Логотип Магариф уку
Цитата:

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе

Дания ГОСМАНОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең 1 квалификция категорияле башлангыч класс укытучысыМаксатлар: укучыларның икеләтелгән тартык авазлы сүзләрне дөрес язарга, юлдан-юлга дөрес күчерергә ө...

Дания ГОСМАНОВА,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең 1 квалификция категорияле башлангыч класс укытучысы

Максатлар: укучыларның икеләтелгән тартык авазлы сүзләрне дөрес язарга, юлдан-юлга дөрес күчерергә өйрәтү; матур язу күнекмәләрен камилләштерү; логик фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тикшерү, өлешчә эзләнү.


Технология. Коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе.


Планлаштырылган нәтиҗә.


1. Бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне истә калдыру.


2. Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга дөрес күчерү.


Җиhазлау. Таблицалар, индивидуаль-дифференциаль карточкалар, кроссворд, компьютерда слайдлар; ябалак, пингвин, күбәләк рәсемнәре.


Материал. Татар теле: татар мәктәпләренең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек. I кисәк. / И.Х. Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.- 111 б.; Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма. Тулыл. – Казан, 2002. – 207 б.;“Мәгариф” журналлары.


 Уку эшчәнлегенең универсаль уку гамәлләре








































Дәрес этаплары.Универсаль уку гамәлләре булдыру.
Оештыру өлеше.Уку эшчәнлеген булдыру.
Төп өлеш.
1. Матур язу.Бирем буенча эшләгән эшне тикшерү.
2.Актуальләштерү.Алынган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен белү. Традицион чыганаклардан информация эзләү.
3. Яңа материал өстендә эш.1. Сүзләрнең охшаш якларын табу өчен, таблицаны анализлау.
2. Проблеманы чишәр өчен нәтиҗәле ысуллар табу.
3. Проблемалы сорауга җавап эзләү.
4. Тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу.
Өй эше 
ЙомгаклауТеманың кирәклеген ачыклау
РефлексияДәрестә укучының үзен ничек хис итүен ачыклау

 Дәрес барышы.


Оештыру өлеше.


Укучыларны дәрескә әзерләү


- Хәерле иртә, балалар, дәресебезне башлыйбыз.


Төп өлеш.


1. Матур язу


Дөрес итеп утырып


Язам җайлап, матурлап.


Ярамый бит дәфтәргә


Төшерергә кара тап.


 Кк  Мм  Сс  Шш  Зз


 2. Алган белемнәрне актуальләштерү


- Ә хәзер узган дәресне кабатлап алыйк, чөнки кабатлап торганда гына, белем нык була. Сезгә биремнәрне пингвин алып килгән. (Пингвин формасында индивидуаль карточкалар. Карточкада я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы буенча эшләр.) Бер-берегезнекен тикшерегез.


Уен - “Күбәләкне үз чәчәгенә кундырырга”. Аңлатмалы сүзлектән бу  сүзләрнең дөреслеген тикшер.


Уен – “Сүзләр төзе”. (Таблицадагы сүзләрне төзү.)


  Т                П              К                    Т


         А


        У                                      А


Т                  К              К                   К


- Нинди тартыкка беткән?


- Саңгырау.


- Дөрес.


3. Яңа материал өстендә эш


- Хәзер балалар, менә бу таблицадагы сүзләргә күз салыгыз әле. Бу сүзләрнең язылышына игътибар итегез. Сез нәрсә әйтә аласыз?

















эссеиллеСаттаркасса
рәссамрәттәнГаббасванна

- Сүзләрдә ике бертөрле хәреф рәттән язылган Алар кайсы төр авазны белдерә? (Тартык.)


- Димәк, ике тартык янәшә килгән.


Физкульминутка


- Дәреслектәге 76 нчы күнегүне табыйк әле. Күнегүне кем аңлатып бирер икән? (Күнегүне укып чыгарга һәм бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне күчереп язарга.)


- Аңлатмалы сүзлектән грипп сүзенең мәгънәсен ачыклыйк әле. Бу сүзнең мәгънәсен, язылышын истә калдырыгыз. Грипп белән авырмас өчен ниләр эшләргә кирәк? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана)


Мөстәкыйль эш дәфтәре буенча эш. (28 нче бит, 31 нче бирем)


- Ә юлдан-юлга ничек күчерербез икән без бу сүзләрне?


- Иҗеккә бүлеп күчерәбез, ләкин тартык аваз хәрефенең берсе бу якта кала, икенчесе икенче юлга күчә: хок-кей, пер-рон.


4. Алган белемнәрне ныгыту өстендә эш.


- Бу таблицага кеше  исемнәре язарга кирәк.





























































  бб  
  мм  
  нн  
  шш  
  фф  
  тт  
  рр  

- Ә хәзер мин сезнең яңа теманы ничек аңлаганыгызны тикшереп алыйм әле. (Дәфтәргә 77 нче күнегү эшләнә.)


- Сезгә зирәк ябалак та табышмаклар алып килгән.



Вокзал алдында поездга


Утыра торган урын


Ике р белән языла


Исеме аның ....(перрон)



Тимер юлдан үтә ул


Еракларга китә ул


Сүз ахыры ике с


Аның исеме ......(экспресс)



Краннарны борасың


Су тутырып куясың


Һәркем  юына анда


Аның исеме........(ванна)



- Бик әйбәт, тырыштыгыз


- Ә үзегез нинди сүзләр беләсез? Сүзлектә нинди сүзләр очраттыгыз?


(Россия, класс, аккош һ.б.)


Өй эше.


78 нче күнегү.


Дәресне йомгаклау


- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?


Рефлексия


Сезнең кәефегез ничек булды? Теманы син аңлый алдыңмы?


Дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ