Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин баш иям сиңа, укытучым!

Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек

Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Бар ул тормышта асылташтай балкый торган кешеләр. Алар – безнең укытучылар.

Укытучы... Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр, мөгаен. Еллар үтү белән алар биргән белемнәр онытыла, хәтерләрдән юыла төшә, ә үзләре һаман да ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре белән күңел түрендә һич үзгәрми сакланалар.

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк.

Мәктәп – авылның төп идеология үзәге, чөнки анда укымышлы, зыялы катлам тупланган. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул – балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья. Аның үз өстенлекләре һәм якын араларда гына хәл ителмәстәй үз проблемалары да бар. Авыл мәктәбенә тиешле бәя биреп бетермәүчеләр, анда белем сыйфаты түбән дип әйтүчеләр дә очрый. Шулай да күпме язучы, галим һәм югары урыннарда эшләүче хезмәткәрләребезнең нәкъ менә авыл мәктәбеннән чыгуы һәммәбезгә дә мәгълүм.

Кызганыч, хәзерге көндә Укытучының дәрәҗәсе берникадәр кимеде. Бу тормыш кыйммәтләренең үзгәрүе белән бәйле, дип уйлыйм мин. Заманча стандартлар заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әверелде. Без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктафоннар урын алды. Укытучыга күп эшләргә һәм заман белән бергә атларга туры килә.

Әмма шуны онытмаска кирәк: җир йөзендә ике мөһим һөнәр бар. Шуларның берсе - табиб булса, икенчесе – һичшиксез, укытучы. Шунысы да билгеле: укытучысыз табиб та, төзүче дә, президент та булмас иде, чөнки укый-яза белергә, кеше белән аралашырга, дөньяны танып белергә безне иң беренче чиратта укытучы өйрәтә... Ә укытучыларның үз күңел дөньяларында ниләр бар икән соң? Төгәлрәк әйткәндә, бүгенге болгавыр заманда, күпләр акчалы эш, дәрәҗәле урын турында кайгыртканда, үз язмышын мәктәп белән бәйләгән яшь укытучы нинди уй-хисләр белән яши икән? Үз тормышын авыл мәгарифе белән бәйләгән яшьләр дә аз түгел. Алар бар көчләрен куеп, заман куеган таләпләрдән артка калмаска тырышып эшлиләр. Әмма адым саен зур сынаулар үтәргә туры килә. Шушы сынауларны үтәргә ярдәм кулын сузучылар күбрәк булсын иде.

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Эш стажым бик аз булса да, балаларны кешелекле булырга, һәрвакытта үз максатына ирешеп яшәргә өйрәтергә тырышам. Хәзерге заманда үз урынын тапкан кеше генә зур шәхес булырга ия. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

 

Гөлшат Илтезер кызы МИНАЗОВА, Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

Фото: Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучы - бөек зат. Әлеге фикерләр белән килешәм, укытучы һәрвакыт укытучы булып кала бирә.Шушы зур хезмәтеңдә бары тик уңышлар һәм зур нәтиҗәләр теләп калам. Хезмәт юлыңда игелекле, тәрбияле балалар гына очрасын.Шәхси тормышыңда бәхет теләп калам. Автор: Әнисә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, Гөлшат. Эссең бик эчтәлекле язылган. Автор: Ләйсән

      • аватар Без имени

        0

        0

        С содержанием твоего эссе полностью согласна, подняты очень актуальные вопросы, проблемы которые стоят перед современным учителем, получила огромное удовольствие при чтении, спасибо большое!!! Автор: Эльвира

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ