Логотип Магариф уку
Цитата:

Белемне туган җирендә алсын авыл баласы

Гөлназ Илдус кызы ЗАКИРОВА,Әгерҗедәге урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Эш стажы -19 ел. Мең тугыз йөз җитмеш дүртнеңИюль минем туган ай.Җәй кызы мин, кояш кызы,Туган авылым- Исәнбай....

Гөлназ Илдус кызы ЗАКИРОВА,
Әгерҗедәге урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Эш стажы -19 ел.
 Мең тугыз йөз җитмеш дүртнең
Июль минем туган ай.
Җәй кызы мин, кояш кызы,
Туган авылым- Исәнбай.
Көтеп алган әти-әнием,
Гөлназ исеме биргәннәр.
Гөлдәй матур, назлы бул син,
Бәхетле бул, дигәннәр.
 
Бәхет юлы - укытучы-әнкәм
Сызган юл икән.
Ул мине белем иленә,
Мәктәп иленә илткән.
 
Инде менә 19 ел
Мәктәбем, диеп яшим.
Укучым белән бергәләп
Күкләргә менәм, яшьним.
 
Ана сөте белән кергән
Туган телне белсеннәр.
Үзебезчә, чын татарча,
Җырласыннар, көлсеннәр.
 
Белемне туган җирендә
Алсын  авыл баласы.
Бердәй дәрәҗәдә булсын
Кала – сала арасы.
 
Имтиханнан курыкмасын,
Сыйфатлы булсын белем.
Киләчәктә нәкъ шул сабый
Күтәрәчәк үз илен.
 
Шул балага төбәячәк
Милләтем ике күзен.
Төпле фикере булганнар
Әйтәләчәк үз сүзен.
 
Ә бүгенгә яклыйм, саклыйм,
Юл күрсәтим сабыйга.
Китап белән дуслаштырыйм,
Дәва тапсын җанына.
 
Керсез, садә күңеленә
Тузан куна күрмәсен.
Салкыннарда күшегеп,
Җылы эзләп йөрмәсен.
 
Мин укыткан һәрбер сабый
Җирдә үз юлын тапсын.
Үз илем, телем бар бит, дип
Шатланып күкрәк каксын.
 
Алай булса, мин канәгать,
Яшәү мәгънәсе - эшем.
Әнә шундый мизгелләрдән
Зур бәхет төзи кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ