Бәйлек сүзләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше
(V сыйныф. Рус телле балалар өчен)Рәмзия МУЛЛАӘХМӘТОВА,Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– тартымлы бәйлек сүзләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында бе...
(V сыйныф. Рус телле балалар өчен)
Рәмзия МУЛЛАӘХМӘТОВА,
Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– тартымлы бәйлек сүзләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында белем һәм күнекмәләр бирү;
– тартымлы бәйлек сүзләрне куллану нигезендә, укучыларның сөйләм телләрен камилләштерү;
– тырышлык, әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Дәреснең төре (тибы): грамматик күнекмәләрне формалаштыру.
Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.
Алымнар: дәреслек, карточкалар белән эшләү; сорауларга җавап бирү, диалог төзү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, биремле карточкалар.
Дәреслек: Татарча да яхшы бел.V сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы // Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова – Казан: «Татармультфильм», 2014.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;
- дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
- сүз запасын баету.
Метапредмет нәтиҗәләре:
- телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
- гамәлдә аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
- рус һәм татар телендәге бәйләү чараларын чагыштырып дөрес куллана белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- сөйләмдә бәйлек сүзләрне урынлы куллану;
- үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;
- укуга җитди караш тәрбияләү.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Исәнләшү
– Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? «Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр», – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребез белән елмаешып исәнләшик.
– Исәнмесез, укучылар!
– Исәнмесез, укытучы апа!
– Хәерле көн сезгә.
– Сезгә дә хәерле көн!
– Барыгызга да сәламәтлек телим.
– Рәхмәт, укытучы апа!
Диалог
– Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?
– Без V сыйныфта укыйбыз.
– Сез нинди дәрескә килдегез?
– Без татар теле дәресенә килдек.
– Ә дәресебез кайчан башланды?
– Дәрескә звонок булгач.
– Димәк, звонок безне дәрескә чакыра.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Өй эшен тикшерү.
- Укучылар, өйдә чишеп килгән башваткычның җавапларын бергәләп тикшерик әле.
- Безнең башвакычтагы кызыл шакмаклар эчендә нинди сүз барлыкка килде? (Бәйлек.)
Башваткычтагы сүзләр: бияләй, әни, йолдыз, класс, елга, китап.
1) Кыш көне салкында кулга кияләр. (Бияләй)
2) Һәркем өчен кадерле, газиз кеше. (Әни)
3) Төнге айлы күктә якты янучы. (Йолдыз)
4) Мәктәптә укучыләр бергә укый торган урын. (Класс)
5) Ага торган сулык. (Елга)
6) Яратып укый торган әсбаб. (Китап)
III. Яңа белем бирү
– Ә хәзер мин сезгә кызыклы язма тәкъдим итәм. Тыңлагыз. (Аудио язма тыңлыйлар 1 нче слайд.)
– Укучылар, бу класска ни булган? (Бу класста тузан купкан. Малайлар сугышканнар.)
– Ни өчен? (Чөнки балалар үзләре генә булганнар.)
Яңа материалны формалаштыру –
1) Китап белән эш.
– Тыңлаган шигырьне 60 нчы биттән табып укыгыз. (5 укучы чылбырлап укый.)
Укытучы сораулар бирә 2 нче слайд:
– Шигырьдә ничә малай бар?
– Шигырьдә кем, кайда сугышкан? (Кто и где дрался?)
– Вәли кайда булган?
– Ә Гали?
– Шәвәли?
– Җавабыгызда нинди сүзләр кулландыгыз? (Астында, өстендә.)
– Болар нинди сүзләр? (Болар бәйлек сүзләр (послеложные слова))
– Димәк, дәресебезнең темасы – «Бәйлек сүзләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше». (Презентация, 3, 4 нче слайдлар: тема һәм максат.)
5 нче слайд
Найти лишнее словосочетание:
ü Сыйныф уртасында
ü Өстәл астында
ü Аня артында
ü Укытучы сөйли
ü Китап эчендә
6 нчы слайд
Бирелгән бәйлек сүзләрне тәрҗемә итәргә, урын-вакыт килеше кушымчасын күрсәтергә.
– Используя эти послелоги, составьте диолог о своем классе.
– Кем алдында, артында, янында, каршысында кем утыра?
IV. Яңа өйрәнгән белемне ныгыту (6 нчы слайдны файдаланырга)
1) 11 нче күнегү (телдән);
2) 8 нче күнегү (язып эшлиләр).
1. Төркемнәрдә карточкалар белән эш.
1 нче карточка. Скажи другу, перед Машей сидит Юля.
2 нче карточка. Скажи, на столе лежит тетрадь.
3 нче карточка. Скажи, под столом моя сумка.
4 нче карточка. Спроси у друга, есть ли в пенале стерка.
5 нче карточка. Скажи, что за Артемом сидит Маша.
Нәтиҗәне укучылар үзләре ясыйлар: Димәк, тартымлы бәйлек сүзләр урын-вакыт килеше белән төрләнәләр.
2. Физкультминут (бәйлек сүзләр кулланып).
Өстәл кырыенда сикерәбез,
Урындык артында торабыз,
Ә кулларыбыз баш өстендә,
Һәм тыныч кына утырабыз.
3. 7 нче слайд (текст).
Төшеп калган кушымчаларны куеп укырга.
Татар теле китабы эче... килешләр турында таблица бар. Ә минем пенал эче... бетергеч бар. Өстәл өсте... чәчәк бәйләме тора. Такта алды... укучы сәнгатьле итеп шигырь укый. Укытучы яны... балалар дәрес әзерлиләр. Машаның дәфтәр тышы... матур рәсем бар.
V. Өй эше (8 нче слайд)
1) Үз бүлмәгез турында бәйлек сүзләр кертеп җөмләләр төзегез.
2) 10 нчы күнегү (61 нче бит): 56 нчы биттәге рәсем буенча эшләргә, туры килгән җөмләләрне генә дәфтәргә язарга.
VI. Йомгаклау
1. Сорауларга җавап бирү.
- Балалар, без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?
- Бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
- Тартымлы бәйлек сүзләргә кайсы килеш кушымчалары ялганды?
- Когда мы можем их использовать
2. Бәяләү.
Дәрестә актив катнашкан укучыларга көндәлеккә билгеләр кую.
– Дәрес өчен бик зур рәхмәт, укучылар. Сау булыгыз.
Комментарийлар