Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп сукмагы буйлап атлаганда

Зөлфия Ясәви кызы Хәмидуллина,Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты, тарих, педагогик эш стажы – 28 ел.Мин язучы түгел, тик шулай даИҗат дигезендә йөзәм мин.Ак кәгазьд...

Зөлфия Ясәви кызы Хәмидуллина,
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты, тарих, педагогик эш стажы – 28 ел.
Мин язучы түгел, тик шулай да
Иҗат дигезендә йөзәм мин.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Хаклык энҗеләре тезәм мин.
Табиб түгел, ләкин савыктырам
Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.
Мең шифалы туган телебездән
Эзләп табып сихәт-дәвасын.
“Укытучы, әйе! Тик әүвәле
“Ана “ дигән изге атым бар.
Чит балага, үз әнкәсе кебек
“Балам” диеп дәшәр хакым бар.
Сания Әхмәтҗанова.

 Уйлана-уйлана кичке авыл урамыннан атлыйм. Чыгарылыш кичәсенә санаулы көннәр генә калып бара. Укучыларымның сыйфатламаларын язып өлгертим дип, кичкә калынган икән.Быелгы чыгарылыш сыйныфымда биш егет һәм ике кыз укыдылар. Минем уйларымны укыгандай, чишмә ягыннан җыр яңгырады:


  “Без бит авыл егетләре-е-е,


 Арыслан кебекләре-е!”


 Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы Илһам көн дә шулай җырлый-җырлый чишмәдән су ташый. Йорттагы башка бик күп эшләр дә аның җилкәсендә. Матур җырлый, бии торган бу егет Арча педагогия көллиятенең музыка факультетына керергә җыена. Авыл җирендә дә махсус мәктәпләр, белгечләр булсын иде ул! Кечкенәдән музыка мәктәбендә шөгыльләнсә, ничегрәк җырлар иде икән бу бала?! Ялгызы ике бала тәрбияләүче әнисенең андый мөмкинлеге юк шул.


Әнә тагын бер укучым сәлам биреп узды: җигелгән ат арбасына яңа чабылган печән төягән. “Ат җене кагылган” диеп Фаил кебек егетләргә әйтәләрдер инде. Фаил кечкенәдән үк хуҗалык эшләрендә әтисенең уң кулы. Фаилнең исәбе—механизатор булу.


Илһамның җыр авазын мотоблок моторы тавышы күмеп китте: сыйныфташы Фаил белән бергә чапкан булсалар кирәк, Рөстәм дә ямь-яшел болын печәне төяп кайтып бара.


 Урамны тутырып, көтү кайта башлады. Үз малларын барларга килгән балалар арасыннан үз укучыларымны күзлим. Аларның үз итеп: “Исәнмесез, апа!” – дип исәнләшүләренә һәрберсенең эш белән мәшгуль булуларына күңелем канатлана, алар белән исәнләшәм, сүзләрем, күз карашым белән хуплыйм.


28 ел эшләү дәверендә бу инде өченче чыгарылыш сыйныфым икән. (17 елы башлангыч мәктәптә эшләп үткән). 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр сыйныф әнисе буллу – күңелле дә, җаваплы да. Сыйныфтагы һәр бала үз балаң кебек кадерле, якын кешегә әверелә. Һәрбер укучының мәктәпне уңышлы тәмамлавы, киләчәккә юлны дөрес сайлавына ирешү зур хезмәт сорый. Балаларның ялгышларын вакытында төзәтеп җибәрү, иҗади сәләтләрен вакытында күреп, үстереп, үзләрендә киләчәккә нык адымнар белән атларлык көч тоярга ярдәм итү – фән укытучыларының гына түгел, сыйныф җитәкчесенең дә бурычы ул, минемчә.


 Бүгенге көндә укытучы, аның абруе турында күп сөйләнелә. Ләкин мин укытучыга хөрмәт азайды дигән сүзләр белән килешмим. Мәктәпкә илтүче сукмак буйлап атлаганда, мине һәр көнне укучыларымның эчкерсез самими карашлары озата бара. Әти-әниләрнең хөрмәтен,инде үзләре әти-әниләр булган укучыларымның ярдәмен тоеп яшәү күңелгә рәхәт канәгатьлек бирә.


 Авыл укытучысының тормышы һәрчак күз алдында. Аның киеме, сөйләшү осталыгы белән үрнәк булуын, газета-журнал, интернет материаллары аша һәр нәрсәдән хәбәрдар булуып, белемле шәхес үрнәген бернинди компьютер да, алга киткән бернинди техника да алыштыра алмый, минемчә. Ә һәрьяктан камил шәхес булырга омтылу күп вакыт һәм хезмәт сорый.


Тормыш юлымны яңадан башлап, башка һөнәр сайларга мөмкинлек булса да, укытучы профессиясен сайлар идем.


 Балаларымны сагынам, яратам, эчкерсез күз карашларын укытучыга төбәгән балаларга дәрес бирергә ашыгам.


  Әнә шундый уйлар белән чишмә янында басып торам икән. Ә Илһам инде икенче тапкыр җырлап суга килә:


 “Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта мине уйларым:


  Укытучы апам дәшә сыман:улларым сез минем,кызларым!”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ