Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе – көн тәлабе

Нина ФЕДОРОВА,Кайбыч районы, Иске Тәрбит урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы – 28 елШәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең роле бик зур. Ә уйлап карыйк әле, нәр...

Нина ФЕДОРОВА,


Кайбыч районы, Иске Тәрбит урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик эш стажы – 28 ел


Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең роле бик зур. Ә уйлап карыйк әле, нәрсә соң ул әхлак? Моны, әлбәттә, төрлечә аңлатырга була. Минемчә, әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, яшәү рәвешендә билгеле бер тәртипкә салынган бик кирәкле сыйфат. Ул үз эченә намус, вөҗдан, оялу һәм башка шундый асыл, матур хисләрне ала. Бу хисләр дөньяны танып белү процессына да үтеп керәләр һәм балаларның кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.


Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бу очракта укытучының да өлеше зур, дип саныйм. Мин инде 28 ел авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим, дәресләремдә әхлак тәрбиясенә зур әһәмият бирергә тырышам, чөнки хәзерге балалар күп очракта яхшыны яманнан аера алмый, әхлак турында тискәре тәҗрибә туплый, ә бу исә аларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга илтә, бәхетсезлекләр тудырырга мөмкин. Менә шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча  игътибар итәргә кирәк. Мин әдәбият дәресләрендә төп бурыч итеп укучыларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, аларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булуына ирешү, балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү, гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләүне куям. Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченэ ала. Кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, бу мөнәсәбәтләрдән читтә кала алмый. Кызганыч ки, бүгенге балаларга  әхлак тәрбиясе җитеп бетми, дип саныйм мин, чөнки бүген авыл баласы да хезмәтнең әһәмиятен аңлап бетерми. Хәзерге балалар әти-әнисенә йорт эшләрендә булышу урынына күбрәк телефон, ноутбук артында уеннар уйнауны, контакт челтәрендә утыруны кызыграк дип таба. Соңгы айларда гына да газета битләреннән ешь кына Казанда башка милләт кешеләрен, аеруча студентларны үтерү турында язмалар укырга туры килә. Бу бик тискәре күренеш. Димәк, без кайдадыр әхлак тәрбиясен бу балага биреп җиткермәгәнбез. Башка милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, милли хисләрне ихтирам итү – укучыларның әхлагында аеруча әһәмиятле фактор. Укытучы тарафыннан төрле милләтләрнең тарихында булган вакыйгаларны дөрес  яктырту да уңай нәтиҗә бирә дип саныйм мин. Без, укытучыларга, җиң сызганып укучыларда тәртиплелек, җаваплылык, ихтирамлылык, тугрылык,әдәплелек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк. Милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцибын үзләштергәндә генә, чын интернационализмның бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә булуын аңлатканда гына без бүгенге яшь буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы кешеләр күрербез.


Укучыда әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә тагын бер мөһим юнәлеш бар, ул – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыра. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, хөрмәт  хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да зур роль уйный. Бу мәсьәләдә дә әле проблемаларыбыз, эшлисе эшләребез бихисап, дип саныйм мин. Соңгы елларда балалары тарафыннан кыерсытылып яшәүче ата-аналар байтак. Шуларның күбесен, сыеныр урыны булмагач, ирексездән картлар йортына урнаштыралар.  Нилектән безнең газизләребез күз яшьләренә буылып, кадер-хөрмәттә яшисе урында, урамда яшәргә мәҗбүр соң? Уйланырлык проблемаларыбыз байтак әле безнең. Дисциплина һәм тәртипллелек тәрбияләү өчен укучылар белән шәхси эш алып бару мөһим. Шуны онытмаска кирәк: әхлаклылык – кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргэ тиеш без.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ