Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшем белән бәхетлемен!

Рузилә Рәүфәт кызы ГЫЙМАДИЕВА,Минзәлә районы Тауасты Байлар төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы. Эш стажы  - 22 ел.Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып я...

Рузилә Рәүфәт кызы ГЫЙМАДИЕВА,
Минзәлә районы Тауасты Байлар төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы. Эш стажы  - 22 ел.

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса.


Сабый балага, тормыш ваклыклары арасында  югалмасын өчен, туры  юл  күрсәтеп, дөньяны танып  белергә ярдәм итүче кеше  ул укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы  җир кебек, ә укытучы аңа  белем  орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең  җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә.


 Укытучы  хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Еш кына укытучыны сынчы белән чагыштыралар. Тик кеше баласы мәрмәр дә, балчык та түгел, аннан тиз генә ни теләсәң шуны әвәләү мөмкин түгел. Укытучының бурычы – кечкенә генә шәхестә үзенчәлекле, индивидуаль сыйфатларны күрә белү, аларга иҗади якын килеп, киләчәктә шофер, галим, табиб һәм башка һөнәр ияләрен, ә иң мөһиме зур хәрефтән башланган кеше тәрбияләү.


Мин укытучы нинди булырга тишлеген  тиз генә күз алдымнан уздырдым.


Авыл укытучысы”! Нинди соң ул? Аңа нинди бурычлар йөкләнгән? Белем бирергә вакыты җитәме? Барысын да эшләп өлгерәме?...


Әйе, авыл укытучысына икеләтә авыррак. Ул – универсал. Чөнки, аның  үзенең гаиләсе, балалары, тормыш иптәше, сарай тулы мал-туары, кош-корты, бакчасы тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Аннан  тыш көтүгә чыгу дисеңме, юл кырын чабарга йорүме, сайлауларда  агитатор, комиссия рәисләре, әгъзалары булумы, терлекләргә яфрак-азык әзерләү дисеңме? Барысына да җитешә  ул – авыл укытучысы!


Әйе, хәзер зарланырлык түгел, авыл мәктәпләрендә дә барлык шартлар да тудырылган. Безнең мәктәбебез дә заманча эшләнгән зур бинада урнашкан, анда интернет челтәре, ноутбук, проектор, китапханә, җиһазландырылган спортзал, сәламәт туклану өчен уңайлы ашханә, бина эчендәге бәдрәфләр һәм башкалар…


Шуларның барысын да, үз эшен яратып, теләп башкарган, балаларны яраткан кеше генә җитешә һәм булдыра ала.


Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үскәч, мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. Кечкенә вакытта барлык бәләкәй кызчыклар да укытучылы уйный һәм күбесе үскәч укытучы булам, дип хыяллана. Минем дә шул теләк көчле булгандыр инде, җаваплы, тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы булган хезмәт юлыма — 22 ел тулганы сизелми дә үтеп киткән. Үз эшемне дөрес сайлаганмындыр дип уйлыйм. Хәзерге көндә “Мин эшем белән бәхетле”, дип горурланып әйтә алам. Бәхетлемен, нәни балаларым белән  көн саен балачагыма  кайтам, бәхетлемен, һәр нәниемә һәр кон нинди дә булса яңалык, белем бирә алам, бәхетлемен, үзем укыткан укучыларым белән горурлана алам! Мин укучыларым белән бергә  яшим, укучыларым  турында иң якты уйлар белән уянам  һәм йокларга ятам. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул укытучы. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара.


 Еллар бер-бер артлы үтеп китәрләр. Мәктәп еллары да артта калыр.Бервакыт мин дә аллах теләсә лаеклы ялга чыгармын. Укучыларым да мәктәп тәмамлагач, төрле уку йортларына таралышырлар.  Ничек кенә булмасын мәктәп хәтирәләре, бергә булган минутлар, шуклык-шаярулар гомергә истә калыр, онытылмас! Нарасый күңеленә без чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ