Бу атнада Татарстанда -12 градуска кадәр суыта
27–28 ноябрьдә термометр баганаларын -4 тән -9 градуска кадәр күрсәтәчәкләр.
Көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр суытачак, бу көннәрдә һаваның максималь температурасы 0..-5 градустан да югары булмаячак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булуы мөмкин, юлларның аерым өлешләрендә бозлавык көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 29 һәм 30 ноябрьдә республиканың аерым районнарында бераз юеш кар явачак. Төнлә -4 тән -9 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, көндез термометр баганалары +1..-4 градус күрсәтәчәк. Җомга көнне Татарстанның көнчыгышында аязган вакытта -12 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.
Казан мэриясе сайты материаллары буенча
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар