Логотип Магариф уку
Цитата:

[х] авазы һәм Хх хәрефләре

(I сыйныфта Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе)Даймә Хуҗаәхмәт кызы ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА, Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы. Дәреснең мак...

(I сыйныфта Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе)
Даймә Хуҗаәхмәт кызы ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА,

Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы.


 Дәреснең максатлары:


– [х] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; Хх хәрефләренең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; «бердәрәҗәле» сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү;


– «икедәрәҗәле» сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртә белү күнекмәләрен үстерү;


– укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;


–       укуга кызыксыну, уку хезмәте культурасы тәрбияләү.


Җиһазлау. Дәреслек (Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек / И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2011; электрон ресурс: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова «Әлифба» дәреслегенә электрон кушымта. Алфавит, сузык авазлар таблицасы, музыкаль бизәлеш.


Дәрестә кулланылган структуралар: Менедж Мет, Релли Робин, Микс Фриз Груп, Инсайд Аутсайд Сёкл, Тимбилдинг, Тим Чир.


Дәрес барышы.


1. Оештыру моменты. Дәрескә хәзерлекне тикшерү. Тимбилдинг. Кайсы өстәл дәрескә әзер?


2. Уңай психологик халәт тудыру. Тим Чир.


Укытучы.


Хәерле көн, минем дусларым!


Хәлләрегез ничек?


Укучылар.


Без тату, дус яшибез,


Укыйбыз һәм эшлибез.


Бергәләшеп уйлыйбыз,


Бергәләшеп уйныйбыз.


3. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Тимбилдинг. Кайсы өстәл яхшырак укыр?


Укытучы. Хәзер без «Яшелчә бакчасы» дигән текстны укырбыз, кайсы өстәл матуррак укыр икән? (1, 2, 3, 4, 5, 6 нче өстәлләр артында утыручы 1, 2, 3, 4 нче укучылар берәм-берәм тәртип буенча текстны укып чыгалар.)


4. Физкультминут. Инсайд-Аутсайд Сёкл. Укучылар эчке һәм тышкы түгәрәк ясап басалар, көй башлангач, түгәрәк буйлап атлап хәрәкәтләнәләр, көй туктагач, эчке түгәрәктәге укучылар кулларындагы аваз моделе рәсемен каршысындагы парына күрсәтә, анысы нинди аваз моделе икәнен әйтергә тиеш була: сузык аваз, яңгырау тартык аваз, саңгырау тартык аваз. Яңадан көй башлангач, атлап әйләнәләр, көй туктагач, тышкы түгәрәктәге укучылар тартык аваз язылган карточканы парына күрсәтә, ә тегеләре авазны атап, нинди аваз икәнен әйтергә тиеш. Мәсәлән, [т] –саңгырау тартык аваз. Дөрес әйтмәсә, иптәше төзәтә.


5. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.


Укытучы.


Хат язган солдат абыем,


Кайтырмын, дигән, көзгә.


Киемнәрен үзе кияр,


Йолдызы булыр безгә.


– Җәвад Дәрзаманның бу шигыре нинди сүз белән башланып китә? (Хат.)


– «Хат» сүзе нинди аваздан башлана? ([х] авазы.)


– Димәк, без бүген нинди аваз белән танышачакбыз? ([х] авазы.)


6. Яңа теманы аңлату.


1) Әлифба битендәге хат, хөрмә, хәреф рәсемнәренә һәм алар астындагы «бердәрәҗәле» схемага карап, предмет исемнәренең сүзләрен телдән әйттереп, һәр сүзнең нинди авазга башланганын билгеләтү, анализ ясау.


Хат сүзенең башында нинди аваз ишетелә? ([х] авазы.)


– Ул нинди аваз? (Саңгырау тартык аваз.)


– Чынлап та саңгырау тартык авазмы икәнен тикшереп карыйк әле, аны әйткәндә тавыш барлыкка киләме? (Балалар, бармакларын бугазларына куеп, авазны әйткәндә тавыш бармы-юкмы икәнлекне билгелиләр: юк).


7. Хх  хәрефе белән таныштыру.


1) [х] авазы Х («ха») хәрефе белән белдерелә. Баш «Х» хәреф, юл «х» хәрефе басмача. Баш «Х» хәреф, юл «х» хәрефе язмача.


2) «Икедәрәҗәле» сүз модельләре ярдәмендә халат, хәлвә, кеше сүзләренә анализ ясату, иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укыту. Сүзләрдә аваз формасы белән хәреф формасының туры килү-килмәвен күрсәтү: хәлвә сүзендә [w] авазы в хәрефе белән языла, кеше сүзендә [э] авазы иҗек уртасында һәм ахырында килә торган е хәрефе белән белдерелә.


3) Иҗек схемалары буенча укыту. Тимбилдинг. Беренче багананы беренче укучы, икенче багананы икенче укучы укый һ.б.


4) «Әлифба» дәреслегенә электрон кушымтадагы сүзләрне уку.


5) Баганалап бирелгән сүзләрне башта иҗекләп, аннан орфоэпик дөрес итеп укыту. Хаклы, хәйләкәр, хәрәкәтчән, хыялый сүзләреннән соң бирелгән турыпочмаклык урынына туры килгән предмет исемнәрен таптыру. (Мәсәлән: хаклы кеше, хәйләкәр төлке, хәрәкәтчән бала, хыялый кыз.)


8. Физкультминут. Микс-Фриз-Груп. Укучылар, көй башлангач, сыйныф бүлмәсендә биеп йөриләр, көй туктагач, сорауга җавап булган санга берләшеп басалар:


– Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12)


– Ничә нечкә сузык аваз бар? (6)


– [э] авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? (2)


– Ничә ел фасылы? (4)


– Бер атнада ничә көн? (7)


9. «Тылсымлы таяк» шартлы билгесе белән бирелгән сүзләрне уку, алар белән телдән җөмләләр төзү.


1) Мәкальне уку, мәгънәсен аңлату.


Данның төбе – хөрмәт,


Хөрмәтнең төбе – хезмәт.


Релли Робин. Бу мәкальне кара-каршы күршеңә укып күрсәт.


2) Табышмакны уку, җавабын табу.


Хәбәрләр ташып тора,


Араны


Тоташтыра.


Релли Робин. Бу табышмакны җилкәдәш күршеңә укып күрсәт.


3) Тизәйткечне өйрәнү.


Релли Робин. Бу тизәйткечне хәрефтәш күршеңә әйтеп күрсәт.


10. Дәресне йомгаклау.


– Бу дәрестә нәрсә белдек, нәрсәгә өйрәндек?


– Сезгә аеруча нәрсә ошады?


– Бу дәрестә сез үзегезне ничек бәяләр идегез? (Кул чабып.)


Мәгариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ