Хезмәт – ныклы тәрбия нигезе
Миназова Гөлшат Илтезер кызы,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алм...
Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. (Р.Фәхреддин)
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Белем алу, үзеңдә әхлак нормалары булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барсы да кешенең тырыш хезмәт тәрбиясе. Хезмәт баланың күңеленә кече яшьтән үк үтеп керсә, шул эшләрне башкаруыннан тәм тапса, ул аңарда тырышлык һәм кызыксынучанлык омтылышын үстерсә, авырлыклар алдында баш имәсә, боларга өстәп кеше яшәеше өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге тудырса, әнә шул вакытта ныклы тәрбия нигезе була инде ул – хезмәт! Хезмәт матурлыгын барлыкка китерү – тәрбиянең тулы бер өлкәсе ул.
Балада хезмәткә мәхәббәтне бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа «хезмәт сөючәнлек» дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала. Ул бөтенләй кечкенә чакта ук без аның кем, нинди булып үсүе өчен борчыла башлыйбыз. Күбрәк шул мәсьәлә турында уйланабыз. Балага бирелгән тәрбия тулысы белән өлкәннәрнең, ата-аналарның, тәрбиячеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең җаваплылыгында. Хезмәткә әзерлек кешенең хезмәт сыйфатларын тәрбияләү ул. Хезмәт тәмен тоеп үскән бала һәр яклап үсә, үзгәрә һәм зур уңышларга ирешерә. Хезмәт иткән бала физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык була. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, төрле авырлыкларга да чыныга. Гаиләдә бирелгән хезмәт тәрбиясе гаять әһәмиятле.
Уку, белем алу да җаваплы хезмәт. Бу сыйфатларга да баланы яшьтән, әкренләп һәм зур түземлелек белән күнектерергә кирәк. Бала үзенең хезмәт яратуын укуга – акыл хезмәтенә күчерергә әзер булырга тиеш. Шул очракта гына бала хезмәтнең тәмен, кирәклеген аңлый. Әлбәттә, мәктәп белән гаилә бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешә алабыз. Мәктәп балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен, характерлары ныгысын, берләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта. Ата-аналарның моның шулай икәнен яхшы аңлый, ә кайбер очракта тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Минем фикеремчә, ата-ана баласына үзе аяк чала. Шул очракта бала бәргәләнә башлый, кайсы юлның начар яки яхшы икәнен аера алмый. Әлбәттә, бала яклаучысы көчле булган якка авыша. Менә шундый тәрбия алган бала эш сөймәүчән, җиңел тормыш яратучан булып үсә.
В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен кирәк, авыр, бик яхшыдигән өч башлангыч гармониясе дип атый. Һәм бу билгеләмәгә ул тирән мәгънә сала.
Кирәк...Ничек кенә әле! Зарури нәрсә ул. Хезмәтне яратмаган кеше шәхес буларак формалашып җитә алмый. Бары тик хезмәт сөючәнлек һәм аның белән тыгыз бәйләнгән максатчанлык, ныклык кебек ихтыяр сыйфатлары гына алга куелган максатны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Авыр... Әлбәттә, аңа ата-аналар да әзер булырга тиеш. Балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү безнең үзебездән нык торуны, бик зур түземлек һәм вакыт таләп итә. Көн саен, сәгать саен, вак-төякләрне дә, төп проблемаларны да истән чыгармыйча, баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләү җиңел түгел.
Бик яхшы... Әйе, чөнки авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою кешегә иң зур әхлакый канәгатьлек бирә. Бу шатлыкка бары хезмәт яратучы кешеләр генә лаек.
Балаларга хезмәт тәрбиясе биргәндә төп һөнәрләр турында да белеп һәм аңлап сөйләргә кирәк. Яшь буынга һөнәри юнәлеш бирүдә әһәмиятле бурыч булып тора. Мәктәп һәм ата-ана бу очракта балага ярдәмгә килергә тиеш. Мәктәптә балаларга һөнәрләр турында сөйләшүләр, очрашулар һәм сыйныф сәгатьләре алып барыла. Балага дөрес юнәлеш биргәндә генә үз максатыбызга ирешә алабыз. Тагын шунысын да онытмаска кирәк, бала үзе өчен кирәк дип тапкан һөнәрне сайларга тиеш.
Җәмгыятькә кирәкле шәхес үстерик дисәк, балага хезмәт тәрбиясе бирү зарури. Бала яшьтән хезмәт тәмен белеп үсәргә тиеш. Өйдә әти-әни эш эшләгәндә бала да катнашып, эш алымнарын белеп үссен иде. Бала шәхесен шулай итеп тәрбияләгәндә генә киләчәгебез өметле булыр дип уйлыйм.
Комментарийлар