Логотип Магариф уку
Цитата:

Елларым һәм юлларым

Мөхәммәт Сабур улы ГАЙНЕТДИНОВ,Сарман районы Шәрләрәмә төп мәктәбенең физика һәм математика укытучысы. Эш стажы - 27 ел.Бер генә аңлатмалы сүзлектә дә табылмаган термин бар, ул - авыл укытучысы. Нәкъ...

Мөхәммәт Сабур улы ГАЙНЕТДИНОВ,
Сарман районы Шәрләрәмә төп мәктәбенең физика һәм математика укытучысы. Эш стажы - 27 ел.

Бер генә аңлатмалы сүзлектә дә табылмаган термин бар, ул - авыл укытучысы. Нәкъ менә авыл укытучысы. Шәһәр укытучыларыннан аермалы буларак, авыл укытучысының бар тормышы авылдашлары арасында уза. Аның кылган эш-гамәлләренә “ул бит укытучы” дип бәя бирәләр. Шушы ук халәт аның балаларына да кагыла


Мин инде 27 ел төгәл фәннәр укытам. Ләкин фәнни белем белән генә чикләнгән дәрес җансыз, күңелсез һәм еш кына файдасыз булырга да мөмкин. Дәреснең иң фәнни өлешен тәрбияви итә белсәң генә, син үзеңнең граҗданлык бурычыңны үтәгән дип саный аласың. Фәнне яраттыра, үзенең дәресләрен тәрбияви югарылыкта уздыра алган, балалар ышанычын, теләктәшлеген яулаган укытучы гына бәхетле була, укучыларна бәхет ачкычы бирә ала. Яңа информацион технологияләр, компьютер һәм интернет Non-stop режимында дәрес бирү –болар заман таләбе. Әгәр дә бүген минем белән үзем укытып чыгарган укучыларым - колегаларым эшли икән, мин бәхетле. Мин ана телемдә, саф татар телендә дәрес бирә алуым белән, күңелемнең җылысын балаларга бирә алуым белән бәхетле. Шушы елларда купме укучылар укытучы һөнәрен сайлады. Кайда гына эшләсәгез дә: Юлтимер һәм Актаныш, Әлмәт һәм Чаллы, сез барыбер минем укучыларым, минем хезмәт җимешем.


Авыл укытучысы. Мәктәп һәм методик, күп вакытта уку-укыту проблемалары белән ул ялгыз кала. Олы шәһәр мәктәпләрендә бер үк фән буенча дублер укытучы бар. Ул аның белән киңәшләшә, фикер алыша ала. Ә авыл укытучысы исә бу форсаттан мәхрүм, аның өстенә ул әле берничә фән укытырга мәҗбүр, ул универсаль. Авыл мөгалименең дә театрларда йөрисе, профессиональ белемен үстерү өстендә эшлисе килә. Ләкин вакыт кытлыгы, тормыш катлаулыгы бик күп хыяларга киртә булып тора. Урта мәктәп булып эшләп, соңгы берничә елда бу статусын югалтса да, коллектив бик тату, дус. Мәктәп 3 авылга хезмәт күрсәтә.


Ирексездән үземне укыткан укытучыларым искә төшә. Нөркәй мәктәбендә белем биргән Гөлҗәүһәр апа... Кич белән интернатка безнең янга килеп, Украинада детдом директоры булган чагыгыздагы үзегезнең укучыларыгыз белән горурланып сөйли, безгә аларның хатларын укый идегез. Кайдан гына килми иде алар: Ерак Көнчыгыш, Урал, Себер, хәтта чит илләрдән дә. Бәйрәм открыткаларын да колачлап ала идегез. Сездәге кешегә булган ихтирам, ышаныч, оптимистик караш хәйран калырлык иде.


Институт елларында, еврей милләтеннән булсалар да, татар халкына аеруча зур ихтирам белән караган Капустина Татьяна Васильевна, Иосиф Львович Штейнберглар; деканыбыз Шайхенур Габдулхакович Хафизов - сез өйрәттегез мине киң мәгънәсендә укытучы булырга, мин рәхмәтле барыгызга да. Россия Федерациясе һәм Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы Грамоталары, “Образование” милли проектында 2 тапкып җиңүгә ирешү, 2 тапкыр “Одаренные дети-будущее России” энциклопедиясенә керү, 2 тапкыр “За вклад в развитие образование ” медале алу, 2 тапкыр “Наш лучший учитель”гранты алу - болар шуның ачык мисалы түгелме?


Без сезнең белән искиткеч авыр бер чорда - күчеш чорында яшибез. Аның авырлыгы, иң беренче чиратта, укытучыга килеп кагыла. Бөтен бер дәүләтләр , җәмгыятьләр таркалган вакытта да укытучы үзенең кыйбласына, яктылыкка, яхшылыкка ышанычын саклап калырга һәм, иң мөһиме, яшь буында да шул сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Укытучыларның “Алтын кодексына” язылганча: “Укыт, чөнки син укытучы. Гаеп такма, ягъни хөкем итмә, чөнки син судья түгел. Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә.”


80 нче еллар ахырында миңа Владивосток шәһәрендә ирексездән бер вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Сергей Лазо исемендәге китап магазинында ике өлкән яшьтәге украин хатыны дәреслекләр сайлыйлар. Шунда бересе кинәт кенә: “А ты знаешь, я ведь училась у Сухомлинского», - диде. Бер караганда очраклы гына реплика шикелле, ләкин ул аны шундый горурлык, шундый эчкерсезлек белән әйтте. Әгәр дә еллар үткәч, безнең укучыларыбыз үз укытучылары турында шулай дип әйтәләр икән, шуның өчен генә булса да укытучы булып калырга, укытучы булып яшәргә һәм яшьнәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ