Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешенең бәһасе ничек билгеләнә?

(Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Чулпан ШӘРИПОВА, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Ибраһим Газиның «Өч Мәхмүт» хикәясен өйрәнү.
УМК: татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы, 2011 ел.
Төзүче-авторлар: Ф.Ә. Ганиева, М.Д. Гарифуллина (татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 2014).
 Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары, Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?»  сүзлеге, таратма материал.
(Ноутбук, проектор, экран, слайдлар.)
Дәреснең максатлары: 
1) белем бирү максаты: укучылар белән «омтылыш» төшенчәсен ачыклау, әсәрнең идеясен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру;  
2) фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3) тәрбияви максат: дөньяны кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт үзгәртергә сәләтле икәнлеген күрсәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: укучыларда кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә эчке дөньясына, башкаларга карата булган мөнәсәбәтенә игътибар итү күнекмәләре формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәтү.
Предметара нәтиҗәләр:
Регулятив: хикәянең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу.
Танып белү: булган белемнәргә таянып, «омтылыш», «максатчанлык», «изге күңел» төшенчәсенә анализ аша бәя бирү.
Коммуникатив: төркемнәрдә бер-береңә, сыйныфташларыңа карата булган мөнәсәбәт турында фикерләрне тыңлау һәм дәлилләү, хикәянең төп идеясен табу һәм формалаштыру. 
Яңа белемнәрне үзләштерү, класстан тыш уку дәресе.
Ресурслар:  татар әдәбияты (татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 2014).     
Дәрес барышы
I. Ориентлашу-мотивлаштыру
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру.
Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрен барлау, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.
(Укучылар дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:  башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. Дәрес башында ук укучыларны төркемнәргә бүлеп утыртырга киңәш ителә.)
Проблемалы ситуация тудыру
– Хәерле көн, укучылар! Тактага игътибар итегез әле, сез кемне күрәсез? (2 слайд)
– Бер малай. (Миңкәй. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең балачагында төшкән фотосы.)
– 30 август нинди көн? (3 нче слайд)
– 1990 елның 30  августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 елның 6 ноябрендә Конституциябез кабул ителде.
(Укучылар видео карыйлар.) (4 нче слайд)
– Эшчәнлегебезне дәвам итәбез. 
– Видеода нәрсә турында сүз бара?
– Аяксыз кешенең тауга менеп җитүен күрәбез.
– Сезнең алда эш дәфтәрләре ята.  Дәрес дәвамында биргән җавапларыгызны кыскача язып барыгыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү.
Төркемнәргә бүленү
– Укучылар, хәзер мин сезгә бер капчык тәкъдим итәм. (Укучылар капчыктан җеп кәтүкләре алалар, төрле укучыга төрле төстәге кәтүк туры килә). Төркемнәргә бүленеп утырыгыз. (5 нче слайд)
Укучылар үзләренә тиешле төркемнәргә бүленеп утыралар. 3 төркем формалаша. 
Өй эшен тикшерү
– Хәзер без өйгә бирелгән эшне тикшерербез. Сезгә бер әсәрне укып килергә кушылган иде. Әлеге әсәрне мин шартлы рәвештә 3 өлешкә бүлдем, сезне дә 3 төркемгә бүлеп утырттым. Һәрберегезнең алдында үз өлешенең тексты ята. Текст белән танышып чыгыгыз. 
Укучылар алларында яткан текст буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнәләр. 
Әсәрнең эчтәлеген чылбырлап сөйләтү
– Әйдәгез, әсәрнең эчтәлеген искә төшереп чыгыйк. Әсәрне чылбырлап сөйлибез.
(Укучылар алларында яткан текст буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнәләр. 
Барлык укучы да үз фикерен белдерсен өчен, укучылар чылбырлап сөйлиләр.) 
1 нче төркем. Мәхмүт безнең белән 6 «Б» сыйныфында укып йөри. Без аңа Кәтүк Мәхмүт дип кушамат бирдек. Мәхмүттән слесарь чыкмас! Беләкләре нечкә, бармаклары юка. Быел аны сипкел басты. Буй дисәң буй, көч дисәң көч юк анда. Тәнәфес вакытында аны бик кыерсыталар, кар ыргыталар, чалып егалар. Үзе бер дә үпкәләми, көлеп кенә йөри. Теләсәм, мин дә аны төртеп ега алам. Чаңгыда ярыйсы гына шуа, ләкин мине уза алмый. Минем кебек тимергә дә сузыла алмый, бокска да йөри алмый. Дәрес саен кул күтәреп утыра, шуңа без аны яратып бетермибез...
(6 нчы слайд)
2 нче төркем. Мәхмүт абый безнең 6 «Б» сыйныфында хезмәт дәресе укыта. Беркөнне ул безгә чүкеч ясарга кушты. Безнең слесарь буласыбыз килә. Аның өчен Мәхмүт абыйныкы кебек чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк.
Мәхмүт абый кышкы каникулда безне спорт базасына алып бара. Урманда чаңгы шуулары бигрәк рәхәт! Шуып туктагач, базага кайтабыз. Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне ачуланмый, акыл өйрәтми, бер генә карый, шунда барысы да аңлашыла. Мәхмүт абый чаңгыда шәп шуа. Мактанып әйтүем түгел, ләкин мин төшкән таудан төшә алмый. Ашап туйгач, Мәхмүт абый янына киләбез. Аннан әллә нинди кызык хәлләр турында сөйләтәбез.
(7 нче слайд)
3 нче төркем. Мәхмүт абый сөйли башлый. «Сугыш елларында авылда бер малай бар иде. Гәүдәгә кечкенә булганга, Мүтәй дип кенә йөрттеләр. Ләкин егет ат та җикте, капчык та күтәрде. Фронтка чакырып, Мүтәйгә хат килде. Ләкин аны алмадылар, буең кыска дип, кайтарып җибәрделәр. Тагын чакырдылар, тагын алмаганнар. Бер китүдә кайтмады Мүтәй. Эзсез югалды. Мүтәйнең чын исеме Мәхмүт иде.  
«Мүтәй табылдымы соң?» – дип сорадык без. 
«Табылды. Ул сезнең алдыгызда басып тора. Мүтәй ул – мин», – диде Мәхмүт абый. Без аптырадык. Кәтүк Мәхмүт тә Мәхмүт абый кебек үсәрме дип уйладык. Шушы көннән соң Мәхмүтне мыскылламыйбыз, иптәшләрчә булышабыз. (8 нче  слайд)
Проблемалы сорауларга җавап бирү
– Укучылар, бу әсәр нинди жанрда?
– Бу әсәр хикәя жанрында. 
– Хикәя жанрына нинди үзенчәлекләр хас? Нәрсә ул хикәя?
– Хикәя – бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфатын чагылдырган, холык-фигыленең үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр. (9 нчы слайд)
Яңа белем-күнекмәләрне кабул итүгә бер дәрәҗәдә әзер булу
– Укучылар, мин ни өчен төркемнәргә шушындый төсләр бирдем? Ничек уйлыйсыз? Өзектәге геройның сыйфатларына да игътибар итегез. Сезнең өзекләрдә һәрбер Мәхмүт үзенчә. Алар нинди сыйфатларга ия? 
1 нче төркем. Безнең төсебез – ак. Чөнки өзектә кечкенә буйлы Мәхмүт турында сүз бара. Күпме генә кыерсытсалар да, ул үпкәләми. Аның күңеле чиста, ак. Кәтүк Мәхмүт – яхшы күңелле, үпкәли белми. (11 нче слайд)
2 нче төркем. Безнең төсебез – кызыл. Чөнки өзектә Мәхмүт абый турында сүз бара. Ул яхшы укытучы, бик актив. Бар кеше өчен үрнәк. Кызыл төс – активлык төсе. Мәхмүт абый – яхшы укытучы, балаларга үрнәк. (12 нче слайд)
3 нче төркем. Безнең төс – яшел. Бу өзектә без Мүтәй белән танышабыз. Мүтәй кечкенә буйлы булса да, бар эшне дә эшли. Үз максатына ирешә. Безнең өзектә яшел төс – яшәү, үсеш төсе. Мүтәй – тырыш, үз максатына ирешүчән. Ул – Мәхмүт абыйның балачагы. (13 нче слайд)
Димәк, һәр Мәхмүт төрле сыйфатларга ия. (10 нчы слайд)
III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
Максат:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы хәл итү юлларын билгеләү.
Әсәрне баскычлап тикшерү, яңа белем-күнекмәләрне кабул итүгә бер дәрәҗәдә әзер булу
– Укучылар, ни өчен мәктәптә укучылар Кәтүк Мәхмүткә шундый мөнәсәбәттә?
– Чөнки ул кыска буйлы, ябык. 
– Әйтегез әле, балалар укытучы Мәхмүт абыйга карата нинди мөнәсәбәттә? Ни өчен?
– Мәхмүт абыйны яраталар, хөрмәт итәләр. Аның кебек слесарь булырга телиләр. Ә слесарь булу өчен чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк дип уйлыйлар.
– Малайларның Кәтүк Мәхмүткә карата фикерләре үзгәрүгә нәрсә сәбәпче була? 
– Мәхмүт абый сөйләгән вакыйга. Башка малайларның Кәтүк Мәхмүтне кыерсытуларын күреп, ул аларга тәрбия ысулы куллана. Үзенең балачагын сөйли. (14 нче слайд)
Нәтиҗә ясау
– Димәк, кешегә тышкы кыяфәте буенча гына бәя бирергә ярамый? Ничек уйлыйсыз, кеше бәясен нәрсә билгели? Без бүген шушы сорауга җавап эзләрбез (15 нче слайд)
– Малайның фикере үзгәрде. Ә ул үзе нинди соң? Хикәяләүче малай турында без нәрсәләр беләбез?  Әсәр башында  ул нинди?
– Кәтүк Мәхмүтне кыерсыта, мыскыллый. Үзен генә мактый. Ул – мактанчык, тәкәббер.
– Ә нәрсә соң ул мактану? 
– Мактану ул – урынсызга үз-үзеңне яки берәр эшеңне мактау, булмаганны арттырып сөйләү, шапырыну, масаю.
Әсәргә исем тәкъдим итү
– Укучылар, мин сезгә хикәянең исемен дә, авторын да әйтмәдем. Әйдәгез әле, төркемнәрдә хикәягә исем уйлыйк. (17 нче слайд)
(Һәр төркем хикәягә исем тәкъдим итә, исбатларга тырыша. Эш дәфтәрләренә әсәр исемнәре язып куела.)
IV.  Рефлексия
Максаты: Дәрестә эшләгәннәргә нәтиҗә ясау.
– Башта ук әйткән идек инде: безнең мәктәптә 3 Мәхмүт бар. Берсен беләсез – ул безнең Мәхмүт абый. Икенчесен дә беләсез, ул безнең кечкенә Мәхмүт. Өченчесе кем соң? Аның турында бер сүз дә булмадымы? 
– Өченче Мәхмүт – хикәяләүче үзе. Мактанчык Мәхмүт.
Сүзлек белән эш
– Укучылар, хәзер исемнәргә игътибар итик әле. Язучыларга иң авыры – үзләренең геройларына исем табу һәм әсәргә исем кую. Геройның исеме җисеменә туры килергә тиеш. Карыйк әле, Мәхмүт исеме нәрсәне аңлата икән? Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» сүзлеген  кулланып, без бу сорауларга җавап табарбыз.
(Сүзлектән тиешле сүзне табып, кычкырып укыйлар.)
– Мәхмүт – макталган, мактаулы, мактала торган. (16 нчы слайд)
– Нинди нәтиҗә ясап була? Әсәрдә мактанчык Мәхмүтнең холык-фигыле ничек үзгәрә?
– Башта мактанчык, аннары уйга кала, ә әсәр азагында үз хатасын таный, Кәтүк Мәхмүтне кыерсытмый, киресенчә, булыша башлый. Димәк, характеры үсү ягында, баскыч буйлап өскә менә. (19 нчы слайд)
– Ә безнең хикәя әле төгәлләнмәде. Хикәя әле дәвам итә. Сез хикәянең азагын үзегезчә төгәлләргә хокуклы. (20 нче слайд)
Укучыларга 3 вариантта өй эшләре тәкъдим ителә: 
1) Репродуктив эшчәнлек (Тыйнаклык, омтылыш, максатчанлык, тәвәккәллек турында мәкальләр тупларга);
2) Конструктив эшчәнлек (Үз алдына максат куеп, зур биеклекләргә ирешкән кешеләр турында мәгълүмат алып килергә);
3) Иҗади эшчәнлек (Хикәянең азагын язып бетерергә) (21 нче слайд)
– Без бүген сыйныфташлар булган ике Мәхмүтне чагыштырдык. Укытучы Мәхмүт абый үрнәгендә аларга бәя бирдек. Мактанчык Мәхмүтнең уңай якка үзгәрүен күрдек. Мәхмүт абыйның балаларга тәрбия бирү, балачак вакыйгаларын сөйләү гамәлен, малайларның фикерен үзгәртә алуын «матур» дия алабыз. Укучылар, ә чын кеше, дус, классташ нинди булырга тиеш соң? Муса Җәлил бу сорауга да җавап тапкан. Әйдәгез, аның «Бер үгет» шигырен сәнгатьле итеп укып чыгыйк. 
Муса Җәлилнең « Бер үгет» шигыре:
Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.
Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! (22 нче слайд)
– Укучылар, дәрес барышында без матур гамәлләргә дә, ямьсез гамәлләргә дә бәя бирдек. Ә хәзер үзебезгә бәя бирергә вакыт җитте. Сез дәрестә ничек катнаштыгыз? 
Укучылар үзбәя куялар. Үзбәя өчен критерийлар:
а) «Җавап бирдем» – «5»
ә) «Төркемдә җавап бирдем» – «4»
б) «Уйладым, ләкин җавап бирмәдем» – «3» (23 нче слайд)
– Укучылар, ә хәзер дәреснең башына кайтыйк әле. Сезгә 3 рәсем тәкъдим ителгән иде. Искә төшерик әле.
– Беренчесе – авыл малае.  Ул, гади авылдан чыгып, Татарстанның Беренче Президенты булган Минтимер Шәймиев. Аңа хәзер 85 яшь.  
– Икенче фотода – Рөстәм Нәбиев. Рөстәм Нәбиев армиядә вакытта казарма шартлап, ике аягын югалта. Шуңа карамастан, үз алдына максат куеп, аңа ирешә. Аяксыз килеш Эльбрус тавына менә. Ул физик биеклеккә ирешә.
– Ничек уйлыйсыз, бу фото ничә ел элек ясалды икән? Укучылар, бу кеше 1937 елда туган. Хәзер аңа ничә яшь булыр икән? Ул – Казаннан 430 км ераклыкта урнашкан бер кечкенә авылда үскән гап-гади авыл малае. Үз тырышлыклары нәтиҗәсендә биеклеккә ирешә.
– Ни өчен мин бу ике фотоны янәшә куйдым? Үз максатыңа ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк? (18  нче слайд)
– Чөнки алар икесе дә биеклеккә ирешкәннәр. 
– Бу кешеләр белән бүгенге дәрес геройларын нәрсә бәйли? 
– Омтылыш, тәвәккәллек, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык.
Без бүгенге дәрестә «Кеше бәясен нәрсә билгели?» дигән сорауга җавап эзләдек. Синең кыяфәтеңнең нинди булуы мөһим түгел. Эш кешенең тышкы кыяфәтендә, гәүдәсендә түгел, киләчәген аның олы йөрәге, зур омтылыш, тырышлык билгели. Изге күңел иң кечкенә кешене дә бөек итә ала. Сезнең һәрберегезнең үз юлы. Кечкенә кәтүк үз тормышында зур биеклекләргә ирешә, күпләрне шаккатыра ала. Иң мөһиме – аның үзәгендә нәрсә булуы (Укытучыга ияреп, укучылар кәтүккә тыгып куелган кәгазьләрне ачалар.) Үз кәтүгегезнең эчендәге сүзләргә күз салыгыз. Кемгә нәрсә эләкте? (Укучылар әйтәләр.) Мин ышанам: сез дә бу сыйфатларга ия, бу сыйфатлар сезне биек үрләргә китерәчәгенә иманым камил. Иң мөһиме: кеше булып калырга! (24 нче слайд)
Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ