Логотип Магариф уку
Цитата:

Мавыктыргыч татар теле. Kызыклы фразеология

Фәнисне еш телгә алаларФәнис җиденче сыйныфта укый, телгә үткен малай, мәктәптә аны тел бистәсе дип атыйлар. Хәтта укытучы сөйләгәндә дә, аның теле тик тормый. «Әти-әниеңә әйтеп, телеңне кыскарттырам»...

Фәнисне еш телгә алалар


Фәнис җиденче сыйныфта укый, телгә үткен малай, мәктәптә аны тел бистәсе дип атыйлар. Хәтта укытучы сөйләгәндә дә, аның теле тик тормый. «Әти-әниеңә әйтеп, телеңне кыскарттырам», – дисә дә, укытучының сүзләренә бик исе китми, телен йоткан килеш, озак утыра алмый, чөнки теле кычыта башлый.


Тәнәфестә дә Фәнис сыйныфташларының теленнән төшми, кайберләре: «Ул теле белән кош тота», – диләр, кайсылары: «Аның теле авызына сыймый», – дип көләләр, күпләре: «Фәнис турында начар сүз әйтергә телем әйләнми», – диләр.


Теле татлы булганга күрә, Фәнисне мәктәптә үткәрелә торган бәйгеләрдә еш катнаштыралар. Һәр укучының (көндәшенең) телен белү сәбәпле, тиз арада аларның телен чишә, кирәкле сүзен таба...


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ