Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем укучым – белемле, заманның тәрбияле кешесе

Лилия Әсгать кызы ХАФИЗОВА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 28 ел. Мин гади бер авыл укытучысы. Гади авыл кызы. Гап-гади бер тат...

Лилия Әсгать кызы ХАФИЗОВА,

Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 28 ел.


Мин гади бер авыл укытучысы. Гади авыл кызы. Гап-гади бер татар авылында туган татар кызы. Авыл табигатен, авыл һавасын яратып дөньяга яралган һәм шул авыллыгыннан, татарлыгыннан аерыла алмаган авыл укытучысы булып яшим. Укыта торган фәнем дә шушы ике төшенчәдән ерак китмәгән: биология фәне. Авыл балаларын үз як табигатьләре белән таныштырып, шушы җирлектә яшәүче бөҗәк-хайваннарга мәхәббәт тәрбияләп, үзебезнең якта гына үсә торган үсемлекләрне танырга, белергә, файдасын, зыянын аңлатырга, агулысын, сихәтлесен белеп үсәргә, кайсысы яхшы мал азыгы була ала, ә кайсы малларны чирләтергә мөмкин икәнлеген нәкъ авыл баласының гына аңына сендереп, авылда яшәүче хуҗалыклы кеше тәрбияләргә дип, нәкъ үзебезнең төбәккә генә хас булган үсемлек-хайваннарның татарча исем-атамаларының эчтәлеген, тарихын белдереп, ә балалар шуны белүләре белән горурланып үсәрләр дип уйлап кергән идем укырга шушы факультетка. Тырышып, үз һөнәремне чын күңелем белән яратып, 15 еллар укыттым биология фәнен. Төп максатым эзлекле белемгә ия булган, фәннең белгән чаклысын да чынлап аңлаган, табигать белән бәйләнештә торган, табигатьне чын күнеленнән яраткан кеше үстерү иде. Табигатьне яраткан, кош-кортларга, җан ияләренә битараф булмаган бала киләчәктә иманлы була, заман афәтләренә бирешми, рухи кыйммәтләрдән читләшми.


Ни өчен иде? дип кабатладым берничә тапкыр. Бездә оптимизация җилләре исте, яратып эшләгән мәктәбем башлангычка әйләнеп куйды, хәзер яңа квалификация алып, өр-яңадан укып чыгарга туры килде. Ләкин барыбер мин авыл укытучысы – башлангыч сыйныфларныкы. Ул сабыйлар үзенчә рәхәт, алар үзләре бер дөньяда яшиләр, үземнең яраткан биологиямне әйләнә тирә дөнья дәресләрендә аларга аңлатам, аларда да туган якка, туган табигатькә мәхәббәт тәрбиялим. Бүгенге сабыйлар арасында кырмысканы -үрмәкүчтән, чыпчыкны - карлыгачтан, каенны усактан аера белмәүчеләре җитәрлек.


Безнен укыту-тәрбия системасында хезмәт тәрбиясенә игътибар кимегәнгә йөрәгем әрни. Хезмәт практикасы бетерелде. Әллә мәктәп баласына үзе башкара алмастай эш куша идекме? Көрәк тотып, бакча казырга, җирне тырмалап, орлык утыртырга, су сибәргә, чүп утарга – шушыннан артык эш юк иде югыйсә. Мәктәптә хезмәт тәрбиясе булганда, балага белем дә керә, тәрбия эше дә башкарыла.


Бер уңайдан авылда да хәзер татар телендә чиста итеп сөйләшә, укый-яза белә торган гаиләләр кими диясе килә. Әти-әнисе  “чыктым аша күпер” дип сөйләшә, баласы да шулай. Урамда да күп баланың вата-җимерә урысча сөйләшкәне ишетелә, кунакка кайткан рус мәктәбендә укучы балалардан калышмаска тырышып, безнекеләр дә “сибә генә” русча җөмләләрен. Авыл укытучысы шушы мохиттә телен, динен, үз авылына хас гореф-гадәтләрне сакларга тырыша. Телне саклауда нәкъ менә авылның, укытучының роле бик зур. Мәктәп биргән белемне, дөрес сөйләшү алымнарын, аралашу культурасын беркем дә алмаштыра алмый. Һәр гаилә үз баласын гына ярата, аның баласы гына иң әйбәте кебек тоела, ә авыл укытучысына, үз гаиләсен дә, үз балалларын да үрнәк итеп тәрбияләргә, бер кысада яшәтергә, башка гаиләләргә бик мәгънәле итеп аның баласының кимчелекләрен күрсәтә белергә кирәк. Авыл укытучысы авыл халкының күз уңында яши. Аның хуҗалыгы да, йорты да үрнәк булып тора. Яңа технологияләрне дәрес алып барганда гына түгел, тормыш иткәндә кулланырга туры килә.


Мәктәптә укытканда, үз алдыма куйган белем бирү, укучыларга дөрес әхлак тәрбиясе бирү максатымны тормышка ашырып, халкыбызның атаклы улы Ризаэтдин Фәхретдиннең: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дигән зирәк фикере белән тәмамлыйсым килә һәм шуны тормышка ашыруда һәр укытучы бөтен көчен кызганмый шөгыльләнсә, бу изге гамәлебез үзенең лаеклы җимешләрен бирер, балалар арасында әхлаксызлык күренешләрен кисәтүдә әһәмиятле чара булыр дип ышанып калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт ,Лилия . Язмаңнан ук күренеп тора , авыл өчен яратылган кеше икәнең.Уңышлар сиңа! Автор: Ләйсән

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ