«Илең турында уйла...» (Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәбият дәресе. V cыйныф)
Миләүшә АНДРЕЕВА,Баулыдагы 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыДәрес темасы. Фатих Кәрим. «Ватаным өчен»Максат һәм бурычлар:1. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат...
Баулыдагы 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы. Фатих Кәрим. «Ватаным өчен»
Максат һәм бурычлар:
1. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, «Ватаным өчен» шигырен укып анализлау.
2. Сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.
3. Сугышчыларның батырлыгын ассызыклау. Туган ил азатлыгы өчен башларын салган батырларга хөрмәт, алар белән горурлану, патриотлык хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү дәресе.
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014.
Җиһазлау: Фатих Кәрим әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, сораулар язылган карточкалар; компьютер, проектор, экран, слайдлар, аудиоязма.
УУГ формалаштыру
Шәхси УУГ: шәхескә хас әхлакый-рухи сыйфатларны аңлый, үзеңә күчереп карый белү.
Танып-белү УУГ: укыганны, тыңлаганны аңлап әйтеп бирү.
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне җиткерә белү.
Регулятив УУГ: үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайлый белү.
Комментарийлар
0
0
Нужная информация, но не скачивается Автор: Гульнур
0
0