Читекчедән итекче булу кыенмы яки мин ничек география укытырга мәҗбүр булдым?
Дилбәр Нәкыйф кызы ФӘХРТДИНОВА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысыПедагогик стажы – 25 елНиндидер конкурслар дәверенә килеп кердек кебек. Укытучылар өче...
Дилбәр Нәкыйф кызы ФӘХРТДИНОВА,
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы
Педагогик стажы – 25 ел
Ниндидер конкурслар дәверенә килеп кердек кебек. Укытучылар өчен конкурслар бихисап. Шулар арасында күңелгә иң якыны – ул «Авыл укытучысы» конкурсы, чөнки безнең өчен һәм безнең хакта. Бу конкурс өчен без, авыл укытучылары, «Мәгариф» журналына бик рәхмәтле. Бүген авыл укытучысы йөз төрле борчу-мәшәкатьләр белән яши. Шулар арасында иң куркынычы һәм безне иң борчыганы – мәктәпләрнең ябылуы, кыскартулар, эшсез калу. Моны бары тик үз башына төшкән кеше генә аңлый. Алдагы елларда «Авыл укытучысы» конкурсы кысаларында «Хәлең ничек, авыл укытучысы?» дигән темага хатлар номинациясе игълан итсәгез, яхшы булыр иде. Укытучылар бер-берсенә киңәшләр бирер, фикер алышыр иде.
Мин узган ел да бу конкурста катнашкан идем. 2016 елгы конкурсның нигезләмәсен укыгач, быел да катнашырга кирәклеген аңладым, чөнки «Педагог – компетент шәхес» – миңа, нәкъ менә азкомплектлы мәктәптә төрле предметлар укыткан педагогка, бик туры килә торган тема.
2006 елда мәктәбебез урта мәктәптән тугызъеллыкка үзгәртелде. Шул вакытта: «Сезгә география укытырга туры килер, – диде директор. – Уйларга бер көн вакыт». Мин, 15 ел буе иң авыр предметларның берсен – математиканы укыткан укытучы, куркып калдым: булдырып булырмы?
Китапханәгә кердем, кулыма VI сыйныфның география дэреслеген алдым. Темаларга күз йөртәм: масштаб, географик координаталар, уртача температура һәм амплитуда исәпләү, тауга менгән саен, атмосфера басымы һәм температура үзгәрүе. VII сыйныфның «Материклар һәм океаннар географиясе»: кайсы океан яки материк беренче урында, халкы дөнья халкынын купме өлешен тәшкил итә? VIII сыйныф китабын карыйм: дымлылык коэффициентын исәпләү, елга авышлыгын, тизлеген исәпләү формулалары. IX сыйныф географиясе: табигый арту табу кагыйдәсе, икътисади-географик районнар, аларнын үсеше процентларда бирелә. Күңелем тынычланды – бик күп уртаклыклар. Укыта башлаганчы, бер ел әзерлек курслары үттем һәм ныклап эшкә керештем. Бик күп өстәмә материал укыдым, энциклопедияләр тупладым. Дәресләргә презентацияләр әзерләдем.
8 ел шушы ике предметны – математика һәм география укыттым, бик күп нәтиҗә ясадым. VI сыйныфта географиядә масштаб ел башында үтелә, ә математикада декабрь айларында өйрәнелә. Математикада да масштаб ел башына күчерелсә, бик отышлы була. Ел ахырында географик координаталар һәм Декарт координатарын чагыштырып кабатлау дәресе уздырдым, укучыларга бик ошады. Гап-гади бер таблица тутыру бик күп белемнәрне гомумиләштерүгә, ныгытуга ярдәм итә. Таблицаның 2 – 3 нче баганаларын тулысынча яки өлешчә буш калдырырга була.
Декарт координаталар системасы | Географик координаталар | |
Тарихи мәгълүмат (бу координаталарны кем тәкъдим иткән) | ||
Координаталар башлангычы | Х һәм У күчәрләре кисешү ноктасы | Нуленче меридиан һәм экватор сызыгы кисешү ноктасы |
Горизонталь күчәр | Х лар яки абсциссалар | Экватор |
Вертикаль күчәр | У лар яки ордината | Нуленче меридиан |
Чикләре | ||
Координаталар язылышы | ||
Координаталар укылышы, нәрсә аңлата |
Таблица тутырганнан соң биремнәр башкарылса, тагын да отышлырак була. Математик координаталар буенча рәсем (корабль булса яхшырак) ясарга һәм, шул корабка утырып, география координаталары буенча сәяхәткә чыгарга була. Уңай һәм тискәре тамгалы саннарны кушу һәм алу темалары үтелмәгән булса, географиядә уртача температура исәпләүне өйрәнүнең мәгънәсе юк. Укучыларга бу теманы география укытучысы өйрәтергә тиеш була.
V – VI сыйныф дәреслекләрендә география белән бәйләнешле бик күп мәсьәлә бар. Бу – бик яхшы, укучылар предметлар арасындагы бәйләнешне күрә, алынган белемнәрнең кулланылышын аңлый. Ләкин сәгать пояслары турындагы мәсьәләләр бу сыйныфларга туры килеп бетми, чөнки төрле сәгать поясларында була торып та, бер вакыт белән йөри торган регионнар бар, моны алар югары сыйныфларда гына өйрәнә. IX сыйныфта «Ягулык –энергетика комплексы» дигән теманы үткәндә, гамәли дәрес уздырырга мөмкин. Ут һәм газ өчен түләү квитанцияләрен алып килеп, аннан тарифны эзләп табып, ут һәм газ өчен түләүне исәпләргә өйрәтергә мөмкин. Җәй һәм кыш айларында түләнгән квитанцияләрне чагыштыру укучыларга бик ошады. Шушындый мисалларны бик күп китерергә булыр иде.
Районыбызның география укытучылары системалы рәвештә төрле урыннарга экскурсияләр оештыра. Пермь өлкәсендәге искиткеч Көнгер боз мәгарәсен үз күзләрем белән күрү бәхете тиде. Ижевск шәһәрендәге Россиядә тиңе булмаган зоопарк, Калашниковның сугыш кораллары музеенда булдым. Уфа шәһәре, андагы истәлекле урыннар, Казандагы геологик музейны мин кайчан күрер идем әле!?
Көчле укучылар белән аерым шөгыльләндем. Укучыларым район олимпиадаларында призлы урыннар алды, бер укучым хәзерге вакытта Казандагы мәктәпләрнең берсендә география укыта. Монда минем дә өлешем бардыр дип уйлыйм. Шулай итеп, 8 ел үтеп тә китте. Шуны әйтәсе килә: без, укытучылар, нинди генә эшкә тотынсак та, аны намус белән җиренә җиткереп башкарабыз. Иң мөһиме: балалар алдында күңелебез чиста булсын, без биргән белемнәрне алар киләчәктә файдалана белсеннәр.
Соңгы елларда үзебезнең эшчәнлегебездә Сингапур методикасы структураларын куллана башладык. «Модель Фрейер» структурасы – математика һәм география өчен генә түгел, ә барлык предметлар өчен дә иң отышлысы, шулай ук ул укучыларга да бик ошый. Структура балаларга белемнәрен гомумиләштерергә, системага салырга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. «Конэрс», «Куиз-Куиз-Трейд», «Тайм-Пэа-Шэа», «Тик-Тэк-Тоу» структуралары география дәресләре өчен бик яхшы. Бу вакытта укучыларның фәнни телдә сөйләмнәре камилләшә, партнерларның фикерләрен тыңларга өйрәнәләр. «Сималтиниус Релли Тэйбл» математика дәресләре өчен бик отышлы. Бу вакытта бер мәсьәләнең берничә төрле чишелеше табылырга мөмкин. Шул ук вакытта көчлерәк укучылар башкаларга ярдәм итә алалар.
Тормыш без уйлаганча гына бармый: инде 2015 елда тугызъеллык мәктәбебез башлангыч мәктәп итеп үзгәртелде. 25 нче хезмәт елымны 25 км ераклыктагы башка авыл мәктәбендә дәвам итәргә туры килде. Монда мин математика гына укытам. Хәзер география укыткандагы белемнәрне һәм тәҗрибәне математика дәресләрендә кулланам.
Комментарийлар