Эндәш сүзләр
Гүзәлия Вәлиева,Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру, аларны сөйләмдә урынлы куллануга и...
Гүзәлия Вәлиева,
Балтач районы Сосна төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру, аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
Бурычлар:
– эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү өчен шартлар тудыру;
– эндәш сүзләрне сөйләмдә куллануны гамәли яктан ныгыту;
– якташ шагыйрьләребез иҗаты аша туган авылны, туган якны ярату хисе тәрбияләү.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, әхлак тәрбиясе.
Җиһазлау һәм материал: Татар теле. 7 сыйныф. Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: Татар. китап нәшр., 2014; якташ язучыларыбыз китапларыннан күргәзмә, карточкалар, проектор, презентация.
Дәрес тибы: яңа белем, күнекмәләр булдыру.
Дәрес барышы
I. Белем алуга уңай омтылыш булдыру
Максат: сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Бурыч: дәрескә кызыксыну уяту.
1. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2. Шигырь тыңлау, темасын билгеләү.
Укытучы.
Җиргә кабат язлар килде,
Былбыллар кайтыр инде;
Үз телендә туган җиргә
Саумы, дип әйтер инде.
Кайтыр да куанычыннан
Күкләргә ашар инде.
Сагындым, туган җирем, дип,
Җыр белән дәшәр инде. (Гарифҗан Мөхәммәтшин)
– Укучылар, мин дәресне якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшинның шигыре белән башладым. Шигырь нәрсә турында? (Җаваплар тыңлана.) Бүген без якташ шагыйребезнең иҗаты белән тулырак танышырбыз.
Укучылар, районыбызда туып үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән тагын кемнәрне беләсез? (Көтелгән җавап:
Ф.Шакирова, Э.Закирова, Ч.Габделганиева, Р.Ибраһимова, Р.Мостафин һ.б.)
II. Белем-күнекмәләрне актуальләштерү
Максат: эзләнү, тикшеренү аша дәреснең темасын, максатын билгеләү.
Бурычлар:
– шигырьдән эндәш сүзләрне дөрес таба алуларына ирешү;
– эндәш сүзләрнең җөмләдәге урынын дөрес билгели алуларына ирешү.
Укытучы. Ә хәзер слайдта язылган шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Алар нинди сүзләр икән? (Г.Мөхәммәтшинның «Киселгән агач төбе янында уйлану» шигыре тәкъдим ителә.)
– Нинди сүзләр калын хәрефләр белән язылган? (Дустым, күңелем, дускай, кешеләр. Автор аларга эндәшә.)
– Бу сүзләрне без ничек атарбыз? (Эндәш сүзләр.)
– Укучылар, димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? (Эндәш сүзләр.)
– Әйдәгез, дәреснең максатын да билгелик. Нәрсәләр эшләрбез? (Укучылар җавап бирә. Соңыннан укытучы җавапларны тулыландыра.)
Нәтиҗә. Эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга өйрәнербез. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыкларбыз.
III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру
Максат: эндәш сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру.
Бурычлар:
– эндәш сүзләрнең җөмләдәге урынын билгеләү;
– эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыклау.
Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне күчереп язарга, эндәш сүзләрне табарга, асларына сызарга. Сезнеңчә, бу шигырьләрнең авторы кем?
1. Әй каеннар, сердәшләрем,
Дусларым, танышларым,
Күңел җылымның күпмесен
Мин сезгә багышладым!
2. Әй тамчылар, тамчылар,
Сез, мөгаен, таңчылар.
(Укучылар биремне мөстәкыйль башкаралар.)
– Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында килгән?
– Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелган?
Нәтиҗә. Шигырьләрнең авторы – якташ язучыбыз Г.Мөхәммәтшин. Эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килергә мөмкин. Алар ике яктан өтерләр белән аерыла, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә, эндәш сүздән соң өндәү куела.
– Укучылар, автор бу шигырьдә нәрсәләргә эндәшә? (Каеннарга, кырларга, тамчыларга.)
– Алар безгә җавап бирә аламы? (Җаваплар тыңлана.)
– Мондый сүзләр сынландыру, риторик эндәш, риторик сорау була. Аларга җавап таләп ителми. (Терминнар дәфтәрләргә язып куела.)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Бирем. Карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укырга һәм таблицаны тутырырга. Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын аңлатырга. (Г.Мөхәммәтшинның «Әле дә син бар, туган ягым» шигыре тәкъдим ителә.)
Тулысынча.
Комментарийлар