Белемле булу –үзеӊ өчен бәхет, дустыӊ өчен - бүләк, ә дошманын өчен – һәнҗәр
Филиза Әкрам кызы Гыйльфанова,Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе югары квалификацион категорияле ф...
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе югары квалификацион категорияле физика-математика укытучысы.
Белемле булу –үзеӊ өчен бәхет, дустыӊ өчен - бүләк, ә дошманың өчен – һәнжәр. Бу сүзләр минем күӊелемдә бик кечкенә чакларымнан ук уелып калган һәм әлеге сүзләрне мин укучыларыма хәзер дә кабатлыйм. Ә белемле булу өчен күп укырга, тырышырга кирәк. Белем алуны инә белән кое казуга тиӊлиләр. Димәк, белем һәм күнекмәләргә ия булу өчен даими акыл хезмәте башкарырга, уй-фикерләреӊне кабат –кабат барларга, гадәти уйны фәнни эзләнүләр аша дәлилләргә, нигезле нәтиҗәне башкалар белән уртаклашырга,кыскасы, өйрәнүдән туктамаска кирәк була. Гомереӊ буе үзеӊ өчен гыйлем туплау белән шөгыльләнү җәмгыятьтә артык үзгәрешләр китереп чыгармый. Белемне башка берәүләргә дә “күчерү” әкренләп кешелекнеӊ үсешен тәэмин итүдә, җәмгыятьнеӊ алга китешенә бер адым булып тора. Ә белемне буыннан –буынга тапшыручы кеше - укытучы ул.М.Җәлилнеӊ “Бер үгет” шигырендәге
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомереӊ маяк булып
Үзеӊнән соӊ килгән буынга. – дип язылган юллары укытучылар өчен яӊгырый кебек. Гыйлемнән артык байлык, ә наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр, дигән Р.Фәхреддин. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче, дәрес укытучы һәм яшь буынныӊ җаннарын тәрбияләүче, халыкны агартучы һөнәрен сайлап мин үз өстемә зур җаваплылык алганмына мин бик шатмын. Инде 25 ел дәверендә балаларга физика һәм математика серләренә төшендерергә тырышам. Үз эшемне яратып башкарам. Физика укытучысы буларак, минем бурычым – табигатьтәге процессларны гади һәм мавыктыргыч итеп укучыларга җиткерү, аларныӊ гыйлем эстәүгә омтылышын тудыру, яӊа технологик алымнар белән танышу, фәннеӊ практика белән бәйләнешен тәэмин итү тора.Әлеге эшчәнлек аша мин үземә илһам алам, яшәү ямен табам.
Укытучылыкны һөнәр дию генә аз, ул- яшәеш; ул мөгаллим булып гомер кичерү. Укытучысы дәрестә фәкать гыйлем өйрәтү, укыту белән генә чикләнми, ә мәктәптәге балаларныӊ күӊелләренә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләү, яшь буынга хезмәт, эстетик, әхлакый тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук аның танып-белү сәләтен үстерү, анда мөстәкыйль эшчәнлек, мөстәкыйль фикерләү күнекмәсе формалаштыру вазифаларын да үти.
Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та, югары сөйләм әдәбенә ия булырга тиешле кеше дип тә саныйм
“Укытучы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,” – дигән Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев. Укытучы – иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куясың, әлбәттә, замана белән дә атларга кирәк. Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче.
Авыл укытучысыныӊ мөгаллимлек мәйданы бик киӊ. Мәктәптә ул – өлкән өйрәтүче, белем бирүче, ярдәм итүче, балаларныӊ күӊелләренә фән белән кызыксыну орлыкларын чәчүче булса, урамда, җәмәгатьчелек урыннарында үрнәк күрсәтүче, замана үзенчәлекләренә бәйле рәвештә эш йөртүче, авылга яӊалык кертүче, үз артыннан ияртүче дә. Авыл үз укытучысын замана җилләренә каршы тора алырлык көчле рухлы, кирәк чакта үзенеӊ яклаучысы итеп күрергә тели, шул ук вакытта үзе белән бергә бернинди физик эштән дә курыкмаучы, барлык яшәешнеӊ өлгесе буларак кабул итә. Шуӊа күрә авыл укытучысыныӊ һәр гамәле “үтә күренмәле”.
Ә авыл укытучысына авыл халкыныӊ ышанычын аклау өчен кылган һәр гамәлләребезнеӊ сөйләгән һәр сүзебез белән тәӊгәл килүе шарт. Киләчәктә дә үзем белем биргән укучыларым белән биек үрләргә омтылырга, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәргә иде ...
Комментарийлар