежурстволар оештырырга.
2. Тәрбиягә авыр бирелә торган балаларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрергә.
3. Шәһәрдән әби-бабайларына кунакка кайткан балаларны барларга, нәрсә белән шөгыльләнүләрен өйрәнергә.
4. Балаларның ялын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә төрле чаралар үткәрергә.
Хөрмәтле ата-аналар!
Тәрбия чараларында уртак фикердә булсак кына, без билгеләнгән максатыбызга нәтиҗәле ирешербез.
Комментарийлар
0
0
Исәнмесез, хөрмәтле “Мәгариф” журналы редакциясе хезмәткәрләре һәм “Авыл укытучысы” конкурсын оештыручылар! Узган елны да әлеге Сез башлаган конкурс миндә һәм бик күп мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уяткан иде. Күпләргә, шул исәптән миңа да, җиңү насыйп булмады, әмма җиңүчеләр белән кызыксынып бардым, алар чыннан да лаеклар иде. Быел да үз көчемне сынап карарга булдым. Сез башкарган хезмәт мактауга лаек. Темасы да уңышлы сайланган. Ата-аналар җыелышында файдалану өчен укытучыга күпме әзер материал тәкъдим итәсез бит. Сезгә башкарган хезмәтегездә зур уңышлар, иҗат үрләре теләп калам. Ихтирам белән Лениза ФӘТТАХОВА, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Автор: Лениза Фаттахова
0
0