Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкаларга ярдәм итә алуым белән бәхетлемен

Эльмира Нурмөхәммәт кызы ХАФИЗОВА,Мамадыштагы 3 нче урта  мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагог буларак эш стажы –17 елКомпетентлык – көн таләбе. Кем ул компетентлы педагог? Ул нинди сый...

Эльмира Нурмөхәммәт кызы ХАФИЗОВА,


Мамадыштагы 3 нче урта  мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагог буларак эш стажы –17 ел


Компетентлык – көн таләбе. Кем ул компетентлы педагог? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сорауларга җавап эзләп, мин Интернет челтәренә мөрәҗәгать иттем.


Компетентлы кеше (латинча – соответствующий, способный) – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес дигәнне аңлата.


Компетентлы педагог булу өчен, укытучыга күпмедер күләмдә үзенең эшләү системасына үзгәрешләр кертергә, заман белән бергә атлап, белем бирүдә яңа алымнар кулланырга һәм алдагы көнне күзаллап, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Әйе, бу җиңел түгел, ләкин бүген белем бирү системасы шуны таләп итә.


Без, укытучылар, укучылар алдында үзебезне иң белемле, иң тәҗрибәле итеп күрсәтергә күнеккән. Ләкин бу алым укытучы белән укучы арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә мин укучыларым белән аңлашып эшләү, хезмәттәшлек итү юлын сайладым. Дәрестә бер-ике генә минутка булса да аларның проблемаларын тыңлап, киңәшләр бирү безнең арада ышаныч, аңлашу кебек сыйфатларны ныгыта. Укучыларга икенче “әни” булу, еллар үтеп, мәктәпне тәмамлагач та онытылмый. Унбиш елдан соң да укучыларым мине онытмыйча, килеп хәлемне белә икән, минем эшләү алымнарым, аларга биргән тәрбия чараларым урынлы булган дип нәтиҗә ясарга хакым бар.


Тәҗрибәле педагог укытуда үз алымнарын булдыра, һәрдаим үз белемен күтәрә, килеп туган проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль рәвештә таба. Безнең мәктәп инклюзив белем бирү юнәлешендә эшли. Бу өлкәдә үземнең белемемне күтәрү өчен, мин Мәскәү дәүләт педагогия һәм психология университетында курслар үттем. Бүген бездә 6 инвалид бала сәламәт балалар белән бер сыйныфта белем ала. Компетентлы педагог буларак, мин һәр инвалид балага индивидуаль якын килеп белем һәм тәрбия бирәм, сыйныфтан тыш чараларга җәлеп итәм. XI сыйныф укучысы Мухаметшин Айнурны безнең районда гына түгел, республикада да беләләр. Инвалид коляскасында хәрәкәт итсә дә, ул спортта да, укуда да алдынгы. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин аның спектакльдә уйнау осталыгын да ачтым, һәм без драматург Г.Камалның “Беренче театр”ыннан өзекне сәхнәләштердек. Бу аның беренче, кечкенә генә уңышы иде!


Компетентлы педагог булу өчен, мин үземдә нәрсәләр үзгәрттем соң? Беренчедән, тәҗрибәле педагогларның эш алымнарын өйрәндем, Икенчедән, укытуда үз алым-юнәлешемне булдырдым. Өченчедән, мөстәкыйль рәвештә үз белемемне күтәрдем.


Компетентлы педагог буларак, мин һәрвакыт эзләнүдә: кирәкле мәгълүматны сайлап алам, эш тәҗрибәмдә кулланам, укучыларым белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашам. Һөнәри бәйгеләрдән дә читтә калмыйм. Билгеле, җиңүләр җиңел генә бирелми, аның артында тырыш хезмәт, үз эшеңә бирелгәнлек, балаларны ярату тора.


Укытучы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, хезмәттәшләреннән үрнәк алып эшләргә тиеш. Республика күләмендә үткәрелгән Р.Фәхреддин укуларында “Татар милли ашлары” дигән мастер-класс күрсәттем. ТНВ каналының “Мәктәп” тапшыруында төшү бәхетенә ирештем. Инфоурок порталында үз сайтым эшләп килә. “ Коррупции нет место в нашей жизни» дигән сыйныф сәгатемне 4000 нән артык кеше каравы минем өчен зур шатлык. Мин кемгәдер үземнең хезмәтем белән ярдәм кулы суза алам икән мин бәхетле!


Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: компетентлы укытучы гына компетентлы укучы тәрбияли ала. Ә компетентлы булу һәрбер һөнәр иясенә дә кирәк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ