Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!

Гүзәлия Сәмигуллина,Казандагы 212 нче балалар бакчасы тәрбиячесеКичәнең максаты – балаларны милли мәдәнияткә якынайту, Нәүруз бәйрәме белән таныштыру; бәйрәмгә карата хисси яктан уңай мөнәсәбәт тудыру...

Гүзәлия Сәмигуллина,
Казандагы 212 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Кичәнең максаты – балаларны милли мәдәнияткә якынайту, Нәүруз бәйрәме белән таныштыру; бәйрәмгә карата хисси яктан уңай мөнәсәбәт тудыру; бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.
Борынгы татар халык көе яңгырый, балалар бәйрәм узасы мәйданга җыелалар.


1 нче алып баручы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын кыш үтеп китте, туган җиребезгә ямьле яз аяк басты. Яз белән бергә Нәүруз бәйрәме килеп җитте.
Нәүруз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. «Нәүруз» сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүруз бәйрәме – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗабикәсе – Нәүрузбикә. Без сезне күңел ачарга чакырабыз. Нәүруз мөбарәк булсын! Нәүруз котлы булсын!


2 нче алып баручы.
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитте,
Елый-елый, кышкы юллар агып китте.
Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, Кояш көлә.


1 нче алып баручы. Нәүрузбикә юк бит әле. Әйдәгез, бергәләп чакырабыз!
Балалар. Нәүрузбикә! Нәүрузбикә, кил монда!
(Шомлы көй уйный, Шүрәле чыга.)
Шүрәле. Әһә, бәйрәм итеп яталар, мине, Шүрәлене, чакырмаганнар! Мин сезне кызык иттем! Нәүрузбикәгезне урманга яшереп куйдым! Ха-ха-ха!


2 нче алып баручы. Балалар, нишлибез инде? Безгә кем булышыр икән?


1 нче алып баручы. Яз килде, кар эри, гөрләвекләр таулардан, кырлардан, басулардан, урманнардан ага. Бәлки Су бикәсе – Су анасы күргәндер? Әйдәгез, аны кунакка чакырыйк, аның чишмәләре бар җирдә дә агалар, күпне күрәләр, бәлки Нәүрузбикәне дә күргәннәрдер.


2 нче алып баручы. Әйдәгез әле, язгы тамчылар турында җыр җырлыйк.
(«Яз җитә» җырын җырлыйлар. Чишмә челтерәве тавышы ишетелә, балалар-елгалар – зәңгәр яулыклар белән бию композициясен башкаралар, бию ахрында Су анасы керә.)


Су анасы. Нәрсә булды? Мине нәрсәгә чакырдыгыз?


Балалар. Без Шүрәлене кунакка чакыр­маган идек, ул безгә бик тә үпкәләгән. Бәйрәмебезнең хуҗабикәсе Нәүрузны урманга яшергән. Су анасы ярдәм ит әле, Нәүрузны табыш әле.


Су анасы. Мин сезгә булышырмын, ләкин сез миңа аңлатып бирегез әле, нәрсә соң ул Нәүруз?


Балалар. Нәүруз – ул яз бәйрәме.
– Нәүрузны 21 мартта, төн белән көн тигезләнгән көнне билгеләп үтәләр.
– Бу көннән яз хөкем сөрә башлый.
– Чәчү эшләрен башларга вакыт җитә.


Су анасы. Балалар сез яз, хезмәт турында мәкальләр беләсезме?


Балалар. Беләбез.
● Язгы көн – ел туйдыра.
● Хезмәтенә күрә хөрмәте.
● Эш сөйгәнне – ил сөяр.
● Кышкы кар – көзге икмәк.
● Эш беткәч – уйнарга ярый...


Су анасы. Ә бу көнне нишлиләр?


Балалар. Чишмәләрне җыештыралар. Агачлар утырталар. Өй җыештыралар. Тәмле сый-хөрмәтләр белән өстәл әзерлиләр. Бөтен үпкәләрне гафу итәләр, дуслашалар. Ә балалар, йорттан йортка йөреп, тәм-том, бәйрәм күчтәнәчләре җыялар, хуҗабикәләргә шигырьләр сөйлиләр, яхшы тормыш, сәламәтлек сорап теләк телиләр.


Су анасы. Бәйрәм турында шундый күп беләсез икән, матурлап сөйләдегез. Мин сезгә ярдәм итәргә әзер. Тагын бер соравыма җавап бирегез әле, табынга ул көнне нинди ризыклар куела?


Балалар. Җиде төрле ризык: ярма, йомырка, май, он, тоз, сөт, шикәр (тәрбияче ризыкларны кәрзиннән алып күрсәтеп бара) куела.


Су анасы. Минем елгаларым, чишмәләрем Шүрәленең Нәүрузбикәне кая яшергәнен күргәннәр. Кошлар, әйдәгез минем белән, мин сезгә юлны күрсәтәм. Миңа инде китәргә вакыт. (Кош булып киенгән 4 бала Су анасы белән китә.)
(Кошлар тавышы ишетелә, кошлар Нәүрузбикәне алып киләләр.)


Нәүрузбикә. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Бу мин – Нәүрузбикә – Яз кызы. Барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйм!


1 нче алып баручы. Нәүрузбикә, бәлки син безгә биеп тә бирерсең?


Нәүрузбикә. Әйдәгез, бергәләп биибез.
(Җырлы-биюле уен – «Чума үрдәк, чума каз» уйнала. Уен ахрында Кыш бабай килеп керә.)


Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Карагыз әле, урамда күпме кар ята. Мин әле китмәгән, ә сез инде бәйрәм дә итәсез? Юк, мин китмим. Быел Язга урын бирмим.


2 нче алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне Язга – Нәүрузбикәгә тапшырыр вакытың җитте.


Кыш бабай. Юк, бирмим. Әйдәгез, көч сынашабыз, карарбыз кем көчлерәк.


* Аркан тартыш» уены үткәрелә.
(Кыш бабай белән Нәүруз тартыша, Нәүрузбикәгә балалар булыша, ул җиңә. Балалар да, төркемнәргә бүленеп, бау тартышалар.)


Кыш бабай. Мин бераз җиңелдем, ләкин күрсәтәм әле көчемне.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ