Логотип Магариф уку
Цитата:

Дуслык күпере

(Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичә үрнәге)Лилия Хафизова,Балтач районы Сосна төп гомуми белем мәктәбенең беренче квалификация категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесеГомуми белем бирү о...

(Халыклар бердәмлеге көненә багышланган кичә үрнәге)
Лилия Хафизова,

Балтач районы Сосна төп гомуми белем мәктәбенең беренче квалификация категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе


Гомуми белем бирү оешмаларында төрле милләт балалары белем ала. Аларның дус, тату, бердәм булып яшәвендә сыйныфтан тыш чараларның әһәмияте зур. Гомумән, әлеге чаралар укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртергә ярдәм итә. 4 ноябрьдә илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Игътибарыгызга әлеге истәлекле көн уңаеннан III – V сыйныф укучылары өчен әзерләнгән кичә үрнәген тәкъдим итәбез.


Бәйрәм үткәреләсе зал төбәгебездә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешен, бәйрәм-йолаларын чагылдырган материаллар белән бизәлә.


(Тантаналы көй яңгырый.)


1 нче алып баручы. Без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләшергә җыелдык. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!


2 нче алып баручы. Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия. Моннан күп еллар элек, башкалабыз Мәскәүнең, димәк илебезнең иминлеген, халыклар бердәмлеген саклап калу өчен, руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар илбасарларга каршы иңгә-иң торып көрәшкән.


1 нче алып баручы. Төрле милләт вәкилләренең илебез иминлеген саклап берләшүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы  дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын ачык чагылдыра.


2 нче алып баручы. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиешбез.


(Тантаналы көй кабатлана.)


Укучы. Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!


Укытучы.


Карап тормый ара еракка,


Дуслар килә безгә кунакка.


Дуслык – безнең тормыш үзәге,


Дуслык – безнең тормыш бизәге.


(Залга татар, рус, башкорт, мари, удмурт, керәшен халык киеме кигән балалар керә. Алар төрле телләрдә исәнләшәләр.)


– Исәнмесез!


– Здравствуйте!


– Хаумыхыгыз, дустар!


– Салам лийже!


– Зечбуресь!


– Арумы сез, карендәшләр!


 («Дуслык турында» дигән җыр (Р.Корбан сузләре, М.Минһаҗев музыкасы) башкарыла.)


Укытучы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Сабантуй элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана. «Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала», – диләр алар.


Балалар (бергә).


Без – бер илнең балалары,


Барыбыз да дуслар без.


Татарлар, удмурт, марилар,


Башкорт, керәшен, руслар без.


Татар кызы.


Без – татарлар! Шушы исем белән


Жирдә яшәү үзе зур бәхет,


Яшибез без туган җиребездә,


Бар халыклар белән берләшеп.


Рус кызы.


Наш Татарстан


Дружбой славится,


Нам жить в Татарстане


Очень нравится.


Башкорт егете.


Ут күршеләр булып яшик гөрләп,


Охшаш безнең телләр, гадәтләр.


Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,


Уртак булсын матур теләкләр.


Удмурт егете.


Милли киемнәр киеп,


Йөрибез җырлап-биеп.


Атадык без бу бәйрәмне


Дуслык күпере диеп,


Дуслык бәйрәме диеп.


Мари кызы.


Кайсы якта яшәсәк тә,


Чикләр юктыр дуслыкка.


Дуслык булса янәшәдә,


Дошманлык чыгар юкка.


Керәшен егете.


Торсак та без төрле җирләрдә,


Без яшибез дуслык илендә;


Сөйләшәбез төрле телләрдә,


Аңлашабыз дуслык телендә.


«Дуслык” викторинасы уздырыла.


Сораулар.


1. Татарстанда, татарлардан кала, иң күп санлы милләт кайсысы? (Руслар.)


2. Кайсы баш киемен кимәгән булсалар, борынгы рус хатын-кызларына зур хурлык саналган? (Яулык.)


3. Түбәтәйнең башкача атамасы ничек? (Кәләпүш.)


4. Ат сөтеннән ясалган, сәламәтлек өчен файдалы булган әчемлек – кымыз – кайсы милләт халкының милли эчемлеге санала? (Башкорт халкының.)


5. Кайсы халыкның борынгыдан килгән йоласы буенча, кияүгә китәсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган? (Керәшен татарларының.)


6. Гөслә, волынка, ике кыллы скрипка, сыбызгы – болар кайсы милләт халкынын яраткан уен кораллары? (Мари халкының.)


7. Яз көне уздырыла торган борынгы Яңа ел бәйрәме ничек атала? (Нәүруз.)


Алып баручы.


Безнең дуслыкка дан жырлый


Зирәк халык мәкале.


Кем күбрәк мәкаль белә,


Көч сынап карыйк әле.


Мәкальләр.


Кош – канаты белән, (кеше дуслык белән көчле).


Дустың булмаса – әзлә, … (тапсаң югалтма).


Күмәк күтәрсә, … үлне күчерер).


Ялгыз агачны (җил сындыра).


Непобедимая наша страна ... (дружбой народов скреплена).


Потому нам хорошо живётся, … (что дружба народов у нас ведётся).


Җиде йортның телен бел, ... (җиде төрле белем бел).


Алып баручы.


Калфак, яулык, шәл һәм камзул –


Болары безгә таныш.


Сөйләгезче, кайчан туган


Татарча читек-кәвеш?


Укучы (татар киеменнән).


Борын-борын заманнарда


Болгар иле булган, ди.


Безнең борынгы бабалар


Шушы илдә торган, ди.


Ул бабайлар әйбәт күннән


Читекләр теккәннәр, ди.


Читек киеп, илләр гизеп,


Сәүдә дә иткәннәр, ди.


Шушы нәни читек аша


Танылган, ди, халык та,


Хезмәт сөю бабайларга


Китергән, ди, байлык та.


2 нче укучы. Мари халкының хезмәт яратучы, җырлы-моңлы халык икәнен беләбез. Иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Тал чыбыгыннан, юкәдән үреп, җиһазлар ясыйлар. Агачны юнып, нәфис бизәкләр ясарга һәм чигү чигәргә яраталар. Матур итеп бииләр дә әле алар. Безгә марича биеп күрсәтмәссезме икән? (Мари халык биюе башкарыла.)


3 нче укучы. Халыклар дуслыгы… Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын элек-электән рухландыра, аларга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы бирә. Рус әдәбияты – халыклар дуслыгына дан жырлаучы әдәбият. Хәзер рус халык җырын тыңларбыз. (җыр башкарыла.)


4 нче укучы. Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары булып курай санала. Ә башкорт кызы безгә матур бию алып килгән. (Башкорт халык биюе башкарыла.)


Күмәк уен.


(Тел байлыгын тикшерү өчен, мондый бирем тәкъдим ителә: залда утыручы укучылар ике командага бүленә, аларга сүзләре “адашкан” ике шигырь тәкъдим ителә. Укучылар шушы сүзләрдән шигырь юлларын дөрес итеп җыярга тиеш булалар.)


1. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,


Дөньялар имин торса.


Авырлыкларны кичәрбез,


Дуслык күпере булса.


2. Үстергән дә безне чын дуслык,


Көч биргән дә безгә чын дуслык.


Дуслык булса, яшәр гомергә


Бөтен җир шарында тынычлык.


5 нче укучы. Удмурт халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда удмурт авыллары, мәктәпләре дә бар. Удмурт кызы безгә шигырь алып килгән. Рәхим итеп, шуны тыңлагыз. (Шигырь укыла.)


6 нчы укучы. Керәшеннәр гомер-гомергә, тырышып хезмәт итү белән бергә, күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле. (Такмаклар башкарыла.)


Алып баручы. Бәйрәм сый-нигъмәтсез узмый. Әйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк.


Татар кызы.


Безнең татар апалары


Пешерә баллы чәк-чәк,


Авызга кабуга әри –


Телең йотмыйсың чак-чак.                              


Рус кызы.


Ох, какие вкусные


Блинчики у нас,


От чистого сердца


Испекли мы для вас.


Удмурт кызы.


Тантаналы мәҗлесләрдә


Бәлешнең урыны түрдә,


Көн саен ашап торсак та,


Кире какмабыз бер дә.


Мари кызы.


Мари урманы – наратлык,


Наратлыкка кил әле.


Монда үсә гөмбәсе дә,


Мүк җиләге, кара җиләк,


Тәмле нарат җиләге.


Керәшен кызы.


Бик затлы ризык санала


Бездә яфрак бөккәне.


Яратып ашасаң әгәр,


Рәхмәт әйтеп кит, яме.


Башкорт кызы.


Алып килдем сезгә, дуслар,


Күчтәнәчкә башкорт балы:


Чәчәк балы, юкә балы –


Безнең бал ул бик шифалы.


Гәрәбәдәй якты булсын,


Мәңге булсын дуслык балы!


1 нче укучы.


Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,


Дуслар кирәк һәрбер кешегә.


Дуслык булса, тормыш күңелле,


Уңай була һәрбер эшең дә.


2 нче укучы.


Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,


Төрле-төрле милләт булсак та,


Тик бер безнең Туган илебез,


Тик бер безнең Туган җиребез.


3 нче укучы.


Бердәмлекнең көче океан,


Океаннан да хәттә көчлерәк.


Без күтәргән дуслык байрагы


Гасырларга барыр җилфердәп.


(Шигырьләр укылганда, төрле төстәге тасмалардан “Дуслык күпере” төзелә.)


Алып баручы. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы.


Укытучы. Без киләчәгебезне туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз.


Барысы бергә. Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч.


(Дуслык, бердәмлек турында күмәк җыр башкарыла.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, ноябрь санына Әниләр көненә класстан тыш чара сценариен бастыру планлаштырыла Автор: admin

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ