Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң гыйлемле Изге Җаннар

Зәрия Гамир кызы ХИКМӘТОВА,Ютазы районы Подгорный төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 31 ел. Укытучы... Авыл укытучысы... Туры юл күрсәтеп, мине гомерем буен...

Зәрия Гамир кызы ХИКМӘТОВА,
Ютазы районы Подгорный төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 31 ел.

 Укытучы... Авыл укытучысы... Туры юл күрсәтеп, мине гомерем буена озата килүче остазларым – ягымлы, ачык йөзле мөгаллимнәрем, тыйнак, әмма бик тә килешле киенгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларым күз алдына килеп баса. Һаман сагынам, һаман юксынам сезне кадерлеләрем... Вакытында тиешле хөрмәт тә күрсәтә алмаганбыздыр инде сезгә!


Авыл халкына белем бирүче генә түгел бит Сез, югары культуралылык үрнәге, өлге булып яшәүче изге җаннар! Сабыйлар өчен иң-иң гыйлемле кешеләр дә, иң-иң матур киенүчеләр дә сез бит ул – авыл укытучылары! Клуб сәхнәләрендә дә, басу-кырларда иген батырлары алдында да җырчы-биюче, нәфис сүз осталарыннан да күркәмрәк  чыгыш ясаучылар да сез ул – авыл укытучылары. Һәр сүзегезнең аһәңен, ым-ишарәләрегезне күңелемә сеңдереп, сезгә охшарга тырышып, сез үзегезне, фәнегезне яраттыра алганга, шушы һөнәрне сайладым да инде, һәм тормышта үз урынымны бик дөрес таптым дип уйлыйм мин. Хәзер үз укучыларым да мөгаллимнәр, араларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бар! Алар бездән кыюрак та, җитезрәк тә, яшьлекләре белән гүзәлрәк тә!


Яңа заман авыл укытучысына хезмәтен уңышлы башкару өчен мөмкинлекләр күбрәк. Шуңа күрә заман шаукымы – компьютерны да иң алдан өйрәнүчеләр – татар теле укытучылары. Хәзерге көндә интернет киңлекләрен иңләп-буйлап гизеп, дәресләргә әзерләнүчеләрнең дә күбесе татар телчеләре. Әмма техника никадәр алга китмәсен, гади авыл укытучысының галәмдәй белем катламнарын үзенә сыйдырган изге җаны, Сездән башка мәктәпне күз алдына китереп булмый!


Конкурс-ярышларның да ниндиләрен генә эзләп табып, катнашмыйсың да, кайсыларында гына җиңүләр яуламыйсың син, тырыш һәм эшчән яңа заман авыл  укытучысы. Республикабызның төрле төбәкләрендә яшәсәк тә, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, күбебез бер-беребез белән  бик танышлар: конференцияләр, шигырь бәйгеләре, һөнәри ярышлар безне очраштырып кына торалар! Башка урыннарда очрашсак та, танып була үзләрен: йөзләрендә ягымлы елмаю балкый, күзләреннән якты нур бөркелә, шаян чаткылар сибелеп китә шул аларның!


Укытучының тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрен зур сабырлык белән башкаручы мөгаллимнәрнең, укучыларымнан аермасын иде илаһым, дип җилкенгән күңелләрен “оптимизация” дигән шөкатьсез сүз нәүмизләндерә, “сезгә эш булмаячак” диюләре бигрәк кыерсыта хезмәттәшләремне! Шулай булса да, алар, йөрәкләрен учларына кысып, балаларым гаепле түгел ич дип, яна-көя, буыннар чылбырын өзмәскә тырышып, белем дигән олы байлыкны киләчәккә ташуларын дәвам итәләр! Ярдәмеңнән ташлама, Ходаем, беребезне дә!


Туган телен барлык галимнәрдән дә яхшырак белүче (иманым камил), аны укучыларына, җанын ярып бирердәй булып, тырышып өйрәтүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары сакта торганда, татар телегез бетә, телне кыскартабыз, дип, Тукай Шүрәлесенең кулларыдай кәкре-бөкре фикерләрен алга сөрүчеләрнең сүзләре өстен чыга алмас!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ