Җуелмаса иде эзкәең...
Лилия Музафар кызы ВӘЛИЕВА, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.Милли мәктәптә рус теле укытуга таләп зур. Икетеллелек турындагы закон онытылып барган...
Лилия Музафар кызы ВӘЛИЕВА, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.
Милли мәктәптә рус теле укытуга таләп зур. Икетеллелек турындагы закон онытылып барган бу заманда рус телен белмәгән кеше – канатсыз кош. Авыл баласы, «калышмыйм» дип, яшәргә өйрәнгән. Шәһәрләр белән беррәттән БДИ биреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, республикакүләм бәйгеләрдә җиңү – минем өчен зур куаныч.
Авыл укытучысының эш алымнары үзенчәлекле. Дәресеңдә фәннәрне тиз үзләштерүче һәм үзләштерүгә сәләте начар укучы утыра. Бу юнәлештә проблемалы укыту системасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Укучыларым проблемаларны күрергә, аларны мөстәкыйль хәл итү юлларын табарга өйрәнәләр. “Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт”, - дияргә яратам шәкертләремә. Сингапур укыту структуралары элементларын теләп кулланам. Балалар саны аз булган очракта төркемгә үзем кушылам. Минем фикерне дә тыңласыннар, ләкин мәҗбүр итеп такмыйм. Рус классикларын укырга тәкъдим итәм. Социаль сайтларда үтә дә примитив дәрәҗәдә рус телен кулланып үзара аралашкан балалар Галиҗанәп Китап һәм саф әдәби тел барлыгын онытмасыннар дим.
Әйе, замана бүтән. Колхозларга алмашка бүген хосусый милекчелеккә нигезләнгән фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Балалар әти-әниләре башлаган эшне дәвам итә алырлармы? Җиргә мәхәббәт ничек тәрбияләргә? Шул сораулар борчый мине. Яңа технологияләр артыннан куып, “җир хуҗасын әзерләүне” онытып җибәрдек түгелме? Бәлки безгә көнбатыш технологияләренең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, үзебезнең халык педагогикасына яраштырып куллану җитмидер?
Мәктәп – авылның җаны да, күңеле һәм йөрәге дә ул. Оптимальләштерү күңелгә курку салды. Ә бит нинди мәктәп! Авыл баласына үзләрен камилләштерү өчен бөтен шартлар тудырылган. “Мәктәп беткәч, авыл бетә...” дип сыкранды өлкән буын. “Күзкәйдә мәктәп калачак”- дигән сүзләр киләчәккә ышаныч уятты. Призедент Программасы нигезендә автобуслы булдык. Башка авыл балаларын коллективка алдык. Аралашу мөмкинлеге арту укучыларыбызга бик ошады.
Замана авыл укытучысы исә үткәндәге күркәм кыйммәтләрне бүгенге яңалыклар белән кушып, авыл киләчәгенә бәрәкәтле сулыш өрүче, дияр идем. Әби-бабайларга интернет аша утка, суга түләүдә ярдәм итү, эшләүче пенсионерларны компьютер серләренә төшендерү – анысы да аның җилкәсендә.
Авылымның һәр сукмагы инде ятланып беткән. Кулыма компьютер сумкасын тотып эштән кайтканда тоташ яшел чирәм үскән тыкрыклар гына күңелгә борчу сала. “Туып үскән җирең Күзкәеңдә җуелмаса иде эзкәең!” - дип дәшәсе килә зәңгәр күктә каңгылдашып очкан кошларга.
Комментарийлар