Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин бәхетле!

Сәрия Фәрдетдиновна ХӘСӘНОВА,Мөслим районы Исәнсеф башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.Бәхетне һәрбер кеше үзенчә аңлый. Кем өчендер бәхет сүзе байлык сүзе белән синони...

Сәрия Фәрдетдиновна ХӘСӘНОВА,
Мөслим районы Исәнсеф башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.

Бәхетне һәрбер кеше үзенчә аңлый. Кем өчендер бәхет сүзе байлык сүзе белән синоним, авыруга-сәламәтлек сүзе белән, талчыкканга- ял сүзе белән. Бик күпләргә бәхетле булу өчен минем шигьри юлларда саналган сыйфатлар кирәктер дип уйлыйм. Сине аңлый торган, һәрвакытта да ярдәм кулы сузарлык, ныклы терәк булырлык гаиләң булуы чыннан да олы бәхет. Гаиләдә мәхәббәтнең җимешләре булып туган балаларның сәламәтлеге дә зур бәхет. Яраткан эшең булу да һичшиксез бәхетнең нәкъ үзе инде...


Мин – башлангыч класслар укытучысы. Кулымда – яңа гына тормыш юлына аяк баскан сабыйларның язмышы. Мин укучыларымны чиста, ап-ак кәгазь битенә тиңлим. Ул кәгазь битенә ни язылуга карап сабыйның тормышы үзгәрергә мөмкин. Укучылар бар яклап та беренче укытучыларын кабатларга тырышалар. Күп кенә укучыларда, киләчәктә беренче укытучыларына хас булган сыйфатларны күрергә мөмкин. Шуңа күрә дә башлангыч класслар укытучысы бик нык җаваплы эш. Башлангыч класслар укытучысы артист та була, рәссам да, спортсмен да, галим дә, психолог да... Укытучының һөнәрләрен санап кына да бетереп булмый.


Укытучының төп бурычларыннан берсе итеп мин теләге булмаган балада теләк уятуда күрәм. Кечкенә дусларымның шәхескә әйләнүләрендә үземнең бик зур роль уйнаганымны яхшы аңлыйм, һәм моңа бик җаваплы карыйм. Укучылырымның нинди һөнәр сайлаулары мөһим түгел: ташчымы ул, әллә табибмы; сәхнә эшчесеме әллә илбашымы... Миңа баланың социумда үз урынын табуы мөһим. Баланың мәктәптәге тормышының, киләчәк тормышының нинди булуында беренче укытучы бик мөһим роль уйный бит.


Минем дә авырган чакларым да, арыган чакларым да була. Шул чакларда: мине мәктәпкә ни бәйләп тота икән соң, дип уйлыйм. Әлбәттә мине мәктәпкә, күзләре зур кызыксынудан янып торган укучыларым бәйләп куйганнар. Аларны бик яратам, ә алар миңа икеләтә ярату белән җавап бирәләр. Мин һәрвакытта да балага шәхес итеп, үзем белән тиң, ачышлар ачарга сәләтле кеше итеп карыйм. Бала үз фикерен әйтә белергә тиеш. Фикерне дөрес юлга этәрү укытучының осталыгыннан тора. Мин һәрвакытта да баланы үз тәҗрибәсе булган, дөньяга үз карашлары булган шәхес буларак кабул итәм.


Төп бурычларымнан берсе булып укучыларымның замана белән бергә атлауларына ирешү тора. Авылда яшәсәк тә, шәһәр балаларыннан ким белем алырга тиеш түгел алар. Укытучы белемле, көн кадагындагы технологияләрне бик яхшы белә икән, авыл балалары да тиешле белем һәм тәрбияне алачаклар. Без авылда яшибез шул, безнең мөмкинлекләребез шәһәрнекеннән кимерәк инде, дигән аклануны мин гел кабул итмим. Укытучы үзе тырыш, замана укытучысы булса, укучылары да бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек укучылар булачаклар. Минем укучыларым өч телдә: татар, рус, инглиз телендә аңлаша ала, чөнки мин үзем теләп инглиз теле укытучысы һөнәрен дә үзләштердем.


Без укучыларым белән федераль, региональ, муниципаль конкурсларда, олимпиадаларда конференцияләрдә катнашабыз, фәнни-эзләнү эшләре алып барабыз. Иң соңгы фәнни-эзләнү эшебез авылыбызның күрке булган "Кенәз" күленең ни өчен кибүен ачыклау булды, ничек итеп эклологик хәләкәтне булдырмый калып булганлыгын тикшердек. Нәтиҗәсе белән авылыбыз җыенында чыгыш ясадык. Авылыбызның халкы да безне кечкенә дип тормадылар, сүзебезгә колак салдылар. Күлгә авылыбыз белән ярдәм күрсәттек, хәзер зур өметләр белән, күлебезнең саф су белән тулуын көтәбез.


Укучылар минем җаныма, тәнемә шифалы чишмә суы кебек тәэсир итәләр. Шуңа да минем картаерга да, авырырга да хакым юк. Минем дәвам минем белән гел янәшә бит. Мин бәхетле, чөнки иртәгә янә укучыларым янына барачакмын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ