Кан. Кан әйләнеше
(VIII класста биология дәресе)Розалия ХӨСӘЕНОВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең биология укытучысыМаксат. «Кан. Кан әйләнеше» бүлеген кабатлау, үзенчәлекләрен ачыклау. Укучыларның өстәмә материаллар...
Розалия ХӨСӘЕНОВА,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең биология укытучысы
Максат. «Кан. Кан әйләнеше» бүлеген кабатлау, үзенчәлекләрен ачыклау. Укучыларның өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләрен булдыру; сөйләм телләрен үстерү. Ярыш рухын тәрбияләү; группада эшләү, төгәл һәм тиз җавап бирү күнекмәләрен булдыру; сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү.
Җиһазлар. Карточкалар, хаталы схема һәм рәсемнәр, тестлар, мультимедиа проекторы, компьютер, микроскоплар.
Дәреснең барышы.
Оештыру өлеше.
Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар! Бүген бездә «Кан. Кан әйләнеше» бүлеге буенча йомгаклау дәресе, ягъни без кан төзелеше, кан әйләнеше түгәрәкләре, йөрәк төзелеше һәм эшләү үзенчәлекләрен, кан китү төрләрен, беренче ярдәм күрсәтү ысулларын кабатларбыз. Дәресне ярыш формасында үткәрербез. Сыйныфны бергәләп икегә бүлдек һәм жюри билгеләдек.
1 нче бирем – өйгә бирелгән эш. (Һәр команда исеме, эмблемасы белән таныштыра һәм исемнәренә кыскача аңлатма бирә.)
«Артерия» командасыннан бер укучы. Кан тамырлары безнең бөтен тәнебезгә таралган. Артерияләр буйлап йөрәктән чыккан кан хәрәкәт итә. Аларның шома мускуллы стеналары тыгыз, эластик була. Йөрәк, кыскарып, артерияләргә канны зур басым белән кысып чыгара. Стеналары тыгыз һәм эластик булганлыктан, артерияләр бу басымга чыдыйлар һәм тартылып киңәяләр. Артериядә кан агымының тизлеге – секундына якынча 0,5 м. Беләзекнең эчке ягында, муен өлешендә һәм тагын башка урыннарда эре артерияләр тән өслегенә якын урнашкан.
«Пульс» командасыннан бер укучы. Сул карынчыкның һәр кыскаруы вакытында кан аортаның эластик стеналарына көч белән бәрелә һәм аларны киерә. Шул вакытта аорта стеналарында барлыкка килгән тирбәнүләр дулкыны бик тиз артерияләрнең стеналары буенча тарала. Эре артерияләр тән өслегенә якын яткан урыннарда пульс дип аталган ритмик тирбәнүләр барлыкка килә. Йөрәк тыныч торганда якынча 1 минутка 70 – 75 тапкыр кыскара. Пульсның һәр тибүе йөрәкнең бер кыскаруына туры килә.
2 нче бирем. Командаларның бер-беренә игътибарлылыгы тикшерелә.
«Артерия» командасына | «Пульс» командасына |
А) сул йөрәкнең кыскаруына Ә) уң карынчыкның кыскаруына Б) сул карынчыкның кыскаруына 2. Тыныч хәлдә торганда пульс 120 гә тигез булса А) нормаль күренеш Ә) нормаль түгел 3. Пульсны беләзектәге венадан санарга мөмкин А) дөрес түгел Ә) дөрес | 1. Аортада канның хәрәкәт итү тизлегеА) 0,5 мм/с Ә) 0,2 мм/с Б) 0,5 м/с 2. Артерия А) йөрәктән канны алып китә Ә) йөрәккә канны алып кайта 3. Шома мускул катлавы кайсында калынрак? А) венада Ә) артериядә |
(Һәр биремнән соң дөрес җаваплар экранда күрсәтелә.)
3 нче бирем. Ә хәзер командалар бер-берсенә өйдә әзерләнгән сорауларын бирә.
«Артерия» командасына | «Пульс» командасына |
1. Кан нинди тукымага керә?
- Нинди кан күзәнәкләре була?
- Талакның функциясе?
1. Организмдагы кан әйләнешен кайсы галим ачкан?
2. Төп кан ясаучы орган.
3. Кан пластинкаларының функциясе.
4 нче бирем. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне язарга. (Һәр командадан берәр укучыга микроскоп белән эшләү бирелә. Алар кеше һәм бака канының әзер микропрепаратларын карап, кыскача анализ бирергә тиешләр.)
Канның ак күзәнәкләрен лейкоцитлар дип атыйлар. Бу күзәнәкләр ... функциясен үти. 1мм3 канда бу күзәнәкләрнең саны: ... | Канның төшсез күзәнәкләрен тромбоцитлар дип атыйлар. Бу күзәнәкләр ... көн яши. Аларның төп функциясе ...тәэмин итү. 1мм3 канда бу күзәнәкләрнең саны: ... |
Азканлылык канда ... саны азайса яисә аларда .... микъдары кимүгә, ә кайчакта бу ике сәбәпнең дә берьюлы булуына бәйле | Эритроцитлар формасы белән уртасы батынкы ... рәвешендә, .... булмый |
Физкультминут. (Укучылар күзләренә зарядка ясый.)
Гемоглобинны ничек арттырырга була? (Телдән.)
6 нчы бирем. Таблицаны тутырырга.
Кан группалары | Плазмада аглютининнар(а,b) | Эритроцитларда аглютиногеннар (О, А, В) | Кайсы группага күчереп була? |
III III IV |
7 нче бирем. Һәр командага да бер үк сораулар. Кем җитезрәк һәм дөресрәк җавап бирә?
1. Фагоцитоз күренешен кем ачкан?
2. Организмның эчке тирәлегенең даимилеге.
3. Лимфоцитлар кайда ясала?
4. Дженнер нинди авыруга каршы вакцина уйлап тапкан?
5. Бу галимгә үз ачышын ачарга нинди шартлар ярдәм иткән?
6. Ике капкачлы клапан кайда урнашкан?
7. Йөрәкнең бер циклында нинди фазалар була?
8. Йөрәк пәрдәсе белән йөрәк арасындагы сыекчаның әһәмияте.
9. Артериаль кан веналар буенча хәрәкәт итәргә мөмкинме?
10. Каны III группа булган кешегә нинди группалы кешеләрнең канын салырга була?
8 нче бирем. Беренче ярдәм күрсәтү. Яраланган очлыкта (кулда) артериаль кан китүне туктату (жгут салу).
Жюри уенга гомуми нәтиҗәне ясый. Укучыларга билгеләр куела.
Комментарийлар