Методик ярдәмлек: Һади Такташ иҗаты
Флера ГАНИЕВА,программалар, дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидатыМетодик ярдәмлек татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең VI сыйныфы өчен Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина төзегән «Әдәбият дәресл...
программалар, дәреслекләр авторы, филология фәннәре кандидаты
Методик ярдәмлек татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең VI сыйныфы өчен Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина төзегән «Әдәбият дәреслеге» (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014) белән эшләүче укытучыларга тәкъдим ителә.
Ярдәмлектә яңа таләпләр турында фикер уртаклашу, укыту процессына һәм дәрес барышына бәйле тәкъдимнәр әйтү максаты куела. Укытучыны дәрес бирергә өйрәтү күздә тотылмый, дәрес планнары бирелми. Әсәргә анализ ясау мисалы буларак, зур әсәрләрнең кайбер дәрес үрнәкләренә генә тукталына. Төп игътибар укучыларның мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелә. Дәреслектәге яңалыкларга тәңгәл китереп, һәр зур тема, әсәр алдыннан: өйрәнүнең максаты, көтелгән нәтиҗәләр һәм өстәмә чыганаклар күрсәтелә.
Белем эчтәлеге, аның күләме, юнәлешләре турында V сыйныф ярдәмлегендә язылган бүлекләр искәртелеп, андагы фикерләр дәреслектәге темалар, әсәрләр мисалында исбатланып барыла. Укучыларны әдәбият белеме ул – әдәби әсәр эчтәлеген белү генә түгел, ә әдәбиятның махсус алымнарын, тел-сурәтләү чараларын үзләштереп, аларны мөстәкыйль куллана алу; әдәбият үткән юлны, ягъни аның тарихын күзаллау да икәнлегенә төшендерү, күнектерү – укытучының төп максаты икәнлегенә басым ясала.
Максат. Һ.Такташның иҗаты һәм шәхесе мисалында татар совет әдәбиятының беренче елларында иҗат методлары, дөньяга карашларның үзгәрүен күз алдына китерә башлау. Такташның замандаш язучылар, әдәбиятны яратучылар арасында популярлыгы, актив эшчәнлеге һәм иҗатының байлыгы турында мәгълүмат бирү.
Көтелгән нәтиҗә. Такташның тормыш юлы, иҗаты турында истә калдырып сөйләүләре; шул чор язучыларының фикердәш һәм теләктәш булып иҗат итүләрен, өйрәнгән язучылар мисалын да кушып, нәтиҗә ясый алулары; Такташ шигырьләрендәге лирик геройны, аның чор тудырган хис-кичерешләрен, фикерләрен аңлата алулары.
(Чыганаклар күрсәтелә. – Ред.)
1 нче дәрес. Һ. Такташның тормышы, иҗаты турында укучылар дәреслектәге мәкаләне укып, төп мәгълүматны истә калдыралар. Укытучы, чыганаклардан файдаланып, укучылар сөйләмен тулыландыра, кызыклы фактларны дәфтәрләренә яздыра, мөстәкыйль укырга тәкъдим итә.
Такташ иҗаты татар интеллигенциясенең (иҗат әһелләре, язучылыр, галимнәр) үзара аралашып, бер-берсенең уңышлары, фәнни ачышлары, яңалыклары белән гаять кызыксынып яшәгән чорга туры килә. Такташ турындагы истәлекләрдә нәкъ шундый атмосфера чагыла. Мәсәлән, химия фәннәре докторы, танылган галим Гыйлем Камай истәлеге. «Такташ шигырь язуда җиңел карашка, халтурага дошман иде. Ул күпьяклы, катлаулы культураны колачлап алырга омтылды. Ул үткән һәм хәзерге поэзияне бик яхшы белә иде...һәрбер сүзнең тирән мәгънәсен аңлый иде...»
Такташның якын дусты Гадел Кутуй аның янына еш килеп йөри. Ул болай дип искә ала: «...Такташ нык зиһенле иде... Аның бу сыйфатына «имтихан» да ясаганыбыз бар... Берәр җыентыгын алып, эләккән бер битеннән, бер юл шигырь укый идек. Такташ бер юлны әйтү белән үк, ахырыга хәтле йөзәр юллык шигырьләрне әйтеп бирә иде. Бу инде Такташның чынлап та хисләнеп, шигыренең һәрбер юлы өстендә, аны ятта калдырырлык дәрәҗәдә, эшләвен һәм иҗат эшенә никадәр җаваплы караганлыгын күрсәтә иде».
Хәсән Туфан да үзенең җан дусты булган Такташка тулы бер цикл шигырьләрен багышлый, аларның кайберләре көйгә дә салынган.
2 нче дәрес. «Урман» шигырен берничә укучыдан укытырга. Дәреслектәге сорауларга җаваплар алганчы, һәр строфадагы образларны табарга, аларга салынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышырга кирәк. Такташ үзе кичергән һәм ил өстеннән үткән зур иҗтимагый вакыйгалар, фаҗигале хәлләрне – чынбарлыкның кырыс рәхимсезлеген – шигырь нәфислеге таләп иткән образларга: үз уйларына, кичерешләренә әверелдерергә тиеш. Г.Кутуйга әйткән сүзләренчә: «чиксез шатлыклы да, газаплы да» булган шигырь иҗат ителгән. Ни өчен шатлыклы, чөнки төп образ – аның күңеленнән бер дә китмичә, үзенә чакырып торган туган ягы. Әмма беренче строфада Такташ реаль картинаны түгел, үз хыялы тудырган символик образны – Урманны сурәтли. Бу – табигать күренеше түгел, бик катлаулы, каршылыклы чорның рәсеме, җанлы картинасы – «давыл симфониясе». Дәһшәтле революцияләр, гражданнар сугышы, ачлык елларының шаһите бу урман. Шуңа күрә ул капма-каршылыклардан тора. Бу каршылыкны ярдәмче деталь-образлар ачыклый. Бер якта: (урман тавышына охшамаган) үзенә башка тавышлар; кыргый кошлар; җырлый торган ач бүреләр; азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач. Икенче якта: яфраклы төн, зәңгәр төтен, үтеп бетмәгән яз (тормыш тукталмаган). Өченче строфадан башлап, Урман образы лирик геройга якын, таныш. Әмма әле газаплы истәлек: «ул урман читләрендә әнкәй башкаларга арыш урган... үзе ачтан үлгән». Шулай да урман образының эчтәлеге – мәгънәсе үзгәрә, лирик геройның үзенә үк якын, кадерле була бара. 5 – строфа шигырьнең иң хәлиткеч югары – каршылык чишелгән ноктасы. Заман никадәр каршылыклы булса да, лирик герой – шушы чорның (Урманның) сөйгән улы. Газаплы кичерешләрдән («Әткәй китте аклар кулыннан») лирик герой әле арынып бетмәгән. Шулай да ул инде «юллар башында», яшьлек көннәре узган урманга эндәшеп, яңа тормышка – «килер көннәргә» кайтырга вәгъдә бирә. Партизан булып – килер көннәрне һәм адашкан сандугачны яклаучы булып; көтүче түгел, яңа тормышны төзүче инженер булып. Бу урында «партизан», «инженер» сүз – образларының фикер агышына бәйле мәгънә төсмерләрен аңлатып китү сорала. Партизан – дошман тылында урманнарда яшеренеп калган һәм туган җирен саклап, халкын яклап дошман белән көрәшүче кеше. Фронт, армия, солдат һәм партизан образлары сугыш чорын тасвирлаган әдәби әсәрләрдән укучыларга яхшы таныш. Шигыренең ахырында Такташ, шул төп мәгънәне «урман» образы белән бәйләп, андагы матурлыкны саклап, яклап көрәшүче лирик герой – партизан булып сөйли. Шунда үзе көтүче булып яшәгән балачагына түгел, ә «Урманның» якты киләчәген төзүче – инженер булып «бер килер көннәргә» кайтырга сүз бирә. Ул килер көннәрдә туган ягының да үзгәргән булачагына ышана. Инде хәзер үк ул, танылган шагыйрь буларак шул килер көннәрнең якынаюы өчен көрәшә. Соңгы строфа шуңа күрә күтәренке рухта, ышанычлы яңгырый.
3 нче дәрестә «Пи-би-би-бип» шигыре анализлана.
Өйгә эш: Такташның дәреслектә булмаган бер шигырен укып килергә кушу урынлы булыр иде. Яки, Такташ темасын йомгаклап, 4 нче дәрестә ирекле темага иҗади язма эш эшләтергә мөмкин. (Мәсәлән, үз туган ягыңа, табигать күренешенә яки Такташка хат дигән тема).
«Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында чыккан калган материаллар белән биредә танышырга мөмкин. («Электрон подписка»да)
Комментарийлар