Әти-әниләр, сезнең өчен!
Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы,Балтач районы Сосна төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыБаланы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәпнең, гаиләнең иң әһәмиятле бурычы. Бу авыл шартларын...
Балтач районы Сосна төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Баланы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәпнең, гаиләнең иң әһәмиятле бурычы. Бу авыл шартларындамы, шәһәр шартларындамы – иң мөһим проблема булып тора. Балада дөрес әхлакый карашлар һәм төшенчәләр, хис һәм гадәтләр формалаштыруда беренче тәрбияче буларак ата-ана өстенә зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә гаилә членнары арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру – өлкәннәрнең мөһим бурычы.
Ата-аналар, нинди соң без? Шат чырайлымы, миһербанлымы, күңеллеме, әллә күңелсезме? Балагыз сезне бик ихтирам итәргә, сезнең белән горурланырга тели. Сез аларга андый мөмкинлекләр бирәсезме? Баланың саф һәм пакъ йөрәген авыр кичерешләр белән бозмыйсызмы? Сабыегызны игътибар үзәгеннән төшереп, ярдәмсез калдырмыйсызмы? Әгәр алай икән, бала өчен әйләнә-тирәдәге дөньяның матур төсләре тоныклана, көннәр гел бертөслегә әйләнә, ә күңелне балаларга хас булмаган авыр уйлар били. Менә шулай итеп бала кыен тәрбияләүчеләр рәтенә килеп эләгә.
Бөтенесе дә бездән, ата-аналардан тора. Без, өлкәннәр, гаиләдә нинди үрнәк күрсәтәбез, бала шундый булып тәрбияләнә. Ә хәзер ике дус малайның, мәктәп янында басып торган классташ балаларның, йөрәк тибешен тыңлап карыйк әле. Аларның берсе – пөхтә киенгәне һәм шат күңеллесе, икенчесенең шапшак, ябык һәм төсе киткән иптәшенең хәсрәтле йөзен күреп кайгыга калган. Ни булган соң?
“Борчылма, Марат, – дип иптәшен юата, шат күңелле малай Самат. – Син Нурия апага юкка дорфа сүз әйттең. Сиңа шундук гафу үтенәсе иде дә, ә син.. беләсеңме, әйдә, безгә киттек. Бездә бик күңелле!” Ул бер мәлгә сүздән туктап кала, нәрсәдер исенә төшергәндәй була, аннары үз-үзенә бик ышанган һәм шат кыяфәттә:” Бездә сиңа ярдәм итми калмаслар. Аңларлар. Син курыкма гына” , –дип өсти. Аннары горур төс ала да: “Син белмисең әле, минем әтием белән әнием бөтен дөньясында иң әйбәт кешеләр”, – ди.
“Иң әйбәт кешеләр дигәннәре ничек була икән? Минекеләр кебек түгелдер инде”. Маратның күз алдына өйләре килеп басты һәм ул төшендә күргән шикелле, дустының: “Курыкма инде, гаебеңне таны да – бетте-китте”, – дигән сүзләрен ишетә.
“Гаебемне таныргамы?” – дип уйлый Марат, куркып. Бик ансат ди сиңа. Гаебеңне таны, имеш. Моның өчен миңа ни буласын аңламый шул ул. Күз алдына да китерми. Минем әтине күргәне юк әле аның. Әтисе кичә: “Тагы мәктәпкә чакырсалар, муныңны борырмын”, – дигән иде, һәм Марат белеп тора, вәгъдә иткәнен эшли әтисе. Малай караңгы өйалдын, салкын баскыч төпләрен һәм әнисенең күз яшьләрен исенә төшерә. Әтиләре исергәч, өйдән куып чыгаргалый. Самат шуны аңлый аламы соң?
Менә алар бергәләп баралар. Әйдәгез, аларга иярик тә без балаларның ничек яшәүләрен, ни өчен аларның йөрәге төрлечә типкәнне, әйләнә-тирәдәге дөньяны, аларның ни өчен төрлечә кабул итүләрен карыйк. Менә без башта Самат бүлмәсендә. Кечерәк кенә бүлмә, җиһазлары да затлыдан түгел, стенада төрле картиналар, язу өстәле. Дуслар Самат ясаган самолёт моделен карап торган арда, эштән әнисе дә кайтып керде.
Япь-яшь, мөлаем йөзле һәм нәкъ Саматка охшаган бер хатын икән. “Ә кунак бар икән! – дип сәламләде ул Маратны. – Утыр, әйдә, бер дә тартынма, хәзер менә ашап та алырбыз”.
Шулай итеп Марат бу көнне һәм кичне иптәше гаиләсендә үткәрде. Аңа кыен да, уңайсыз да булмады, бергә рәхәтләнеп көлде, бүген мәктәптә булган күңелсез вакыйганы да онытып җибәрде. Саматның әнисенең чит кеше икәнен дә онытты. Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады, һәм Саматның әтисе кайтып керде. Ул Маратның күңелен бик тиз җәлеп итте. Ул һаман хәрәкәттә, малайларга колак ишетмәгән кызыклы хәлләр турында сөйли, уеннар оештыра. Инде чыгып китәр алдыннан, әтисенең алъяпкыч бәйләп, табын җыештырганын, хатынына кызу-кызу нидер сөйләгәнен күрде. “Менә иң әйбәт дигән әти-әни нинди була икән... Чыннан да шулай була торгандыр шул”, – дип уйлады Марат, авыр сулап. Саубуллашкан чакта, ул гомерендә беренче тапкыр: ”Рәхмәт сезгә”, – дигәнен сизми дә калды.
Чын гаилә бәхетеннән мәхрүм булган бала аны менә шулай башка кешеләр белән аралашуда табарга омтыла һәм еш кына менә шул аралашуда аның күп кенә сыйфатлары һәм үз-үзен тотышы да үзгәрә.
Менә Саматның ишеге ябылды. Һәм Марат үзенең гадәттәге уйлары, кайгы-хәсрәтләре белән генә калды. Хәзер аңа өенә кайтасы бар. “Ничек каршыларлар бит әле? Тиздән ул үз өйләренең ишек төбенә килеп басты. Эчтә сөйләшкән, ямьсез итеп җырлаган авазлар, стакан чәкешкән тавышлар ишетелә. “Тагын шул”, – дип уйлады Марат усалланып һәм тиргәнеп куйды. Ишектән шыпырт кына керде, күренмәскә тырышты. Бүлмә тынчу, тәмәке һәм аракы исе килә. Соңрак, кунаклар таралышкач, Марат әтисенең теленә ни килде, шуны әйтеп сүккәнен, әнисенең гадәттәгечә үксеп елаганын ишетте. Ул, диваныннан сикереп торды да аларның караваты янына килеп басты. “Әнине рәнҗетәсе булма, – дип кычкырды ул, әтисенең киң җилкәсен төя-төя. – Җибәр, хәзер үк әнине”, – дип кабатлады малай яшь аралаш. Әтисе болай да газапланган, ярсып беткән баласын кыйнап атты.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнеңчә, ничек, әти кешенең аяусыз кулы калдырган күңел ярасы бер төзәлерме? Үсеп зур булгач, ул икенче бер кеше йөрәгенә бәхет китерә, аны талпындыра алырмы соң? Без, ике гаиләдә булып, ике малай һәм алар яши торган шартлар белән таныштык. Ул шартларны чагыштырырлык түгел, алар шулкадәр капма-каршы, хәтта тикшереп торуның да кирәге юк. Киләчәктә бу малайларны мөстәкыйль тормыш көтә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген сабыегыз турында кайгырткан вакытта, үзегезгә дә, үзегезнең яхшы һәм кимчелекле якларыгызга игътибар белән карагыз! Балаларыгызның киләчәге сезнең үзегездәге яхшы һәм начар якларны күрә белүегезгә генә түгел, бәлки үзегезне тота белүегезгә, бөтен вак кирәксез кимчелекләрегезне бетерә алуыгызга һәм яшь буынга үзегез ирешкән яхшы сыйфатларны бирә алуыгызга да бәйләнгән. Шуны онытмагыз, безнең иң беренче бурычыбыз – чорыбызга лаек, саф күңелле, һәртөрле оятсызлык һәм бозыклыклардан азат, тормыш сынауларына бирешми торган кешеләр тәрбияләп үстерү.
Комментарийлар