Логотип Магариф уку
Цитата:

Чынга ашкан хыялым

Гөлнара Рафис кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 7 ел.Урамда бер төркем балалар. Араларыннан бер кыюрак кыз: “Әйдәгез, “укытучы-укытучы” уйныйбыз,...

Гөлнара Рафис кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 7 ел.


Урамда бер төркем балалар. Араларыннан бер кыюрак кыз: “Әйдәгез, “укытучы-укытучы” уйныйбыз,” - дип балаларны эскәмиягә тезеп утырта. Аларга бер бит кәгазь, ручка өләшә. Үзе ясаган тактага акбур белән бу кыз хыяллана-хыяллана нәрсәдер яза. Балалар яза белмәсәләр дә, кыз артыннан күчереп язган булып утыралар. Соңыннан кыз дәфтәр битләрен җыеп, билгеләр куя. Бу аның иң яраткан шөгыле. Ә иң кызыгы шунда - ул аларны үзе ясаган журналга төшерә...


Кечкенә, хыялый “укытучы” кыз мин идем. Балтач районы Карадуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ТГГПУның чит телләр бүлегенә укырга кердем. 2007 елда диплом алганнан соң, Арча районы Хәсәншәех мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә урнаштым. Шулай итеп мин мәктәп тормышына укытучы буларак аяк бастым.


Замана гел алга атлый, ул укытучы алдына яңадан-яңа таләпләр куя. Ул аның нинди фән укытучысы икәнен дә, яшен дә, дәрәҗәсен дә, белемен дә исәпкә алмый, авыл һәм шәһәр укытучысына да бүлеп карамый. Укытучы нинди генә югарылыкта булуга карамастан, компьютер технологияләрендә, электрон журналларны, дневникларныда, мультимедиа проектор һәм интерактив тактаны да үзләштерергә өлгерде. Минем уйлавымча, замана таләпләре барлык укытучыларга да бертөрле, әмма шәһәр, район мәктәпләрен гади авыл мәктәбе белән бер калыпка салып чагыштыру дөреслеккә туры килми. Беренчедән, яна замана таләпләре, яңа технологияләр авылга шәһәргә караганда соңрак үтеп керә. Икенчедән, авыл мәктәпләрен финанслау дәрәҗәсе дә шуның кадәр генә. Шуңа күрә авыл укытучысына замана укытучысы дәрәҗәсе өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Саф татарча укытып, русча БДИ бирдергәндә, Россия күләм үткәрелгән конкурсларга, олимпиадаларга әзерләгәндә, шәһәрнең югары уку йортларына кертергә ярдәм иткәндә авыл укытучысының роле бик зур. Дәүләтебез менә шушы авыл укытчылары өчен кечкенә генә булган үзенчәлекләрне исәп алсын, аларны тиешле дәрәҗәдә бәяләсен иде.


 Яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң ул?


 Минемчә, яңа заман авыл укытучысы әлбәттә мин алда санап үткән барлык таләпләрне дә үтәргә һәм иң мөһиме шушы замана шаукымы астында үзенең төп үзенчәлеген – гади укытучы икәнен онытмаска тиеш. Гади укытучы кем соң ул? Ул балаларның “әнисе”, авыр вакытта ярдәмчесе, кирәк чакта серләрен уртаклашучы, дусты, яңа белем дөньясына ишекләрне ачучы, үз фәненә кызыксындыру уятучы зур хәрефләр белән язсак, КЕШЕ ул.


Кызганычка каршы, бу профессия көннән көн үзенең дәрәҗәсен югалта бара. Элегерәк укытучы кеше зур хөрмәткә, абруйга ия булган. Авылда укытучыга “безнең остазыбыз, мөгаллимебез, без аның шәкертләре,”- дип хөрмәт итеп, изге җанлы кеше буларак искә алалар.Бүгенгесе көндә бездә, Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырендәге юлларга тап төшермәслек балаларның яраткан мөгаллимәләре булып калсак иде. Мин яшь булсам да, минем яшьтәге кешеләрнең дә укытучыларга карата карашы бөтенләй башкача. Бу бәлки яшь үзенчәлегенә дә, заманага да бәйле түгелдер, ләкин бу проблема мине бик борчый, рәнҗетә дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ләкин нинди генә каршылыклар, шартлар булса да, мин үз һөнәремә тугры калырмын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ