Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшем белән бәхетле мин

Миләүшә Әнвәрша кызы ӘХМӘТҖАНОВА,Апас районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 17 ел. Авылыбыз  табигатьнең  матур җирендә урнашкан. Бормаланып аккан...

Миләүшә Әнвәрша кызы ӘХМӘТҖАНОВА,

Апас районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 17 ел.


 Авылыбыз  табигатьнең  матур җирендә урнашкан. Бормаланып аккан Зөя елгасы, урманы дисәң, терәлеп торган урманы. Авылыбыз уртасыннан шома асфальт юл уза. Нәкъ авыл уртасында яна гына төзелгән мәдәният йорты, китапханә,  ике катлы мәктәп.


Һәр укытучының эш тарихы үзенчә языла.  Мин Биеш мәктәбенә 2002 елда, Казанның 13 нче номерлы мәктәбендә биш ел татар теле һәм әдәбиятын укытканнан соң кайтып урнаштым. Ул елларда  мәктәптә информатика кабинетына теләгән укучы да,  укытучы да кереп компьютерда эшләргә өйрәнә, эшли ала иде.  Күп кешенең  өендә копьютерлар юк иде бит.


Мәктәптә һәр укытучының шәхси компьютеры бар, сыйныф бүлмәләре электрон такталар белән тәэмин ителгән. Мәктәптә һәр укучы һәм укытучы чыбыксыз  интернет челтәреннән куллана ала, электрон китапханә, электрон дәреслекләр хәзер укытучы өчен дә, укучы өчен дә ят нәрсә түгел. Мәктәптә укыйсы, үзе теләгән фәнне өйрәнәсе килгән укучы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мондый хәзинә булганда, өйрәнү һәм белергә омтылу бары тик кешенең үзеннән генә тора. Балаларыбызга боларның барысын да өйрәтергә тырышабыз, мәктәптә булган җиһазлар һәрвакыт кулланышта.


Хәзерге заманда укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, зур батырлык дип әйтер идем. Чөнки укытучының авыл мәктәпләрендә дә дәрәҗәсе кимеде, тәрбияле ата-аналар һәм балалар саны саекты, тырышлыгы, укырга теләге зур булган укучылар күпкә азайды. Бер яктан мәктәп, икенче яктан гаилә, өченче  яктан тирә-юнь, интернет тәрбияли балаларны. Елдан-ел авыр табигатьле балалар килә мәктәпләргә. Ләкин мин укытучы! Шуңа да бөтен уем, хыялым белән мәктәп, балалар язмышына битараф калмаска тырышып яшим. Балалар - безнең киләчәгебез. Мәктәбебездә беркайчан да кыңгыраулар чыңы тынмасын, класслар буш калмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ