Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик осталык

Менә инде ничә еллар мин укытучы булып эшлим.

Шушы еллар эчендә барысы да булды: шатлыклар һәм кайгылар, җиңүләр һәм җиңелүләр. Бу еллар –  эзләнүләр, уйланулар, күңел кайту, икеләнүләр, ачышлар еллары дәвере.

 

Педагогик эзләнүләр юлына ышанычлы аяк басканда балаларның аңына йогынты ясарлык күп нәрсәләрне белергә, яңа программалар үзләштерергә, яңа техниканы өйрәнергә, энциклопедиялар, белешмәләр, кулланмалар укырга кирәк икәнен аңлыйсың. Карашлар, фикерләр, мөнәсәбәтләр арасыннан үзеңә кирәклесен, үз фикереңдәгесен сайлау кирәк.

 

Хәзерге мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучыда педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

 

Хәзерге заманда укучыларда мөстәкыйль фикер йөртеп, үз фикерен ачык итеп әйтүче, лидерлык сыйфатларына ия булган шәхесләр таләп ителә. Шуңа укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә туры килә. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме нәтиҗәсендә генә идарә итә ала. Иҗади үстерелешле укыту технологиясе нәкъ менә шулай эшләргә, укучыларда каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсен тыңлап торырга, үз фикерен тәкъдим итәргә, чагыштырып дөресен сайлап алырга мөмкинлек бирә.

 

 

“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул – оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул – яхшы табиб, ләкин пациентлары аңа дәвалаган өчен бик сирәк кенә рәхмәт әйтә, кайберәүләре кайвакыт дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, – дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларын шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып эшләргә дә эшләргә кирәк авыл укытучысына.

 

Мәктәп авылда булса да, ул  уңыш, сәламәтлек, информацион технологияләр мәктәбе булырга тиеш. Яңа заман мәктәбе – ул мөгаллимнең иҗади остаханәсе, ә педагогик процесста иң мөһиме – бала. Мәктәптә баланың булган сәләтләре ачылып, алар үстерелергә тиеш. Яңалыклар белән беррәттән, элеккеге үзен аклаган педагогик традицияләр дә саклансын иде. Мәктәп традицияләрен саклап калу, безнең өчен алар никадәр мөһим икәнлекләрен күрсәтә. Мәктәп тышкы яктан үзгәрсә дә, аның традицияләре яши, үсеш ала, мәктәп бинасында гына түгел, укучылар күңелендә яши ул.

 

Авыл мәктәбе укытучысы – балаларның дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе, шул ук вакытта аңарда укучыларына һәм хезмәтенә мәхәббәт яши, ул укучыларны өйрәтүче генә түгел, үзе дә укучылардан өйрәнүче. Хәзерге заман укытучысы иҗади эзләнүдә, ул үзен әйләндереп алган бөтен нәрсә белән кызыксына, укытучы балага кызык булган вакытта гына мәктәп яши бит. Авыл укытучысы һәрчак балалар, ата-аналар алдында, барысына да кешелек сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш. Заман укытучысы – белемле, эрудицияле, үзенең фәнен тирәнтен белүче, дәрес алып барырга мөмкинлек бирүче сыйфатлары булган шәхес ул. Балаларның шәхес буларак формалашуында ярдәм итү – безнең бурыч. Заман мөгаллиме ирекле, җаваплы, мөстәкыйль, иҗади фикерләүче, бәхетле гражданин тәрбияләргә тиеш. Үз эшен яратып, канәгатьлек хисе алып, укучыларын яратып һәм хөрмәт итеп эшләгән укытучы бәхетле була.

Рима Фоат кызы ГАЛИМОВА, Алексеевск районы Югары Татар Майна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Фото: "Татар-информ".

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ