Логотип Магариф уку
Цитата:

Матдәнең тыгызлыгы. Тыгызлык берәмлекләре

Дәреснең максаты...

Ильяс ГАБИДУЛЛИН

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең югары

квалификация категорияле физика укытучысы

Дәреснең максаты
Белем бирү максатлары: 

1. Укучыларда матдәнең тыгызлыгы, тыгызлык берәмлекләре төшенчәләрен формалаштыру.
2. Тыгызлык, тыгызлык берәмлекләре турындагы белемнәрнең халык хуҗалыгында, көнкүрештә практик яктан әһәмиятлеген укучыларга төшендерү.
3. Милли-төбәк компонентларын кулланып, җисемнең тыгызлыгы, массасы, күләме белән бәйле мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.
Дәреснең тибы: яңа теманы өйрәнү, яңа белемнәр туплау дәресе.
Җиһазлар һәм материаллар: ноутбук, мультимедиа проекторы, көянтәле үлчәү, мензурка, линейка, алюминий, тимер, бакыр цилиндрлар, имәннән һәм нараттан  ясалган борыслар, герләр җыелмасы, үз-
үзеңне бәяләү битләре.
Дәрес барышы
I. Мотивация. Уку эшчәнлеген  мотивлаштыру (2 мин)
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр! Сезне күрүемә мин бик шат. Бер-беребезгә хәерле көн теләп, дәресне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Сез бүгенге дәрестә ныклы белем алырга әзерме?
Укучылар. Әйе, без әзер.
Укытучы. Сез әзер булсагыз,  дәресне башлап җибәрәбез.
II. Актуальләштерү өлеше 
(5 мин)
Укытучы. Әйдәгез әле, алдан үткән материалларны искә төшереп, тикшереп алыйк.
Бүгенге дәрестә партадашыгыз сезгә пар булыр. Эшләрне парлап башкарырсыз.
Сезгә (парларга) 9 сораудан торган кроссворд таратыла. Аны дөрес итеп чишкәннәр бүгенге теманы да мөстәкыйль  рәвештә әйтә алачак.
Кроссвордны чишеп бетергәч, үз-үзеңне бәяләү битенә билгеләр куела.
Сорауларга дөрес җаваплар һәм билге кую тәртибе мультимедиа проекторы ярдәмендә экранга чыгарыла.
– 9 сорауга да җавап дөрес булса, «5» билгесе куела;
–7 – 8 сорауга  җавап дөрес булса, «4» куела;
–5 – 6 сорауга җавап дөрес булса, «3» билгесе куела;
–калган очракта, сәбәпләре
ачыкланганчы, укучыларга билге куелмыйча тора.
1. Озынлык үлчәү приборы.
2. Юлны тизлеккә бүлеп табылган  физик зурлык.
3. Матдәнең агрегат халәте.
4. 100 ел.
5. Күләм үлчәү приборы.Бүгенге дәрестә партадашыгыз сезгә пар булыр. Эшләрне парлап башкарырсыз.
6. Тизлекнең вакытка тапкырчыгышы.
7. Ел фасылы.
8. Матдәнең вак кисәкчеге.
9. (Вертикаль буенча) Бүген үтеләсе теманың исеме.
III. Яңа теманы аңлату 
(20 мин)
Эзләнү эше. 
Укытучы. Һәрбер җисемнең массасы һәм күләме  булуын  сез яхшы беләсез. Сезнең өстәлгә 3 цилиндр куелган (бакыр, тимер, алюминий). Мензурка ярдәмендә цилиндрларның күләмен үлчәгез һәм нәтиҗә ясагыз. 
 Укучыларның нәтиҗәсе: 
V1=V2 =V3 дигән нәтиҗәгә киләләр.
Укытучы. Димәк, цилиндрларның күләмнәре тигез булды. Цилиндрларның массалары тигезме?
(Көянтәле үлчәү ярдәмендә укучылар  цилиндрларның массаларын үлчиләр һәм чагыштыралар.
Укучылар цилиндрларның массалары төрле дигән нәтиҗәгә киләләр. m1 ≠ m2 ≠ m3.)
Укытучы. Ни өчен цилиндрларның күләмнәре тигез, ә массалары тигез түгел?
Укучылар. Чөнки цилиндрлар төрле матдәләрдән ясалган.
 Укытучы. Хәзер, укучылар, имән һәм нараттан  ясалган борысларның массаларын һәм күләмнәрен чагыштырыгыз. 
Укучылар. Имән һәм нараттан  ясалган борысларның массалары тигез,  күләмнәре тигез түгел. Нарат борысның күләме зуррак. Димәк, имәннән ясалган борыс тыгызрак.
Укытучы. Укучылар, без бүген «Матдәнең тыгызлыгы» дигән теманы өйрәнәбез. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, дәреснең темасын һәм эзләнү эшенең нәтиҗәсен язып куегыз.
Укытучы. Нәрсә соң ул тыгызлык? Аны ничек исәпләргә соң? Җисемнең күләм берәмлегендәге массасын белү, кешеләрнең тормыш практикасында һәм көнкүрештә зур әһәмият уйный (файдалы казылмаларның, җирнең, металларның, сыеклыкларның һ.б.).
Дәфтәрләргә билгеләмә язабыз:
– Тыгызлык – күләме 1 м3 (яисә 1 см3) итеп алынган матдәнең массасын билгели торган физик зурлык.
–Тыгызлык – җисемнең массасы белән аның күләме чагыштырмасына тигез булган физик зурлык: 

Бу аңлатмага кергән зурлыкларны хәрефләр белән тамгалыйк: матдәнең тыгызлыгы – р (грек хәрефе «ро»), массасы – m («эм»), күләме – V («вэ»).

Масса ИС нинди берәмлектә үлчәнә? (кг) Күләм ИС нинди үлчәү берәмлегендә үлчәнә? (м3 ) Димәк, тыгызлык үлчәү берәмлеге ИС ничек була инде?( кг/м3)
Матдәнең тыгызлыгын шулай ук куб сантиметрларга туры килгән граммнарда да г/см3 күрсәтәләр. Төрле ил галимнәре, тәҗрибәләр ясап, «Матдәләрнең тыгызлыгы» таблицасын төзегәннәр. Бу таблицалар китабыгызның ничәнче битләрендә һәм ничәнче таблицаларда?
Укучылар. 63 – 64 нче битләрдә, 3 – 5 нче таблицалар.
 Мәсәлән, алтынның  тыгызлыгы күпме?(19300 кг/м3). Бу нәрсә дигәнне  аңлата?
Укучы. 1м3 күләмендәге алтынның массасы 19300 кг.
Укытучы. Алтынның тыгызлыгын куб сантиметрларга туры килгән граммнарда (г/см3) ничек күрсәтергә мөмкин?    
Укучы. Килограммны граммнарда, ә м3 ны см3да күрсәтәбез.

Укытучы. Дәреслектәге
 7 нче күнегүнең 1 нче һәм 2 нче мәсьәләләрен дәфтәргә эшлисез. Эш башкарылып тикшерелгәннән соң, үз-үзеңне бәяләү битләренә билгеләр куела.
Укытучы. 3, 4, 5 нче таблицаларны кулланып, бер үк матдәнең каты, сыек, газсыман хәлдәге тыгызлыгын чагыштырыгыз. 
Укучы. Бер үк матдәнең каты, сыек, газсыман хәлдәге тыгызлыгы төрлечә. Мәсәлән, бозның тыгызлыгы 900 кг/м3, суныкы 
1000 кг/м3, су парыныкы 
0,590 кг/м3.
IV. Сәламәтлек минуты (2 мин)
Укытучы. Укучылар, үзебезне боз молекулалары итеп хис итик һәм аларның хәрәкәтен кабатлыйк. (Укучылар бер урында тирбәлеп басып торалар.)
Укытучы. Бозны җылытабыз. Боз нишли?
Укучылар. Боз җылына, аннары әкрен генә су халәтенә күчә.
Укытучы. Су молекулалары  ничек хәрәкәт итә? Су молекулалары кебек хәрәкәтләнегез.
(Укучылар бер урында тирбәлеп басып торалар, кайберләре урыннарыннан күчә.)
Укытучы. Суны актив җылыту нәтиҗәсендә су молекулалары парга әверелде. Пар молекулалары ничек хәрәкәт итә?
(Укучылар хаотик  рәвештә хәрәкәтләр ясыйлар, үзара тәэсирләшкәндә, бер-берсенә куллар бирешәләр.)
V. Төбәк компонентларын кулланып, теманы ныгыту (13 мин)
А өлеше:
1. Үзебезнең мәктәп умартачылыгында җитештерелгән чәчәк балының тыгызлыгын табу.(Бу типтагы мәсьәләләрне ВПРда очратыр-
га мөмкин.) 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ